Эльсе Фишер

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Эльсе Фишер latin yazuında])
Эльсе Фишер
Туган телдә исем швед. Else Fisher
Туган 1 март 1918(1918-03-01)
Австралия
Үлгән 3 март 2006(2006-03-03) (88 яшь)
Найроби, Кения
Күмү урыны Северное кладбище[d][1]
Ватандашлыгы  Швеция
Һөнәре балет артисты, хореограф, актёр, режиссёр, язучы
Җефет İngmar Bergman
Балалар Лена Бергман[d]
Ата-ана
Кардәшләр Ранди Фишер[d]

Эльсе Мари Фишер, шулай ук Фишер-Бергман (швед. Else Marie Fisher; 1 март 1918, Мельбурн, Австралия3 март 2006, Стокһольм, Швеция) — швед биючесе, хореограф, актриса, театр режиссёры һәм драматург.

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Эльсе Фишер 1918 елның 1 мартында Австралияда, Мельбурнда туган. Әтисе Эйнар Фишер, инженер һәм һәвәскәр-энтомолог һәм әнисе Эйвор Фишер, тукыма буенча рәссам була. Кече сеңлесе Ранди, соңрак шулай ук рәссам һәм дизайнер була[2]. 1922 елда гаилә Стокһольмга күченә. 1929 елда Эльсеның әтисе вафат була[3].

Иртә яшеннән Эльсе биюче булырга хыяллана һәм 1939 елда бию укытучысы дипломын ала[3][2]. Халыкара карьерасына башланып киткән сугыш камасаулай, әммә биюче һәм хореограф булып эшли. 1942 елда ул Стокһольмның Sagoteatern театрында режиссер Ингмар Бергман белән таныша, Бергман биредә бу театр белән җитәкчелек итә. Соңрак ул Бергман белән аның постановкаларында хореограф сыйфатында хезмәттәшлек итә. Монда, 1942 елда, Эльче Фишер клоун Беппо турында балалар өчен пьеса яза, аны куя һәм үзе анда уйный. Төрле театр сәхнәләрендә куелган «Клоун Беппо» зур уңышка ия була[2][3][4].

1943 елда Эльсе Фишер Ингмар Бергманга кияүгә чыга[5]. Соңыннан Бергман үзенең «Laterna magica» язу китабында болай дип яза: «Мин күчмә актерлар төркеменнән Эльсе Фишерга өйләндем. Ул зирәк биюче һәм хореограф санала — күркәм, юмор хисе белән акыллы хатын». Тиздән парның кызлары Лена туа[5]. В 1944 елда алар бергә Хельсингборгка барырга җыена, анда Бергман кала театрын җитәкләргә тиеш була, әммә Эльседә һәм аның кызында туберкулез диагностикалана. Бергман яңгызы китә, хорегораф сыйфатында Эльче аңа үзе белән бергә укыган Мари Вигмандны тәкъдим итә. Режиссер һәм хореограф арасында тиздән роман башлана, һәм 1946 елда Бергман ары Лундстремга өйләнер өчен Эльсе белән аерылыша[3].[6] Ләкин Фишер белән Бергманның театр сәхнәсендә хезмәттәшлеге 1957 елга тиклем дәвам итә[3].

Өч ел дәвамында Эльсе Фишер Норрчёпингның Шәһәр театрында эшли, шуннан соң Стокһольмда (Skolteatern) балалар театры белән җитәкчелек итә, аның өчен берничә пьеса яза һәм куя, шул исәптән «Fantasilådan» (1947) һәм «Bygga hus» (1952) пьесалары[3]. Моннан тыш, 1945 елда аның «Клоун Беппо» пьесасы китап формасында нәшер ителә (Sagan om Beppo ritad och berättad av Else Fisher-Bergman), ә 1948 елда аның балалар өчен «Udda Person» китабы басылып чыга[2]. 1957 елда ул олы өчен бердәнбер «Porslinsfröken for television» пьесасын яза. 1957 елда Фишер язучыларның Швед гильдиясе әгъзасы була[3].

Эльсе Фишер 2006 елның 3 мартында Стокһольмда вафат була һәм Сольнада Төньяк зиратта җирләнә[3].[7]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 Fisher-Bergman, ELSE MARIESvenskagravar.se.
  2. 2,0 2,1 2,2 2,3 Svenskt författarlexikon, 1953, 177 бит.
  3. 3,0 3,1 3,2 3,3 3,4 3,5 3,6 3,7 Ingmarbergman.se
  4. Clownen Beppo, 1945.
  5. 5,0 5,1 Göteborgs Stadsmuseum
  6. Ингмар Бергман Жестокий мир кино (Лaтepнa магика) — М: Вагриус, 2005.
  7. Fisher-Bergman, Else Marie.