Һэлли Берри

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Һэлли Берри latin yazuında])
Һэлли Берри
Halle Berry
Фото
Һэлли Берри. 2017
Туган исеме:

ингл. Maria Halle Berry

Туган көне:

14 август 1966(1966-08-14) (57 яшь)

Туу җире:

АКШ, Оһайо, Кливленд

Гражданлыгы:

АКШ АКШ

Һөнәр:

киноактриса, модель

Карьера:

1989 — х. в.

Бүләкләр:

«Алтын глобус» премиясе«Эмми» премиясе
Оскар премиясе

IMDb:

ID 000932

hallewood.com

Һэлли Берри, Мария Һэлли Берри (ингл. Maria Halle Berry, 1966 елның 14 августы, АКШ, Оһайо, Кливленд) — АКШ кино һәм телевидение актрисасы. Иң күп гонорарга (фильм саен 10 млн $ га) эшләүче актрисаларның берсе. «Эмми» (2000), «Алтын глобус» (2000), «Оскар» (2002) премияләре лауреаты. Кино тарихында төп рольне башкарган өчен Оскар премиясе бирелгән беренче кара тәнле актриса.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1966 елның 14 августында АКШның Оһайо штатында Кливленд шәһәрендә туган. Bedford High School урта мәктәбен, Cuyahoga Community College көллиятен тәмамлаган.

1980 еллар башында берничә матурлык конкурсында катнаша: 1986 елда «АКШ гүзәле» исемен ала. 1986 елда «Дөнья гүзәле» конкурсында катнашып, 6нчы урынны ала. Әлеге конкурста АКШтан катнашкан беренче кара тәнле кыз.

1980 еллар азагында кино сәнгатенә кереп китә. Спайк Ли (ингл. Spike Lee) төшергән «Jungle Fever» (тат. Тропиклар бизгәге) фильмында башкарган Вивиан роле аңа танылу китерә.

2002 елда алман-швейцарияле кинорежиссер Марк Фостер (ингл. Marc Forster) куйган «Monster's Ball» (тат. Монстрлар балы) фильмында уйнаган Летиция Масгроув роле өчен Оскар премиясенә лаек була.

2004 елда француз супервайзеры Питоф (фр. Jean-Christophe «Pitof» Comar) куйган «Catwoman» (тат. Хатын-мәче) фильмында уйнаган төп роле өчен 12,5 млн $ акча ала.

2005 елда «Иң начар уйнаучы актриса» буларак «Кура җиләге» антипремиясенә лаек дип табыла.

Гаилә хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Икенче ире җырчы Эрик Бене. 2008

Әнисе — ак тәнле, чыгышы белән Англиядән. Әтисе — кара тәнле, Оһайо штатында туган.
Беренче ире (1993—1997 елларда) — баскетболчы Дэвид Җастис (14.04.1962).
Икенче ире (2001—2005 елларда) — музыкант Эрик Бене (15.10.1966).
Өченче ире-өйдәше (2005—2010 елларда) — фотомодель Гэбриэл Обри (30.08.1976). Кызлары: Нала Ариэла Обри (16.03.2008).
Дүртенче ире (2013—2016 елларда) — француз актеры Оливье Мартинес (12.01.1966). Уллары: Масео Роберт Мартинес (05.10.2013).

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Август аенда кабынгын йолдызлар. Һэлли Берри. «Сөембикә», 2016 ел, август, 63нче бит. ISSN 0869-1398

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тышкы сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]