Үкереч Колтык археология комплексы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Үкереч Колтык археология комплексы latin yazuında])
Үкереч Колтык археология комплексы
Дәүләт  Россия
Административ-территориаль берәмлек Үкрәч
Мирас статусы федераль әһәмияттәге Россия мәдәни мирас объекты[d]
Ирешү 500 м севернее
Моңа бәйле сурәт
Карта

Үкереч Колтык археология комплексы (рус. Рождественский археологический комплекс (Татарстан)) — бронза гасырдагы җирлекләрне һәм каберлекләрне, Казан яны, Азелин, Имәнкискә, Идел буе Болгары һәм башка археологик культураларны үз эченә алган археология комплексы.[1]

Татарстан Республикасы Лаеш районының Үкереч Колтык авылы янында урнашкан.

Комплексны өйрәнү тарихы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Үкереч Колтык археология комплексы

Үкереч Колтык авылы тирәсендә археологик һәйкәлләр XIX гасырда тикшеренүчеләрнең җитди игътибарын җәлеп итә башлый. Аларны күп кенә танылган галимнәр һәм борынгы тарихны яратучылар текшергән, алар арасында : Н. А. Головкинский, И. А. Износков, П. И. Кротов, А. А. Штукенберг һәм башкалар.[1][2]


«Лаеш өязендә Үкереч Колтык курганын тикшерү турында». Атап үтелгән курганда хатын-кыз бизәнү әйберләре: кечкенә каланчалы көмеш муенса, беләзек, йөзек һәм берничә кисәк көмеш табылды. Яковлев әфәнде раславынча, бу курган элек болгарлар яшәгән шәһәрлекне саклаган вал булган; аның мәйданының күпчелек өлеше Мишә елгасы белән юылган, ул яр буенда урнашкан. Г. Пономарёв, сүз уңаеннан, табылган муенса, аның оригинальлеге буенча, бу төрдәге табылдыклар арасында бердән-бер булуын әйтте.

— Общее Собрание 14 февраля 1888 года // Протоколы заседаний Казанского общества археологии, истории и этнографии / Известия Общества археологии, истории и этнографии при Императорском Казанском университете. — Том VII. — Казань: «Типография Императорского Университета», 1889. — С. V.

Үкереч Колтык авылы тирәсендәге археологик материалларны туплау тарихы В. Ф. Генинг, В. Е. Стоянов, Т. А. Хлебникова, И. С. Вайнер, Е. П. Казаков һәм Р. К. Вәлиевнең «Татарстан АССРның Үкереч Колтык авылы янындагы археологик һәйкәлләр» (1962 ел) һәм «Татарстан АССРның археологик картасы»нда (1981 ел) шактый тулы чагылыш тапты.

Казу эшләренең төп нәтиҗәләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

В. Ф. Генинг җитәкчелегендәге археологлар төркеме Куйбышев сусаклагычы Мишә култыгының төньяк яры янындагы Үкереч Колтык археология комплексы территориясендә казылмаларда соңгы бронза гасырның жирләү урыннары, Имәнкискә культурасының торак калдыклары булган урыны, каберлеге тулысынча яндыру йоласы белән башкарылган (күмүләрдә пыяла һәм таштан пешкән муенсалар, бронза пычаклар, бизәнү әйберләре һәм костюм детальләре табылган), шулай ук органик калдыклар белән капланган балчык савытлар эчендә бутка табылган.

Мишә елгасының уң як ярында землянкалары булган Болгар җирлегенең калдыклары табылган. Мәдәни катламның әйбер комплексында монголларга кадәр чордагы болгар мәдәнияте әйберләре, керамикасы булуы ачыкланган.[1]

1970 елда ачылган Үкереч Колтык V каберлегендә 273 җирләү урыны ачылган, шулардан: 1 кабер соңгы бронза гасырга карый, 101 кабер азелин археология культурасына, 171 кабер болгар (мөселман) мәдәниятенә карый.[1][2]

Азелин җирләүләрендә (якынча III - V йөзләрдә) корал предметлары җыелмалары (кылычлар, күчермәләр очышлары, тимер боҗралар, шлемнар һ. б.)белән ир-атлар калдыклары, бизәнү әйберләре һәм костюм детальләре җыелмалары белән хатын-кызлар калдыклары табыла.

Кайбер мөселман каберләрендә XIV-XV йөзләргә караган аерым әйберләр табылган.[1]

Комплекс составы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Үкереч Колтык археология комплексы составына федераль әһәмияттәге мәдәни мирас объекты (бердәм дәүләт реестрында теркәү номеры ОКН №161741307140006) Үкереч Колтык I һәм II каберлекләр («Рождественское - I-II» каберлеге) , федераль әһәмияттәге мәдәни мирас объекты Үкереч Колтык («Рождественское - IV» селище) , Рождественский V каберлекләре керә.

Хәзерге торышы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Үкереч Колтык археология комплексының күп кенә һәйкәлләре XXI гасыр башына Куйбышев сусаклагычы сулары белән юылган һәм аларны кире кайтау мөмкин үгел.

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Үкереч Колтык

Тәтеш II шәһәрчеге

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 1,2 1,3 1,4 Старостин П. Н. РОЖДЕСТВЕНСКИЙ КОМПЛЕКС// Татарская энциклопедия: В 6 т./ Гл. ред. М. Х. Хасанов, ответ. ред. Г. С. Сабирзянов. — Казань: Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 2010. — Т. 5: Р — С — Т. — С. 130.
  2. 2,0 2,1 Старостин П. Н. Рождественский V могильник

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Старостин П. Н. РОЖДЕСТВЕНСКИЙ КОМПЛЕКС// Татарская энциклопедия: В 6 т./ Гл. ред. М. Х. Хасанов, ответ. ред. Г. С. Сабирзянов. — Казань: Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 2010. — Т. 5: Р — С — Т. — С. 130.

Тышкы сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Энциклопедия «ПЕРМСКИЙ КРАЙ» 2021 елның 31 гыйнвар көнендә архивланган.