Элизабет Борн

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Элизабет Борн latin yazuında])
Элизабет Борн
Франция премьер-министры
Вазыйфада
2022 елның 16 мае – 2024 елның 9 гыйнвары
Президент Эммануэль Макрон
Аңа кадәр Жан Кастекс
Дәвамчысы Габриэль Атталь
Франциянең диңгез аръягы территорияләре министры
Вазыйфада
2022 елның 25 июне – 2022 елның 4 июле
Аңа кадәр Яэль Браун-Пиве
Дәвамчысы Жеральд Дарманен
Франциянең Хезмәт, мәшгульлек һәм интеграция министры
Вазыйфада
2020–2022
Аңа кадәр Мюриэль Пенико
Дәвамчысы Оливье Дюссо
Туган 18 апрель 1961(1961-04-18) (62 яшь)
Франция, Париж
Җефет Olivier Allix[d][1]
Әни Marguerite Lescène[d]
Әти Жозеф Борн[d]
Белем Политехник мәктәп (Париж)
Күперләр һәм юллар милли мәктәбе
Инженерлык көллияте

Элизабе́т Борн (фр. Élisabeth Borne; 1961 елның 18 апреле, Франция, Париж) — Франция дәүләт һәм сәяси эшлеклесе, 2022 елның 16 маеннан 2024 елның гыйнварына кадәр ― Франция байрагы Франция премьер-министры.

Хезмәт, мәшгульлек һәм интеграция министры (2020―2022). Комплекслы экологик үзгәртеп корулар министры каршындагы җаваплы транспорт министры (2017―2019), Комплекслы экологик үзгәртеп корулар министры (2019―2020). Эдит Крессоннан соң Франциянең икенче хатын-кыз премьер-министры.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыгышы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1961 елның 18 апрелендә Парижда туган. Әнисе Нормандиядән, әтисе яһүд чыгышлы мөһаҗирләр гаиләсеннән (бабасы Зелиг Борнштейн 1920 елларда Польшадан Бельгиягә эмиграциягә китә һәм Антверпенда бриллиантлар сәүдәгәрендә эшли, ләкин Холокост вакытында һәлак була; 1925 елда аның улы Жозеф Борнштейн туа, ул соңрак Элизабетның әтисе була. Икенче бөтендөнья сугышында Франция оккупациясе вакытында ул Каршылык хәрәкәтендә катнаша, 1944 елда Освенцим концлагерына депортацияләнә, 1945 елда совет гаскәрләре тарафыннан азат ителгәннән соң Франциягә кайта, ләкин 1972 елда үз-үзенә кул сала[2]). 1950 елда Жозеф Франция гражданлыгын ала; аның үлеменнән соң әнисенең ике кызын карау өчен акчасы булмый, Элизабет 11 яшендә үлгән сугыш ветеранының кызы буларак, халык мәктәп укучысы (Pupille de la Nation) статусын ала, бу аңа стипендия алып укуын дәвам итәргә мөмкинлек бирә. [3]

Белеме[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Парижда Политехник мәктәпне һәм Күперләр һәм юллар милли мәктәбен тәмамлый, 1987 елда Транспорт һәм җиһазлар министрлыгында (соңрак Франциянең Экология министрлыгы итеп үзгәртеп корыла) профессиональ карьерасын башлый. [4]

Карьерасы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1991―1993 елларда милли мәгариф министры Лионель Жоспен аппаратында эшли, 1997―2002 елларда, Л. Жоспен Франция премьер-министры вазифасын биләгәндә, аның администрациясендә транспорт проблемалары өчен җавап бирә.

2002 елда француз тимер юлларының SNCF дәүләт компаниясенең стратегия буенча директоры була. 2007 елда Eiffage шәхси төзелеш компаниясенә күчә.

2008 елдан дәүләт хезмәтендә: биш ел Париж мэриясендә шәһәр үсеше мәсьәләләре белән шөгыльләнә.

2013 елда эчке эшләр министры Мануэль Вальс Э. Борнны Пуату — Шарант ( fr) төбәге префекты итеп билгели.

Экология министры Cеголен Руаяль аппаратын җитәкли.[5]

2015 елның 19 маенда пассажирлар әйләнеше буенча дөньяда бишенче булган, өлешчә башкаладан читтә Иль-де-Франс төбәге территориясендә дә ташуны гамәлгә ашыручы Париж шәһәр транспорты компаниясе RATPны җитәкли (компания тарихында җитәкче булган икенче хатын-кыз). Шулай итеп, Э. Борн президент Франсуа Олланд тарафыннан эре дәүләт компаниясе җитәкчесе итеп билгеләнгән икенче хатын-кыз була (Стефани Паллездан соң). [6]

Озак вакыт Франция социалистик фиркасенә якын була, аннары «Алга, Республика!» (2022 елдан «Яңарыш» фр. Renaissance) фиркасенә күчә.[7]

