Әлрагый

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Әлрагый latin yazuında])

Әлрагый (гарәп. الراعيәр-ра‘и — «көтүче»[1]; Кефей γ, Кефей гаммасы, γ Cep) — Кефей йолдызлыгының куш йолдызы. +3,22 йолдызча зурлыктагы йолдыз Җирдән 45 яктылык елы ераклыкта урнашкан.

Йолдыз системасы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әлрагый A — K1IV спектр сыйныфылы кызгылт-сары субзур йолдыз. Аның яктыртучанлыгы 8,2 Кояшныкына тигез.

Әлрагый B — M1V спектр сыйныфылы кызыл кәрлә йолдыз. A йолдызы тирәсендә якынча 68 ел эчендә әйләнеп чыга, орбитаның зур ярымкүчәр якынча 20 а.б., сузылган (эксцентриситет 0,41).

Әлрагый Abпланета. A йолдызы тирәсендә 903 көн (2,5 ел) эчендә әйләнеп чыга, орбитаның зур ярымкүчәр 2,04 а.б., аз сузылган (эксцентриситет 0,115). Планетаның массасы кимендә 1,59 Юпитерныкы тигез.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Рагый — көтүче, хайван багучы, чабан. — Гарәпчә-татарча-русча алынмалар сүзлеге: татар әдәбиятында кулланылган гарәп һәм фарсы сүзләре / К.З. Хәмзин, М.И. Мәхмүтов, Г.Ш. Сәйфуллин. — Казан: Тат. кит. нәшр., 1965. — 792 б. — Б. 476.