Шакир Мөхәммәтҗанов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Шакир Мөхәммәтҗанов latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Шакир Мөхәммәтҗанов
Туган телдә исем Шакир Нигъмәт улы Мөхәммәтҗанов
Туган 1 гыйнвар 1900(1900-01-01)
Токмак, Җидесу өлкәсе, Төркистан, Русия империясе
Үлгән 22 октябрь 1972(1972-10-22) (72 яшь)
Казан
Милләт татар
Әлма-матер Казан театр укуханәсе
Һөнәре рәссам (график)

Шакир Мөхәммәтҗанов, Шакир Нигъмәт улы Мөхәммәтҗанов (1900-1972) — рәссам-график. Беренче татар һөнәри рәссамнарыннан. ТАССР рәссамнар берлегенең беренче санлы әгъзалык таныклыгы аңа бирелгән (1935). ССРБ Рәссамнар берлеге әгъзасы (1941).

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1900 елның 1 гыйнварында Төркистан генерал-губернаторлыгының Җидесу өлкәсе (хәзерге Кыргызстан) Токмак авылында (1927 елдан шәһәр) туган. 1972 елның 22 октябрендә вафат.

1920-1924 елларда башта Ташкәнт университетында укый, аннары Казан университетының медицина факультетына укырга керә.

1925 елда Казан мигъмарият-сәнгать һөнәрханәләренә (1927 елдан - Казан сәнгать–театр техникумы) күчә, аны 1929 елда кызыл диплом белән тәмамлый. Остазы - Бакый Урманче.

1931 -1960 елларда Казанда Татарстан китап нәшриятының графика бюросы (сәнгать редакциясе) җитәкчесе булып эшли. Күп кенә яшь рәссамнарны үз һөнәренә өйрәтә. Китап бизәү, литография, китап басу өлкәсендә яңалыклар керткәне өчен, күп тапкырлар бүләкләнә.

Казан рәссамнарын бердәм иҗади оешмага туплауга зур көч куя. Татарстан АССР рәссамнары берлеген оештыруда (1935 ел) башлап йөри. Берлекнең беренче санлы әгъзалык таныклыгын ала. 1936-1938 елларда берлекнең идарәсендә эшли.

Бөек Ватан сугышы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бөек Ватан сугышында катнаша. I Белорусия фронтының аерым химик саклану батальоны составында Польша һәм Алмания җирләрендәге сугышларда катнаша, Берлинга барып җитә.

ССРБ Рәссамнар берлеге әгъзасы (1941 ел).

Останың әсәрләре дөнья, гомумрусия, республика күргәзмәләрендә катнаша. Алар хәзер дә Татарстан сынлы сәнгатенең ретроспектив күргәзмәләрендә күрсәтелә.

Төп хезмәтләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • С. Дәминовның «Рәсем ясарга өйрән» (1929), Муса Җәлилнең «Алтынчәч» (1939) китабын, татар дәреслекләрен (1950 еллар) бизәү.
  • «Ташаяк» плакаты (1920 еллар ахыры).
  • «Кыз портреты» литографияләре (1926, 1928).
  • «Пешекченең урам себерүче белән сөйләшүе» (1937).
  • «Хатын-кыз портреты»” (1930 еллар ахыры) картиналары һ.б.


Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Лобашева И.Ф. Шакир Мөхәммәтҗанов (әлбум-монография). Казан, 2007, 164 бит.
  2. Татарский энциклопедический словарь. Казан, 1998, 703 бит.

Тышкы сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]