2017 елның 17 маенда Эдуар Филипп хөкүмәтендә Комплекслы экологик үзгәртеп корулар министры Николя Юло каршында җаваплы транспорт министры итеп билгеләнә. [8] 2019 елның 16 июлендә шул ук хөкүмәттә Комплекслы экологик үзгәртеп корулар министры итеп билгеләнә. [9]

2020 елда «Прогресс территориясе» (Territoires de progrès) фиркасенә керә. [10]

2020 елның 6 июлендә Жан Кастекс хөкүмәтендә Хезмәт, мәшгульлек һәм интеграция министры портфелен ала. [11]

2022 елның 16 маенда (Жан Кастекс отставкасыннан соң) икенче срокка сайланган президент Эммануэль Макрон Элизабет Борнны премьер-министр итеп билгели. [12][13] (Эдит Крессоннан соң 30 ел узгач ул Франция тарихында бу вазифада икенче хатын кыз була [14]).

2022 елның 4 июлендә Э. Борнның икенче хөкүмәте төзелә. [15]

Гаиләсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1989 елның 30 июнендә Элизабет Борн Оливье Айикска (Olivier Allix) кияүгә чыга, 1995 елда аларның улы Натан туа. Соңрак гаилә таркалган.[16]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Ingeniera de larga trayectoria, incansable y despiadada. Así describen los analistas franceses a Élisabeth Borne, la nueva primera ministra de Francia — 2022.
  2. Stéphanie Trouillard (2022-05-19). New French Prime Minister Élisabeth Borne, daughter of a stateless Auschwitz survivor. France 24. 2022-12-04 тикшерелгән.
  3. Noémie Lair (2022-05-16). Enfance, parcours, patrimoine : douze choses à savoir sur Élisabeth Borne, nouvelle Première ministre. France Inter. әлеге чыганактан 2022-05-16 архивланды. 2022-05-17 тикшерелгән.
  4. Elisabeth Borne, ingénieure prisée par la gauche, future patronne de la RATP. l’Entreprise. L’Express (2015-04-17). әлеге чыганактан 2015-09-20 архивланды. 2017-06-01 тикшерелгән.
  5. Elisabeth Borne. Sa bio. Voici (2015-05-20). әлеге чыганактан 2017-05-21 архивланды. 2017-06-01 тикшерелгән.
  6. Sibylle Vincendon (2015-05-20). Elisabeth Borne. Elle a pris le métro. Liberation. әлеге чыганактан 2019-07-17 архивланды. 2017-06-01 тикшерелгән.
  7. Fanny Bouvard, Anne Tréguer (2019-07-17). Elisabeth Borne, la nouvelle ministre de la Transition écologique, a été préfète de la région Poitou-Charente. France bleu. әлеге чыганактан 2020-11-11 архивланды. 2019-07-17 тикшерелгән.
  8. Philippe Jacqué (2017-05-17). Elisabeth Borne, une « workaholic » aux transports. Le Monde. әлеге чыганактан 2017-06-02 архивланды. 2017-06-01 тикшерелгән.
  9. La ministre des Transports Elisabeth Borne nommée ministre de l'Écologie. Le Figaro (2019-07-17). әлеге чыганактан 2019-07-17 архивланды. 2019-07-17 тикшерелгән.
  10. Camille Romano (2022-05-16). 7 choses à savoir sur Élisabeth Borne, la nouvelle Première ministre. Journal du Dimanche. әлеге чыганактан 2022-05-18 архивланды. 2022-05-18 тикшерелгән.
  11. Remaniement : qui sont les ministres du gouvernement Castex. Le Figaro (2020-07-06). әлеге чыганактан 2020-07-07 архивланды. 2020-07-06 тикшерелгән.
  12. Макрон назначил Элизабет Борн новым премьер-министром Франции. Коммерсантъ (2022-05-16).
  13. Jeanne Paturaud et Steve Tenré (2022-05-16). DIRECT - Élisabeth Borne accueillie par Jean Castex à Matignon. Le Figaro. әлеге чыганактан 2022-05-16 архивланды. 2022-05-16 тикшерелгән.
  14. 30 ans après Édith Cresson, Élisabeth Borne est la deuxième femme à occuper le poste de Première ministre. BFM TV (2022-05-17). әлеге чыганактан 2022-05-17 архивланды. 2022-05-17 тикшерелгән.
  15. Voici le nouveau gouvernement d'Élisabeth Borne. Le Journal du Dimanche (2022-07-04). әлеге чыганактан 2022-07-04 архивланды. 2022-07-04 тикшерелгән.
  16. Nina Siahpoush-Royoux (2022-07-06). Élisabeth Borne Première ministre : qui est Olivier Allix, son ex-mari ?. Gala. 2022-12-04 тикшерелгән.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]