Эчтәлеккә күчү

Төрекмәнстан мөфтияте

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Төрекмәнстан мөфтияте latin yazuında])
Төрекмәнстан мөфтияте
төрекм. Türkmenistanyň müftiyaty
Баш-фатир:

744000 Төрекмәнстан байрагы Төрекмәнстан / Ашхабад

Оешма төре:

үзәкләштерелгән дини оешма

Җитәкчеләр
Мөфти

Ялкап Ходжакулиев

Нигезләү
Урта Азия һәм Казакъстан мөселманнары Диния нәзарәте таркалу

1991 ел

Төрекмәнстан мөфтияте (төрекм. Türkmenistanyň müftiyaty), шулай ук Төрекмәнстан мөселманнарның Диния нәзарәте ― идарә итүче үзәкләштерелгән ярымдәүләти ислам дини оешмасы. Мөфтияткә Төрекмәнстан мөселманнары белән идарә итү һәм ислам дине белән бәйле чараларны оештыру йөкләнә. Штаб-фатиры ил башкаласы Ашхабад шәһәрендә урнашкан. Илнең 5 өлкәсендә бүлекчәләре бар. Төрекмәнстан Диния нәзарәте рәисе «Баш мөфти» титулын йөртми, «мөфти» дип йөртелә. 2010 елга мөфтият карамагында 398 мәчет булган [1].

СССР таркалганнан соң, Урта Азия һәм Казакъстан мөселманнары Диния нәзарәте каршында эшләп килгән казыятлар аннан аерылып чыга һәм элеккеге союздаш республикалар үзләренең бәйсез Диния нәзарәтләрен булдыра.

1991 елның октябрендә Төрекмәнстан бәйсезлек алгач, Үзәк Азия һәм Казакъстан мөселманнары Диния нәзарәте карамагындагы Төрекмәнстан ССР өчен җавап бирүче казыят Төрекмәнстан мөфтияте итеп үзгәртелә.

Мөфтиятнең югары органы идарә дип атала. Мөфтинең урынбасарлары булып 5 вилаятьнең баш имамнары тора. Ил мөфтиенең хокукый статусы билгеләнмәгән. 2009 елдан башлап мөфтияттә имамнарны ротацияләү принцибы кулланыла, аның нигезендә вилаятьләрнең баш имамнары даими рәвештә урыннары белән алышына, аларның берсе Төрекмәнстан мөфтие итеп сайлана. Мөфти идарә әгъзалары җыелышында сайланырга тиеш. Илнең чираттагы мөфтие сайлану турындагы карар, гадәттәгечә, руханилар катнашкан, составы билгесез булган, Төркмәнстан Президенты рәислегендә узучы киңәшмәләрдә игълан ителә.

2015 елда әлеге советны бетергәнчегә кадәр, ил мөфтие Төркмәнстан Президенты каршындагы Дин эшләре буенча Совет рәисе урынбасары булып торган.

Төрекмәнстанда 2002 елда ислам уку йортлары ябылган, хәзер илдә бер генә ислам уку йорты да юк. Төрекмәнстан мөфтияте экспертлар һәм күзәтүчеләр тарафыннан ил хакимиятенә абсолют буйсынган, аның контролендә булган оешма булуы өчен тәнкыйтьләнә. Төрекмәнстан мөфтияте бөтен ил буенча барлык Ислам эшчәнлеген монополияләштергән һәм илдә гомуми кабул ителгән Ислам догмалары һәм кагыйдәләре белән килешмәгән дин тотучыларны эзәрлекләү буенча саклану көчләре белән актив хезмәттәшлек итүче дәүләт ведомствосы булып тора. Насрулла ибн Ибадулладан соң куелган мөфтиләр сакал йөртми, шома итеп кырылган бит белән йөрүне өстен күрә. Яңа заманда илдә сакалны бары тик аксакаллар («яшули́») гына йөртергә хокуклы.

2019 елның августында 160 Төрекмәнстан мөселманы ил президенты Горбангулы Бәрдемөхәммәдов боерыгы нигезендә «Türkmenhowaýollary» агентлыгы тарафыннан бирелгән очкычта Согуд Гарәбстанында хаҗда булып кайткан[2].

  • 1991–2003 елларда – Насрулла ибн Ибадулла [3]
  • 2003–2004 елларда – Какагельды Вепаев [4]
  • 2004–2009 елларда – Ровшан Аллабердыев
  • 2009–2013 елларда – Гурбанмырат Хайтлиев
  • 2013–2015 елларда – Мекан Акыев [5]
  • 2015–2019 елларда – Чарыгельды Серяев
  • 2019 елдан – Ялкап Ходжагулиев (Лебап вилаяте имамы) [6]