Әбелфида
Күренеш
| Әбелфида | |
|---|---|
| Туган телендәге исеме | гарәп. إسماعيل بن علي بن محمود بن مُحمَّد بن عُمر بن شاهنشاه الأيُّوبي |
| Туган | ноябрь 1273 Димәшкъ[1] |
| Үлгән | 27 октябрь 1331 (57 яшь) Хәма[d], Сүрия[1] |
| Һөнәре | географ, тарихчы, астроном, йолдызсөйләмче, сәясәтче, хаким, язучы, эрудит |
| Балалар | Аль-Афдаль Мухаммад[d] |
| Фән өлкәсе: | ислам фәлсәфәсе[d], география һәм ислам тарихы[d] |
Әбелфида (ноябрь 1273, Димәшкъ[1] — 27 октябрь 1331 (Julian), Хәма[d], Сүрия[1]) — гарәп галиме. Мәмлүк солтаннарының Кече Азия яуларында (1301, 1315) катнаша һәм шул елларда үзенең мәшһүр тарихи әсәре «Әл-Мөхтәсәр фи тарих әл-бәшәр» («Кешелекнең кыскача тарихы»)ның төп өлешен яза. 1320 елда Хәма әмирлегенә (Сүрия) хаким итеп билгеләнә һәм Мәлик ал-Мөәйяд кушаматын ала. Астрономия, медицина, тарих, ботаника, география белән шөгыльләнгән. «Тәкъвим әл-бөлдан» («Дәүләтләр тәртибе», 1321) әсәренең беренче бүлегендә Җирнең бүленеше, экватор, җиде икълим (климат) турында языла, диңгезләр, күлләр, елгалар һәм таулар тасвирлана. Икенче бүлегендә Җир мәмләкәтләре турында мәгълүматлар бирелә.
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- 1 2 3 4 Deutsche Nationalbibliothek Record #118500333 // Gemeinsame Normdatei — 2012—2016.