Усман Куатов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Усман Куатов latin yazuında])
Усман Куатов
Туган телдә исем баш. Усман Мөхәмәтғәлим улы Ҡыуатов
Туган 1897
Ыр өязе, Ырынбур губернасы, Россия империясе
Үлгән 1956
Бакы, Азәрбайҗан Совет Социалистик Республикасы
Ватандашлыгы Россия империясе
 СССР
Әлма-матер Казан (Идел буе) федераль университеты

Усман Мөхәмәтгалим улы Куатов (18971956) — Башкорт милли хәрәкәте эшлеклесе.

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Куатов Усман Мөхәммәтгали улы 1897 елда Ырынбур губернасы Орск өязенең (хәзерге Ырынбур өлкәсе Куандык районының) Зиянчура авылында туган. Чыгышы белән морза нәселе Куатовлардан булган.

1917 елның июлендә делегат буларак Ырынбурда үткән I Бөтен башкорт королтаенда катнаша. Монда Башкорт мәркәз шурасы башкарма комитетының әгъзасы итеп сайлана. Усман Куатов И. И. Мутин һәм Ә. Ә. Вәлиди белән бергә, Петроградта Русиянең Вакытлы кадими хөкүмәте төзүгә башкорт җирләрен, Башкорт-мишәр гаскәре капиталын һәм Карвансарайны кайтару мәсьәләләре буенча мөрәҗәгать итә. 1917 елның ноябрендә Ырынбур губернасының федералист башкортлар исемлеге буенча Бөтенрусия Оештыру җыелышына делегат итеп сайлана. Башкорт Хөкүмәте әгъзасы итеп сайлана.

1918 елның гыйнварында Башкорт Хөкүмәте составында II Бөтенрусия хәрби мөселман съездында катнаша. 1918 елның мартында Башкортстан Вакытлы Революцион Советы составында була. 1918 елда Казан университетының медицина факультетын тәмамлый.

1918 елның июлендә Башкорт Хөкүмәтенең Ырынбур хәрби бүлеге әгъзасы итеп сайлана. Орск өязендә Үсәргән ирекле отрядларын оештыру белән шөгыльләнә. 1918 елның сентябреннән Башкорт хөкүмәтенең эчке эшләр бүлегендә хезмәт итә, ә шул ук елның октябреннән — Башкорт Хөкүмәтенең Үсәргән кантонында махсус вәкил вазифасын били.

1919 елның февралендә Башкортстан Хәрби-революцион комитетының финанс һәм сәламәтлек саклау комиссары итеп тәгаенләнә.

1919 елның апреленнән Ырымбурдагы 1-се армия штабында Башревкомның вәкиле булып эшли. Шул ук елның апрель соңыннан алып майга кадәр Самар губернасы Пугачев өязе башкортларын мобилизацияләү белән шөгыльләнә.

1919 елның 20 июненән Башревкомның игенчелек бүлегендә эшли, 1920 елның башында Башкортстан җөмһүрият игенчелек буенча халык комиссары вазифасына сайлана. Үзәк влачлар белән кабул ителгән «Автономияле Совет Башкорт Җөмһүриятенең дәүләт корылышы турында» декретына ризасызлык белдереп башка Башревкомның әгъзалары белән бергә отставкага китә. Алманияга эмиграциягә китә. Соңрак Совет Рәсәенә кайтып медицина институтында укыта.

Гаиләсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Атасы: Мөхәмәтгалим Куатов (1867-1937) — мәгърифәтче.
Агасы: Гомәр Куатов (1883-1946) — Башкорт милли хәрәкәте эшлеклесе, Башкортстанның сәламәтлек саклау эшенә нигез салучыларның берсе, дәүләт эшлеклесе.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Ильясова А. Й., Әсфәндиәров Ә. З. Ҡыуатовтар // Башҡорт энциклопедияһы — Өфө: «Башҡорт энциклопедияһы» ғилми-нәшриәт комплексы, 2015—2020. — ISBN 978-5-88185-143-9.