Шиһап Рамазанов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Шиһап Рамазанов
Туган телдә исем Шиһап Алим улы Рамазанов
Туган 20 декабрь 1887(1887-12-20)
Сарытау губернасы, Петровски өязе, Иске Карлыган авылы
Үлгән 25 октябрь 1948(1948-10-25) (60 яшь)
Казан
Милләт татар
Ватандашлыгы Русия империясе
Flag of the Soviet Union (1936-1955).svg Совет Социалистик Җөмһүриятләр Берлеге
Һөнәре телче-галим

Шиһап Рамазанов – күренекле педагог һәм мәшһүр тел белгече.

Тәрҗемәи хәл[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шиһап Алим улы Рамазанов 1887 елның 20 декабрендә Сарытау губернасының Петровск өязе (хәзерге Пенза өлкәсе, Лопатин районы), Иске Карлыган авылында урта хәлле крестьян гаиләсендә туа. 1897-1907 елларда авыл мәдрәсәсендә белем ала. Укытучылар малайның сәләтен, тырышлыгын тиз күреп алалар. Аңа, мөгаллим ярдәмчесе сыйфатында, түбән сыйныф балаларын укыту йөкләнә. 1907 елдан Вершавыт авылы мәктәбендә мөстәкыйль рәвештә укытучы булып эшли башлый. 1910 елда педагогик эшчәнлеген туган авылында дәвам иттерә. Консерватив авылдашларына аның сәяси карашлары, актив эшчәнлеге ошап бетми. Алар яшь укытучыны 1912 елның гыйнварында сөргенгә җибәрүгә ирешәләр. Яшь егет анда да яраткан укытучылык эшеннән аерылмый. Ш.Рамазанов Октябрьгә чаклы да рус-татар мәктәпләрендә укыту хокукы алу өчен, төрле курсларга йөреп һәм үзлегеннән укып, имтиханнар тапшырырга әзер була, тик «сәяси ышанычсыз» кеше саналганлыктан, аңа рөхсәт һәм мөмкинлек бирмиләр. Октябрь инкыйлабы булгач, ул Сарытау өлкәсенең төрле районнарында укытучы, мәктәп инспекторы, инструктор, балалар йорты мөдире һ.б. вазифаларны башкара. 1918-1924 елларда ул Иске Карлыган мәктәбендә укыту белән бергә, Петровск өязе мәктәпләрендә яңача укыту-тәрбия эшләрен юлга салуда, культура-агарту эшләрен оештыруда актив эшчәнлек алып бара. 1918-1932 елларда ВКП(б)ның Сарытау губкомы һәм губерна Башкарма комитеты органы булган «Ялкын» газетасында аның сәяси, педагогик темаларга мәкаләләре, фельетоннары, рецензияләре дә басыла.

1924-1926 елларда ул, Сарытау губернасы мәгариф хезмәткәрләре союзы идарәсенең президиумы әгъзасы буларак, татарлар арасында укыту, педагогика-методика эшләренә җитәкчелек итә. 1924-1925 уку елында Сарытау педагогия техникумының татар бүлегендә татар теле һәм әдәбияты фәннәрен укыта, шул ук вакытта бүлек мөдире вазифасын да үти. Ш.Рамазановның тирән хәстәрлек күрүе нәтиҗәсендә бу бүлек нигезендә Сарытау татар педагогия техникумы оеша. Укытучылык хезмәтенә 25 ел тулу уңае белән 1928 елда аңа «Халык укытучысы» дигән мактаулы исем бирәләр. Иске Карлыган мәктәбе аның исемен йөртә башлый.

1930-1932 елларда Ш.Рамазанов Әстерхан педагогия техникумында татар теле һәм әдәбияты фәннәрен укыта.

Педагоглык һәм фәнни эшкә сәләтен, тырышлыгын күреп, югары оешмалар аны Казан педагогия институтына аспирантурага укырга җибәрәләр. 1934 елда аспирантура курсын уңышлы тәмамлагач, яшь галимне шул ук институтта татар теле кафедрасында эшкә калдыралар. Ул 1934-1937 елларда Казандагы марксизм-ленинизм институтында да яшьләргә белем бирә.

Ш.Рамазанов, педагогик эшчәнлегеннән тыш, мәктәпләр өчен татар теле дәреслекләре, укыту программалары һәм методик кулланмалар төзү өлкәсендә зур өлеш кертә. Аның бу төр хезмәте Татарстан Мәгариф халык комиссариатында тел һәм әдәбият буенча инспектор-методист һәм фәнни консультант булып эшләгән (1933-1934) елларда аеруча активлаша.

1923 елда аның беренче баскыч авыл мәктәпләренең 3-4 сыйныфларында туган якны өйрәнүгә багышланган «Түбән Идел буе», 1930 елда «Зурлар өчен яңалиф сабаклары» дигән кулланмалары, 1931 елда «Ана теле программасы» дөнья күрә. 1934 елда исә «Педагогия техникумнары өчен татар теле һәм методикасы программалары»н, 1939 елда «Тулы булмаган урта һәм урта мәктәпләр өчен татар теле һәм әдәби уку программалары»н төзеп бастыра. Ш.Рамазановның Х.Хисмәтуллин белән бергә 1940 елда язган кирилл әлифбалы «Татар теле грамматикасы» (фонетика, морфология) дигән дәреслекләре шактый еллар дәвамында җидееллык мәктәпләрдә стабиль дәреслек буларак хезмәт итте. Ватан сугышы елларында Ш.Рамазанов Казан дәүләт университетында тел курсын алып бара һәм гомуми тел белемен дә укыта.

1942-1948 елларда ул Тел, әдәбият һәм тарих институтында өлкән гыйльми хезмәткәр булып эшли. Филология буенча теоретик хезмәтләрнең күп һәм әһәмиятле булуын исәпкә алып, аңа филология фәннәре кандидаты дигән гыйльми дәрәҗә һәм доцент исеме бирелде.

Яшь буынга белем-тәрбия бирү өлкәсендә һәм фәнгә фидакяр хезмәт иткән талантлы педагог, актив җәмәгать эшлеклесе, күренекле тел галиме Ш.Рамазанов 1948 елның октябрендә арабыздан китте.

Фәнни эшчәнлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ш.Рамазанов алып барган фәнни тикшеренүләр күпкырлы. Киң диапазонлы галим татар әдәби теленең үсеше, формалашу тарихы, тел культурасы мәсьәләләренә карата җитди хезмәтләр тудыра. Мәшһүр тел белгече һәм лексикография өлкәсендә дә шактый эз калдырган галим. Ул терминологик сүзлекләр төзүдә актив эшләгән телчеләрнең берсе. «Тел белеме буенча терминнар һәм әйтелмәләр сүзлеге» турыдан-туры аның катнашлыгында эшләнде. «Русча-татарча хәрби терминнар сүзлеге»н төзүдә дә аның хезмәте бик зур. Тик бу хезмәт, кызганычка каршы, дөнья күрә алмый калды.

Чыганак[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Исламов Ф.Ф. Мәгърифәт, әдәбият һәм тарих сукмаклары буйлап. — Казан, 2002.