Төркия Гран-прие

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Төркия Гран-прие latin yazuında])
Төркия Гран-прие
Нигезләнү датасы 2005
Сурәт
Спорт төре спортның моторлы төрләре[d]
Дәүләт  Төркия
Урын Истанбул Парк
Вакыйганың ешлыгы 1 ел
Оештыручы Халыкара автомобиль федерациясе[d]
Гамәлдән чыгу датасы 2021
Схематик иллюстрациясе
Һавадан күренеш
Карта
 Төркия Гран-прие Викиҗыентыкта

Төркия Гран-прие (ингл. Turkish Grand Prix төр. Türkiye Grand Prix) — Формула-1 классында автоузышлар буенча дөнья чемпионаты этапларының берсе. Беренче тапкыр 2005 елда яңа Истанбул Парк автодромда үткәрелгән. Төркиянең беренче Гран-приенда McLaren пилоты Кими Райкконен җиңү яулаган.

Ярыш Формула-1 чемпионаты календарена 2005 елдан 2011 елга кадәр кергән. 2020 елда COVID-19 пандемиясе аркасында расписаниегә җитди үзгәрешләр керткәннән соң әйләнеп кайта. 2021 ел сезонында Төркия Гран-прие календарьда Канададагы этапны алыштырырга тиеш булган, әмма чара кайбер илләрнең Төркиягә килү чикләүләре аркасында кичектерелә.

Автодром[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Трасса Истанбулның Тузла районында шәһәрнең азия өлешендә урнашкан. Трасса төзелеше 2004 елның декабрендә башланган.

Истанбул Паркына һавадан күренеш

Трассаның озынлыгы 5333 метр тәшкил итә, ә киңлеге — 14тән 21,5 метрга кадәр. Узышлар сәгатькә каршы үткәрелә. Трассада 14 борылыш (6 уң һәм 8 сул) бар.

Комплекстагы трибуналарның гомуми мәйданы 7392 м², шулай ук 37 метр биеклектәге җиде катлы VIP манара бар.

12 700 м² мәйданлы төп трибуна 26 250 кеше сыйдыра ала. Аңа өстәмә рәвештә 60 000 кеше өчен вакытлы урыннар, трибуналар астына күчерелгән табигый калкулыклар һәм 5000 кеше өчен VIP-ложалар бар. Ярышны барлыгы 130 000 кеше карый ала.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2005[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Беренче Төркия Гран-прие җиңүчесе Кими Райкконен (McLaren-Mercedes) була, икенче урында — Фернандо Алонсо (Renault F1), өченчедә — Хуан Пабло Монтойя (McLaren-Mercedes).

Ярышта иң тиз әйләнешне Хуан Пабло Монтойя күрсәткән (1'24.770).

2006[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2006 елда Төркия Гран-приен старттан финишка кадәр алда барган Фелипе Масса (Ferrari) ота , Фернандо Алонсо (Renault F1) икенче урынны яулый, ә җиде тапкыр дөнья чемпионы Михаэль Шумахер — өченче була.

Ярышта иң тиз әйләнешне Михаэль Шумахер күрсәткән (1'28.005).

2007[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Джанкарло Физикелла Кадзуки Накадзима өстеннән оча (2008 елгы Төркия Гран-прие)

2007 елда бразилияле Фелипе Масса (Ferrari) полу-позиция алып, узышта икенче ел рәттән җиңү яулый. Матбугат конференциясе барышында ул «Истанбул паркы үз карьерамда борылыш ясаган трасса булды һәм, ниһаять, ярышларда җиңә башладым», - дип шәрехләгән[1].

Ярышта иң тиз әйләнешне Кими Райкконен күрсәткән (1'27.295).

2008[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2008 елгы Төркия Гран-приенда Фелипе Масса поул-позициядән старт алып, өченче ел рәттән җиңү яулый.

Ярышта иң тиз әйләнешне Кими Райкконен күрсәткән (1'26,506).

