Черенков нурланышы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Черенков нурланышы күренеше
Төш реакторында суындыру сыеклыгында Черенков нурланышы
Төш реакторы актив зонасында Черенков нурланышы

Черенков нурланышы яки Вавилов-Черенков күренешеяктылыкның мохиттәге фаза тизлегеннән югарырак тизлек белән тарала торган коргылы кисәкчек үтә күренмәле мохиттә булдырган нурланыш.

Черенков нурланышы югары энергия физикасында релятивистик кисәкчекләрне теркәү өчен киң кулланыла.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1934 елда Павел Черенков Сергей Вавилов җитәкләгән тәҗрибәханәдә сыеклыкларда гамма-нурланыш таралуын тикшергәндә зәңгәр төсле яңа нурланышны таба.

Гамма-нурланыш мохитнең атомнарыннан электронннарны бәреп чыгара, шушы электроннар яктылыкның мохиттәге фаза тизлегеннән югарырак тизлек белән хәрәкәт итәләр һәм зәңгәр төсле нурланышны тараталар.

1937 елда Игорь Тамм һәм Илья Франк бу күренешкә теоретик аңлатманы бирәләр.

1958 елда Черенков, Тамм һәм Франк яңа күренешне ачу һәм аңлату өчен физика өлкәсендә Нобель премиясенә лаек булалар.

Аңлатма[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Күренешнең аңлатмасы

Коргылы кисәкчек яктылыкның мохиттәге фаза тизлегеннән югарырак тизлек белән таралганда, Черенков нурланышын тарата.

Электромагнит теориясе буенча бертигез итеп хәрәкәтләнүче коргы электромагнит дулкынын таратмый. Ләкин бу тәгълимат яктылыкның мохиттәге фаза тизлегеннән кимрәк тизлек белән хәрәкәтләнүче коргы өчен дөрес була. Черенков нурланышын таратканда, ирекле кисәкчекнең энергиясе һәм тизлеге кими бара, ягъни кисәкчек тоткарлана.

Коргылы кисәкчек мохиттә хәрәкәт иткәндә, мохитнең полярлашуын булдыра, нәтиҗәдә мохитнең молекулалары электромагнит дулкыннарын элементар чыганакларына әвереләләр һәм үзара итерференланалар.

Коргылы кисәкчек v < u=c/n тизлеге белән хәрәкәт иткәндә, хасил булган дулкыннар сфералар буларак таралалар, бер-берсе эчендә булганга күрә Гюйгенс–Френель кагыйдәсе буенча интерференция нәтиҗәсендә сүнәләр.

Коргылы кисәкчек v > u=c/n тизлеге белән хәрәкәт иткәндә (c > v > u=c/n), андый дулкыннар бер-бер артлы сфералар буларак таралалар, ләкин бер-берсе эчендә булмаганга күрә интерференция нәтиҗәсендә сүнмиләр һәм аларның дулкын өслеге конус буларак тарала - бу Черенков нурланышы. Конусның өске почмагы яки дулкынча вектор һәм кисәкчекнең хәрәкәтләнү юнәлеше арасындагы почмак : cos(θ) = u/v = c/(nv) яки:

Шулай итеп, Черенков нурланышы релятивистик кисәкчекләрне теркәү һәм аларның тизлеген билгеләү өчен кулланыла.

Бәйле күренешләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Океаннар зур тирәнлегендә кап-караңгылык тормый, чөнки океан суында, хәттә зур тирәнлектә калий-40 изотобы радиоактив таркалышы бара, нәтиҗәдә бик зур тирәнлектә Черенков нурланышы сәбәпле су зәңгәр яктылык сибә.
  • Черенков нурланышы астрофизикада кулланыла, Черенков нурланышы нигезендә махсус телескоплар ясалалар.

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • «Черенкова – Вавилова излучение». Франк И. М. // Физическая энциклопедия. Гл. ред. Прохоров А. М. — М.: «Большая Российская энциклопедия», 1998. — Т. 5. — С. 448−450. — 760 с. — ISBN 5-85270-101-7.
  • http://ens.tpu.ru/POSOBIE_FIS_KUSN/%CA%EE%EB%E5%E1%E0%ED%E8%FF%20%E8%20%E2%EE%EB%ED%FB.%20%C3%E5%EE%EC%E5%F2%F0%E8%F7%E5%F1%EA%E0%FF%20%E8%20%E2%EE%EB%ED%EE%E2%E0%FF%20%EE%EF%F2%E8%EA%E0/10-5.htm
  • Тимеркәев Б.А., Галимов Д.Г., Даутов Г.Ю. "Физика" (җылылык нурланышы, квант физикасы, физик статистика, каты җисем физикасы, атом төше физикасы). Нәшрият: КДТУ нәшрияты, 2002 ел.
  • Левин В. Е. Ядерная физика и ядерные реакторы. 4-е изд. — М.: Атомиздат, 1979.
  • Шуколюков А. Ю. «Уран. Природный ядерный реактор». «Химия и жизнь» № 6, 1980 г., с. 20-24
  • Камерон И. Ядерные реакторы. — М.: Энергоатомиздат, 1987. — 320 с.
  • Климов А.Н. Ядерная физика и ядерные реакторы. — М.: Энергоатомиздат, 1985. — 352 с.
  • К. Н. Мухин. Экспериментальная ядерная физика. — 5-е изд. — М.: Энергоатомиздат, 1993. — Т. 1. Физика атомного ядра. Ч. I. Свойства нуклонов, ядер и радиоактивных излучений. — 376 с. — ISBN 5-283-04080-1.
  • К. Н. Мухин. Экспериментальная ядерная физика. — 5-е изд. — М.: Энергоатомиздат, 1993. — Т. 1. Физика атомного ядра. Ч. II. Ядерные взаимодействия. — 320 с. — ISBN 5-283-04081-X.
  • Cyriel Wagemans. The Nuclear Fission Process. — 1-е изд. — CRC Press, 1991. — 608 p. — ISBN 978-0849354342.