Гафифә Корбанова
Внешний вид
Гафифә Корбанова | |
---|---|
Туган | 11 сентябрь 1930 Ләмәзтамак, Ләмәзтамак авыл советы[d], Мәчетле районы, БАССР, РСФСР, СССР |
Үлгән | 14 сентябрь 2008 (78 яшь) Олы Ыктамак, Башкортстан, Россия |
Ватандашлыгы | СССР Россия |
Әлма-матер | Башкорт дәүләт университеты |
Гафифә Корбанова (11 сентябрь 1930 ел — 14 сентябрь 2008 ) — партия органнары хезмәткәре һәм җәмәгать эшлеклесе. Башкорт АССР мәктәбенең атказанган укытучысы (1965). Хезмәт Кызыл Байрак ордены кавалеры (1971). Зарипов Айрат Янчура улының әнисе.
Биографиясе
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Гафифә Мәгафур кызы Корбанова 1930 елның 11 сентябрендә БАССРның Дуван-Мәчетле районында (хәзерге Башкортстан Республикасының Мәчетле районы) туган.
- 1952 ел Мәсәгуть укытучылар институтын тәмамлаган;
- 1958 ел Башкорт дәүләт университетының тарих-филология факультетын тәмамлаган;
- 1952-1955 еллар Зиянчура районының Баеш урта мәктәбендә рус теле һәм әдәбияты укытучысы;
- 1955-1972 еллар Мәчетле районының Ләмәз-Тамак урта мәктәбендә рус теле һәм әдәбияты укытучысы;
- 1972-1985 еллар КПСС-ның Мәчетле район комитеты сәркатибе;
- 1986-2005 еллар Мәчетле районының хатын-кыз оешмасы җитәкчесе.
- 2008 елның 14 сентябрендә вафат була.
Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- БАССР мәктәбенең атказанган укытучысы (1965)
- Хезмәт Кызыл Байрак ордены (1971);
- "1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында фидакяр эшчәнлеге өчен" медале (1948)
- "Хезмәт казанышлары өчен" (В. И. Ленинның тууына 100 ел тулуга багышланган) медале (1970)
- "Хезмәт ветераны" медале (1984).