2009[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Brawn GP командасыннан британияле Дженсон Баттон җиңүче була, австралияле Марк Уэббер һәм алман Себастьян Феттель Red Bull Racing командасыннан подиумга лаек булалар.

Ярышта иң тиз әйләнешне Дженсон Баттон күрсәткән (1'27,579).

2010[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

«McLaren»нан британияле Льюис Хэмилтон җиңүче була, аның команда буенча иптәше һәм ватандашы Дженсон Баттон икенче урынны ала, «Red Bull Racing»тан австралияле Марк Уэббер өченче була. Уэббер поул-позициядән старт алган һәм команда буенча иптәше Себастьян Феттель белән бәрелешкәнгә кадәр алда барган.

2011[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Дженсон Баттон 2009 елгы Төркия Гран-приенда

2011 елда Себастьян Феттель узышта җиңү яулый, үзенең Red Bull Racing командасы буенча иптәше Марк Уэббер һәм Ферраридан Фернандо Алонсоны узып китә.

2020[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

COVID-19 пандемиясе аркасында 2020 елда башта берничә планлаштырылган узышлар юкка чыгарыла. Төркия Гран-прие 2020 елның августында яңадан каралган календарьга өстәлә. Ярышлар уик-энды 2020 елның 13-15 ноябрендә узган[2]. BWT Racing Point F1 командасыннан Лэнс Стролл поул-позицияне яулаган. Mercedes командасыннан Льюис Хэмилтон алтынчы урыннан старт алып ярышта җиңә һәм Михаил Шумахер рекорды белән тигезләшеп, җиденче дөнья чемпионы титулын яулый.

2021[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Төркия Гран-прие 2021 ел сезоннында Канада Гран-приен алыштыру сыйфатында өстәлә[3]. Чара Британия хөкүмәте тарафыннан кертелгән Төркиягә бару өчен чикләүләр аркасында гамәлдән чыгарыла. Төркиядәге этап Штирия Гран-приена алыштырыла.

Рәсми атамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 2005, 2010: Turkish Grand Prix[4][5];
  • 2006–2008: Petrol Ofisi Turkish Grand Prix[6][7][8];
  • 2009: ING Turkish Grand Prix[9];
  • 2011, 2020: DHL Turkish Grand Prix[10][11].

Гран-при җиңүчеләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сезон Пилот Конструктор
2005 Финләндия байрагы Кими Райкконен McLaren-Mercedes
2006 Бразилия байрагы Фелипе Масса Ferrari
2007 Бразилия байрагы Фелипе Масса Ferrari
2008 Бразилия байрагы Фелипе Масса Ferrari
2009 Бөек Британия байрагы Дженсон Баттон Brawn GP
2010 Бөек Британия байрагы Льюис Хэмилтон McLaren-Mercedes
2011 Алмания байрагы Себастьян Феттель Red Bull-Renault
2012-2019 Үткәрелмәгән
2020 Бөек Британия байрагы Льюис Хэмилтон Mercedes

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Istanbul Park F1: All You Need to Know about the Turkish circuit making a comeback to Formula 1
  2. Formula 1 to return to Turkey as four more races are added to the 2020 F1 calendar | Formula 1®.
  3. Formula 1 announce that Turkey will replace Canada on 2021 F1 race calendar | Formula 1®.
  4. 2005 Formula 1 World Championship Programmes | The Motor Racing Programme Covers Project.
  5. 2010 Formula 1 World Championship Programmes | The Motor Racing Programme Covers Project.
  6. 2006 Formula 1 World Championship Programmes | The Motor Racing Programme Covers Project.
  7. 2007 Formula 1 World Championship Programmes | The Motor Racing Programme Covers Project.
  8. 2008 Formula 1 World Championship Programmes | The Motor Racing Programme Covers Project.
  9. 2009 Formula 1 World Championship Programmes | The Motor Racing Programme Covers Project.
  10. 2011 Formula 1 World Championship Programmes | The Motor Racing Programme Covers Project.
  11. Turkish Grand Prix 2020 - F1 Race.