Яңа чукындырылган татарлар, алар өчен махсус сөрү җирләре бүлеп бирү һәм мәчетләрне җимерү турында

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Яңа чукындырылган татарлар, алар өчен махсус сөрү җирләре бүлеп бирү һәм мәчетләрне җимерү турында latin yazuında])
Яңа чукындырылган татарлар, алар өчен махсус сөрү җирләре бүлеп бирү һәм мәчетләрне җимерү турында
Нигезләнү датасы 18 июль 1593[1][2][3]
Дәүләт  Рус дәүләте
Автор Фёдор I[4][5]

Яңа чукындырылган татарлар, алар өчен махсус сөрү җирләре бүлеп бирү һәм мәчетләрне җимерү турында1593 елның 18 июлендә кабул ителгән патша Федор Иванович грамотасы.[6]

1552 елда Казан ханлыгын яулап алганнан соң, патша хакимияте яңа территорияләрне бөтен Россиянең социаль-икътисадый һәм сәяси тормышына кертү өчен шартлар тудырырга омтылды. Яңа җирләрнең дәүләт үзәгеннән ерак булуы, җирле халыкның гомуми дошманлыгы махсус идарә итү системасын таләп итә. Бу хәл җирле халыкны христианлаштыру турында карар кабул итүне тәлап итә.[7]

Патша Федор Иванович

Әмма, рус администрациясенең кискен басымы булуга карамастан, XVI гасыр азагына Иске татар бистәсе Казанның үзенә күрә мөселман шәһәре була. Анда Казан епархиясе күзәтүе астында уздырыла торган, христиан сәясәтенең рухи оппозициясе үзәкләре буларак, православие чиркәве тарафыннан каралган мәчетләр төзелә. 1591 елда Казан митрополите Гермоген патша Федор Иоаннвичка Кремль калкулыгы янәшәсендә мөселман храмнары барлыкка килүе турында борчылып яза. Нәтиҗәдә, 1593 елның 18 июлендә патша грамотасы дөнья күрә.

1593 елның 18 июлендә кабул ителгән патша Федор Иванович грамотасы яңы чукындырылган, әмма православ диненә кермәгән татарлар өчен Казан янында аерым бистәгә урнашырга, алар өчен чиркәү төзергә, христиан динен ташлаган өчен җәза бирергә, аларны кыйнарга, төрмәгә утыртырга һәм богауларга боерыра. Мөселманнарга православие динендәгеләрне крепостнойлыкка алу рөхсәт ителми, мөселманнарны хезмәткә алу тыела, акчаларын кысу рөхсәт ителә. Бу грамота воеводаларга 1740 елларга кадәр Иске Татар бистәсендә урнашкан барлык мәчетләрне җимерергә нигез булып тора.[8]

Казан кремле янындагы шәһәр посадына Үзәк Россия шәһәрләреннән рус кешеләре, сәүдәгәрләр һәм һөнәрчеләр күчеп килеп утыра. Бистәдә яшәүче татарларга шәһәрнең рус өлешенә бару тыела. XVII гасырның беренче яртысында да шундый хәл саклана. «Описания путешествия в Московию...» хезмәте авторы алман сәяхәтчесе Адам Олеарий (1603-1671 еллар) 1630 нчы елларда Казан турында болай дип язган: шәһәрдә руслар һәм татарлар яши, әмма кремльдә бары тик руслар гына, һәм бер генә татар да анда юк, анда аяк баскан татарларга үлем җәзасы яный. [9]

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Татарстанда дини тормыш

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. http://www.tataroved.ru/publicat/mecheti.pdf
  2. http://book.kyrgyz.ru/istoriya-tatarii-v-materialah-i-dokumentah/materialy-i-dokumenty-1371/3-rol-tserkvi-1389/spisok-s-gosudarevy-1395/
  3. https://pomnirod.ru/materialy-k-statyam/administrativno-territorialnoe-delenie-rossijskoj-imperii/gubernii-rossii/kazanskaya-guberniya/исторические-документы.-выписки/список-с-государевы-грамоты-о-новокрещенных-10-татарах.-об-отведении-для-них-особых-пашен-и-истреблении-мечети-18-июля-1593-г.html
  4. https://www.hse.ru/data/2015/09/03/1089658705/Программа%20факультатива_Христианство,%20исл..XI%20–%20XIX%20вв_осень%202015_Дмитриев.pdf
  5. https://kpfu.ru/pdf/portal/oop/292651.pdf
  6. Царская грамота в Казань, о построении слободы с церковью и переводе туда из уезда новокрещенов, поколебавшихся от соседства с иноверцами в православной вере, о разрушении татарских мечетей, с запрещением впредь строить оные, и о недозволении русским людям жить в услужении у татар и немцев.
  7. Реферат «Монастыри и политика христианизации в Среднем Поволжье во второй половине XVIXVII вв.»
  8. Милләттәшләр
  9. «Небо не входит во владения императрицы»

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Татарский энциклопедический словарь. — Казань: Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 1999. — 703 с., илл. ISBN 0-9530650-3-0

Тышкы сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]