Һайер корпорациясе урамы (Яр Чаллы)
Төбәк | Татарстан |
---|---|
Шәһәр | Яр Чаллы |
Һайер корпорациясе урамы, Haier корпорациясе урамы (рус. улица Корпорации Хайер, улица Корпорации Haier) — Татарстанның Яр Чаллы шәһәре Автозавод районында урнашкан урам.
Почта индексы 423800.
Кординатлары 55.717305°, 52.48799°.
Тарих
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]2019 елның 23 маенда узган Яр Чаллы шәһәр шурасының XXXI утырышында Сәнәгать урамының Мотор урамыннан шәһәр читенә кадәрге өлешен Haier корпорациясе хөрмәтенә Haier корпорациясе урамы итеп атарга карар кабул ителә (ике каршы, бер битараф тавыш белән)[1]. Әлеге тәкъдим белән Haier корпорациясе администрациясе үзе чыккан булган. Кытайның Haier корпорациясе 2016 елда Яр Чаллыда (Татарстан) суыткычлар җитештерүче завод ача[2][3].
- 2018 елда Haier корпорациясе Яр Чаллыда 125 га мәйданны биләячәк сәнәгать паркы төзергә планлаштыруын игълан итә[4]. Проектка керткән инвестиция күләме – 1 млрд доллар. Әлеге сәнәгать паркында 5 мең яңа эш урыны булдыру күздә тотыла[5]
- 2019 елның сентябрендә кер юу машиналары җитештерүче завод ачу күздә тотыла.
- 2024 елга кадәр Яр Чаллыда Чулман сәнәгать паркы җирлегендә «Акыллы» (рус. Умный) завод һәм көнкүреш техникасы һәм электроника җитештерүче 3 завод ачу планлаштырыла. Проектка керәчәк инвестиция күләме — 30 млрд сум[6].
Кызыклы факт
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Haier корпорациясе исеме белән аталган урамнар дөньяда өчәү булган — Төньяк Каролина штатында (АКШ), оешманың ватаны булган Циндао шәһәрендә (Кытай), Һиндстанда. Чаллыдагы урам — дүртенчесе[7].
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Наталия Гарипова. В честь корпорации Хайер назвали улицу в Набережных Челнах. chelny-izvest.ru, 23.05.2019 (рус.)
- Почтовый индекс Улица Промышленная г. Набережные Челны
- Haier корпорациясе урамы Яр Чаллы картасында
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ Улица Корпорация Haier появится в Набережных Челнах. pikabu.ru, 22.05.2019(рус.)
- ↑ Завод Haier открыт. bitprice.ru, 22.04.2016(рус.)
- ↑ Сайт Компания Haier в России 2019 елның 24 июнь көнендә архивланган.(рус.)
- ↑ В Набережных Челнах одну из улиц назвали в честь корпорации Haier. idelreal.org, 24.05.2019(рус.)
- ↑ Депутаты Набережных Челнов назвали в честь корпорации Haier одну из улиц на окраине города. Татар-информ, 23.05.2019
- ↑ Haier откроет «Умный» завод в Набережных Челнах 2019 елның 24 июнь көнендә архивланган.. haier.com, 19.06.2019(рус.)
- ↑ «Это четвертая улица в мире, названная в честь Haier…»(рус.)