Төньяк-Көнчыгыш дәүләт университеты

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Төньяк-Көнчыгыш дәүләт университеты latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Төньяк-Көнчыгыш дәүләт университеты
Элеккеге исем
Магадан дәүләт педагогика институты (1960—1992)
Халыкара педагогика университеты (1992—1997)
Төньяк халыкара университеты (1997—2007)
Нигезләнгән 1960
Ректор Роман Петр улы Корсун
Адрес 685000, РФ, Магадан өлкәсе, Магадан, Порт ур., 13
Сайт svgu.ru

Төньяк-Көнчыгыш федераль университеты белән бутамагыз

Төньяк-Көнчыгыш дәүләт университеты (рус. Северо-Восто́чный государственный университе́т) — Магадан өлкәсенең административ үзәге Магадан шәһәрендә урнашкан югары уку йорты, классик университет.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1955 елда ачылган педагогика техникумы нигезендә (уку корпусларын, тулай торак, күпчелек укытучыларын алып), 1960 елда Магадан дәүләт педагогика институты оештырыла[1]. 1961 елның 3 сентябрендә яңа ачылган югары уку йортында өч факультетта (тарих-филология, педагогика, физика-математика) белем бирү башлана. 1961 елда торып уку бүлегенә 200, читтән торып уку бүлегенә 75 студент кабул ителә. 1965 елда башлангыч класслар укытучылары, 1966 елда югары белемле тарих, рус теле һәм әдәбияты, физика һәм математика укытучыларының беренче чыгарылышы була.

1970 елда 800 кешегә исәпләнгән яңа уку корпусы төзелгәч, анда гуманитар факультетлар студентлары укый башлый.

19701980-елларда тарих-филология факультеты ике мөстәкыйль факультетка: тарих факультеты һәм рус теле һәм әдәбияты факультетына бүленә, өстәмә рәвештә чит телләр факультеты оештырыла.

1980-еллар азагы — 1990-еллар башында тарих факультеты социаль-гуманитар факультет, физика һәм математика факультеты табигать фәннәре һәм математика факультеты итеп, әзерлек бүлеге Вузга кадәрге әзерлек һәм һөнәри юнәлеш бирү үзәге итеп үзгәртелә.

1992 елда Магадан дәүләт педагогика институты Халыкара педагогика университеты итеп үзгәртелә. 1997 елда Төньяк халыкара педагогика университетын һәм Хабаровск техник университетының (хәзерге Тын океан дәүләт университеты) Магадандагы филиалын (1977 елда ачылган булган) берләштерү юлы белән өр-яңа югары уку йорты — Төньяк халыкара университеты оештырыла, 2007 елдан исеме — Төньяк-Көнчыгыш дәүләт университеты[2].

Ректорлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • профессор Евгений Михаил улы Кокорев (1982—2006)[3].
  • профессор Анатолий Иван улы Широков (2006—2014)
  • доцент Роман Петр улы Корсун (2014 елдан)[4][5].

Структура[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Югары уку йорты составында 3 институт һәм 2 факультет бар.

Институтлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Политехника институты
  • Социаль технологияләр институты
  • Санлы технологияләр һәм икътисад институты

Факультетлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Филология
  • Өстәмә һөнәри белем алу

Кафедралар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • автомобиль транспорты кафедрасы
  • геология һәм Җир физикасы кафедрасы
  • тау эше кафедрасы
  • мәктәпкәчә һәм башлангыч белем бирү кафедрасы
  • чит ил филологиясе кафедрасы
  • педагогика һәм валеология кафедрасы
  • сәнәгать һәм гражданлык төзелеше кафедрасы
  • рус филологиясе һәм журналистика кафедрасы
  • социаль һәм гуманитар фәннәр кафедрасы
  • төгәл һәм табигать фәннәре кафедрасы
  • юриспруденция кафедрасы
  • икътисад кафедрасы

Белгечлекләр юнәлешләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • автомобильләр һәм автомобиль хуҗалыгы
  • биология
  • бухгалтерлык исәбе, анализ һәм аудит
  • файдалы казылма ятмаларын геологик төшерү, эзләү һәм разведкалау
  • дәүләт һәм муниципаль идарә
  • мәктәпкәчә педагогика һәм психология
  • чит тел
  • информатика
  • тарих
  • маркшейдерлык эше
  • математика
  • оешма менеджменты
  • милли икътисад
  • ачык тау эшләре
  • башлангыч белем бирү педагогикасы һәм методикасы
  • сәнәгать һәм гражданлык төзелеше
  • психология
  • рус теле һәм әдәбияты
  • социаль педагогика
  • социология
  • филология белеме (япон теле)
  • финанслар һәм кредит
  • икътисад һәм предприятиедә идарә итү
  • юриспруденция

Гыйльми эшчәнлек[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Аспирантура[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1992 елда университетта аспирантура ачыла. 2019 елда аспирантлар әзерләү 6 белгечлек буенча алып барыла:

  • 06.06.01. Биология фәннәре;
  • 05.06.01. Җир турында фән;
  • 44.06.01. Мәгариф һәм педагогик фәннәр;
  • 08.06.01. Төзелеш техникасы һәм технологияләре;
  • 38.06.01. Икътисад;
  • 45.06.01. Тел белеме һәм әдәбият белеме.

Аспирантура ачылганнан бирле 120дән артык кандидатлык, 61 докторлык диссертациясе якланган.

Диссертация советы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2005 елда университетта өч фәнни белгечлек буенча кандидатлык диссертацияләрен яклау буенча берләшкән төбәк диссертация советы ачыла:

  • 03.00.05 – ботаника;
  • 03.00.15 – генетика;
  • 03.00.16 – экология;

Бу диссертация советында биология фәннәре кандидаты гыйльми дәрәҗәсенә диссертацияне уңышлы яклаган беренче аспирант — РФА Ерак Көнчыгыш бүлегенең Төньяк-Көнчыгыш комплекслы фәнни-тикшеренү институты фәнни хезмәткәре Александр Петр улы Бульбан.

Университет АКШ, Япония, Алмания, Корея, Кытай һ. б. чит ил партнерлары белән элемтәдә тора.

Матди-техник базасы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Университет балансында:

  • тугыз уку корпусы, аларның гомуми мәйданы 46 580 м (укыту-лаборатория базасы -39978 м);
  • гомуми мәйданы 5 321 м булган өч тулай торак исәпләнә.

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Первый на Северо-Востоке: 50 лет Северо-Восточному государственному университету. Под общ. ред. А. И. Широкова; авт.-сост. Л. П. Бирюкова. Магадан: Охотник, 2010, стр. 138. ISBN 978-5-905090-01-1
  • Зайцев Р. М. — Становление Магаданского государственного педагогического института// Россия и Китай: история и перспективы сотрудничества: материалы VI международной научно-практической конференции (Благовещенск — Хэйхэ, 16-18 мая2016 г.). Выпуск 6. С. 42-44.
  • Крупнейший на Северо-Востоке университет отметил 55-летний юбилей // MagadanMedia.ru, 20 ноября 2015

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Постановление Совета Министров РСФСР № 1761 от 22 ноября 1960 г. «Об открытии педагогического института в Магадане».
  2. Постановление Правительства РФ № 4 от 6 января 1998 г. «О Северном международном университете»
  3. 1993—2006 елларда ректор хокукында университет президенты
  4. 2014 елдан — ректор в.б., 2016 елдан — ректор.
  5. В Северо-Восточном государственном университете прошли выборы ректора. Вести-Магадан (2016-11-17). 2019-10-19 тикшерелде.