Ләмәзтамак

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Ләмәзтамак latin yazuında])
Ләмәзтамак
Нигезләнү датасы 1740
Демоним ләмәҙтамаҡтар
Дәүләт  Россия
Башкала Ләмәзтамак авыл советы[d]
Административ-территориаль берәмлек Ләмәзтамак авыл советы[d]
Сәгать поясы UTC+06:00
Халык саны 483 (2010)
Почта индексы 452564
Карта

Ләмәзтамак (баш. Ләмәҙтамаҡ, рус. Лемез-Тамак) ― Башкортстан Республикасының Мәчетле районында урнашкан торак пункт, авыл. Ләмәзтамак авыл советының, 1930–1933 елларда Дуван-Мәчетле районының административ үзәге.
Почта индексы — 452564, ОКАТО коды — 80242825001.

Авыл атамасы елга исеменнән (гидронимнан) алынган.

Географик урыны[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ләмәз[d]елгасының Әй елгасына койган урынында урнашкан.

Ара: [1]

  • Район үзәгенә (Олы Ыктамак) кадәр ― 15 км.
  • Якындагы тимер юл станциясенә (Силия) кадәр ― 111 км.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Торак пунктның беренче рәсми телгә алыну датасы ― 1795 (V җан башын исәпкә алу мәгълүматлары буенча), Ырынбур мөселман диния нәзарәте архив фонды документлары буенча ― 1779.[2]

Революциягә кадәр авылда 2 мәчет булган. XX гасыр башында мәчет каршында мәдрәсә һәм мәдрәсә янында ике баскычлы мәктәп эшләгән.

1917 елгы Бөтенроссия авыл хуҗалыгы исәбен алу йорт карточкалары мәгълүматлары буенча, Златоуст өязе Олы Кущинская волостена караган Ләмәзтамак авылында 195 хуҗалык, шул исәптән 59 атсыз хуҗалык булган. 195 хуҗалыкның 189-ында — башкортлар, 6-сында – руслар яшәгән.

1924 елда Ләмәзтамак авыл советы оештырыла.

1924 елда җирне уртак эшкәртү буенча ширкәт (рус. товарищество по совместной обработке земли, ТОЗ) оешкан.

1925 елда мәктәп крестьян яшьләре мәктәбе (ШКМ) итеп үзгәртелә.

1930 елда Ләмәзтамак авыл кулланучылар җәмгыяте (сельпо) оештырыла.

1930–1933 елларда Дуван-Мәчетле районы үзәге булган.

1930-елларда авыл халкы Баһаветдин Нуриманов исемендәге күмәк хуҗалыкка берләшкән. 1951 елда Нуриманов исемендәге колхоз өч якындагы авылның (Котыш, Сабанак, Сөләйман) күмәк хуҗалыкларын кушу хисабына зурайтыла.

1933 елда уку йорты (рус. изба-читальня) ачылган, анда өлкәннәр арасында наданлыкны бетерү пункты эшләгән.

1935 елда тулы булмаган урта мәктәп (ТБУМ) ачылган (1938 елдан Мәчетле районында бердәнбер булган урта мәктәп), анда 1960-елларга кадәр районның 30лап торак пунктыннан балалар белем ала.

1940 елда авылда бала тудыру йорты (3 койкага) һәм фельдшерлык пункты эшли.

Бөек Ватан сугышы елларында авылда немец оккупациясе зонасында булган Белоруссиядән эвакуацияләнгәннәр урнашкан.

1948 елда Нуриманов исемендәге колхоз акчасына Ләмәз елгасында буа һәм аз куәтле гидроэлектростанция төзелә, буа янында җиләк-җимеш бакчасы утыртыла. 1966 елда авыл Дәүләт электр челтәрләренә тоташтырылган.

1967 елда авыл мәдәният йортының кирпеч бинасы төзелә. Стационар киноустановка монтажланганнан соң, киң экранлы фильмнар даими күрсәтелә башлый. Бинада авыл китапханәсе дә урнашкан.

1980-еллар башында Кропачево[d]Әчет автоюлының урап узучы асфальт трассасы төзелә. Моңа кадәр авыл аша МәсәгутКрасноуфимск автоюлы үткән.

Халкы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Халык саны
1795[3]1816[3]1834[3]1850[3]1859[3]1865[3]1897[3]1920[3]1939[3]1959[3]1970[3]1979[3]
194187226293331373676867767716759610
1989[3]2002[4]2009[4]2010[5]
519522531483

Милли состав[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Инфраструктура[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2000 елда авылга магистраль газ кертелгәннән соң, торак йортларны газлаштыру башлана.

Төрле вакытта авылда Ләмәзтамак авыл советы идарәсе, Нуриманов исемендәге колхоз идарәсе, район янгын инспекциясе автогаражы, элемтә узелы, почта бүлекчәсе, халыкка көнкүреш хезмәт күрсәтү комбинаты, 3 кооператив кибет (азык-төлек, сәнәгать товарлары, хуҗалык), фельдшерлык пункты, балалар бакчасы урнашкан булган.

Шәхесләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Административно-территориальное устройство Республики Башкортостан: Справочник / Сост. Р. Ф. Хабиров. — Уфа: Белая Река, 2007. — 416 с. — 10 000 экз. — ISBN 978-5-87691-038-7.
  2. ГКУ РБ ЦИА РБ, Фонд № И-295, Опись № 2, Дело № 4, Л № 189об-190
  3. 3,00 3,01 3,02 3,03 3,04 3,05 3,06 3,07 3,08 3,09 3,10 3,11 3,12 Гатауллин Р. Ш. Села и деревни Кущинского рода. (Сборник сведений из различных источников). — Уфа, 2007. — 132 с.
  4. 4,0 4,1 Единый электронный справочник муниципальных районов Республики Башкортостан ВПН-2002 и 2009
  5. Всероссийская перепись населения 2010 года. Численность населения по населённым пунктам Республики Башкортостан. әлеге чыганактан 2014-08-20 архивланды. 2014-08-20 тикшерелгән.
  6. Единый электронный справочник муниципальных районов Республики Башкортостан — Ассоциация «Совет муниципальных образований Республики Башкортостан»

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]