Җәмилә Әхтәмова

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Җәмилә Әхтәмова latin yazuında])
Җәмилә Әхтәмова

Туу датасы: 6 май 1967(1967-05-06) (56 яшь)
Туу урыны: Татарстанның Зәй районы Кадер авылы
Милләт: татар
Эшчәнлек төре: язучы
Иҗат итү теле: татар
филология фәннәре кандидаты

Җәмилә Рәфхәт кызы Әхтәмовататар шагыйрәсе, галимә.

Тормыш юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Җәмилә Рәфхәт кызы Әхтәмова 1967 елнын 6 маенда Татарстанның Зәй районы Кадер авылында дөньяга килә. Бала чагы Тукай районының Иштирәк авылында үтә. Урта белемне Түбән Кама шәһәрендә ала. 1984 елда Татарстан Язучылар берлеге юлламасы белән Казан дәүләт университетының филология факультетына (әдәбият бүлегенә) укырга керә. Биш ел буе М.Мәһдиев, А.Яхин, А.Әхмәдуллин, Р.Ганиева, Х.Миңнегулов кебек остазлары хозурында укып үзенең филологик белемен арттыра. Казан дәүләт университетын тәмамлагач, Татарстан Мәгариф министрлыгы юлламасы белән бер ел Лаеш районының Ташкирмән авылы мәктәбендә укытучы булып эшли. Аннары, Казанга кайтып, шәһәрдә татар гимназияләре ачу хәрәкәте эшләренә якыннан торып катнаша, ахырда шуларның берсендә — 3 нче гимназиядә (хәзер 16 нчы татар гимназиясе) ике ел балаларга татар теле һәм әдәбияты укыта.

1992-1993 елларда ул Казан татар дәүләт яшь тамашачылар театрында әдәби бүлек мөдире, «Мәгърифәт» газетасы редакциясендә хатлар бүлеге җитәкчесе булып эшли. Аннары, Татарстан Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты сирәк китаплар һәм кулъязмалар бүлегендә аспирантура тәмамлый, «Йолдыз» газетасында әдәби тәнкыйть (1906-1918)» дигән темага кандидатлык диссертациясен яклый.

Җ.Әхтәмова — 1999 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

Төп басма китаплары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Хисләреңне җилгә чәчмә...: шигырьләр. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1994. — 796. —3000 д.
  • Мин китәрмен синнән...: шигырьләр / кереш сүз авт. Ф.Яруллин, Зөлфәт. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2001. — 128 б. — 5000 д.
  • Чәчләремдә кышның ак салкыны...: шигырьләр. — Казан: Полиграфия-нәшр. комбинаты, 2004. — 48 б. — 8660 д.
  • Таң җебедәй сызылып сине сагынганда...: шигырьләр. — Казан: Матбугат йорты, 2005. — 47 б. — 15000 д.

Файдаланган әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Мәхмүтова М. «Мин китәрмен синнән...» // Шәһри Казан. — 2002. — 17 май.
  • Фәхретдинова Ч. Кичер, Аллам, әгәр мөмкин булса, көч бир миңа... / Шәһри Казан. — 2004. — 9 гыйнв.
  • Мәхмүдов Ә. Учларымда — уттай диңгез ташы... // Шәһри Казан. — 2005. — 12 авг.

Әдипләребез. Биобиблиографик белешмәлек. Казан, Татарстан китап нәшрияты, 2009