Фәрит Каев

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Фәрит Каев latin yazuında])
Фәрит Каев
Туган 25 апрель 1955(1955-04-25) (68 яшь)
Ләмәзтамак, Ләмәзтамак авыл советы[d], Мәчетле районы, БАССР, РСФСР, СССР
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Әлма-матер Башкорт дәүләт медицина университеты
Һөнәре табиб

Фәрит Каев (25 апрель 1955 ел) — табиб, хуҗалык хезмәткәре. Башкортстан Республикасының атказанган табибы (1992). Мәчетле районының мактаулы гражданы (2017), «Хезмәт ветераны» (2000), югары категорияле табиб (1992). Салават Юлаев ордены кавалеры (2019)[1].

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Фәрит Галихан улы Каев 1955 елның 25 апрелендә Башкорт АССР-ның (хәзерге Башкортстан) Мәчетле районы Ләмәзтамак авылында туган.

1972 елда Ләмәзтамак урта мәктәбен, 1978 елда Башкорт медицина институтының (хәзерге Башкорт дәүләт медицина университеты) дәвалау факультетын тәмамлаган.

19781979 елларда Уфа шәһәренең 1-нче шәһәр клиник хастаханәсендә хирург булып эшли.

1979 елдан 1998 елга кадәр Мәчетле районының Зур Ыктамак үзәк хастаханәсендә табиб-хируг (1979-1980), баш табибның дәвалау буенча урынбасары һәм бер үк вакытта табиб-хирург (19811985), баш табиб (19851996), табиб-психиатр (19961998) булып эшли.

19982012 елларда Мәчетле Балалар һәм ата-аналары өчен җөмһүрият пульмонология шифаханәсенең баш табибы.

20122019 елларда Мәчетле районының «Карагай» шифаханәсендә баш табибы булып эшли.

Берничә чакырылыш Мәчетле район Советы депутаты, ике чакырылыш Мәчетле районы муниципаль район Советы җитәкчесе.

Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Башкортстан Республикасының атказанган табибы (1992)
  • «Хезмәт ветераны» (2000)
  • Россия Федерациясе Президентының Рәхмәт хаты (2011)
  • Мәчетле районының мактаулы гражданы (2017)
  • Салават Юлаев ордены (2019)

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Мечетлинский район Республики Башкортостан: энциклопедия / Редкол.: Ю. Ю. Султанов (гл.ред.), Н. Ф. Ахкамова (сост.), Г. К. Бикташева (отв.ред.) и др. — Уфа: Мир печати, 2010. — 284 с.:илл. ISBN 978-5-9613-0148-9

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Глава Башкирии наградил мечетлинца орденом Салавата Юлаева, archived from the original on 2019-11-13, retrieved 2022-05-15 

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]