Әхәт Вилданов
Әхәт Вилданов | |
---|---|
Туган | 1 август 1944 (80 яшь) Ишембай районы, БАССР, РСФСР, СССР |
Ватандашлыгы | СССР Россия |
Әлма-матер | Башкорт дәүләт университеты |
Һөнәре | язучы, әдәбият белгече |
Эш бирүче | Мифтахетдин Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогика университеты |
Гыйльми дәрәҗә: | филология фәннәре кандидаты[d] |
Әхәт Вилданов (1 август 1944 ел) — әдәбият белгече, югары мәктәп укытучысы. Филология фәннәре кандидаты (1978). Башкортстан Республикасының атказанган мәгариф хезмәткәре (2007), Россия Федерациясенең мактаулы югары һөнәри белем бирү хезмәткәре (2009), Башкортстанның мәгариф отличнигы (2006). Башкортстан Язучылар берлеге әгъзасы (1994).
Биографиясе
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Әхәт Ханнан улы Вилданов 1944 елның 1 августында БАССРның Макар районы Кәбәч бистәсендә туган.
- 1970 елда Башкорт дәүләт университетының филология факультетын тәмамлый.
- 1974 елдан Тарих, тел һәм әдәбият институтында эшли.
- 1982 елдан алып Башкорт дәүләт педагогия университетында укыта: 1984-1990 елларда әзерлек факультеты деканы, 1993-2004 елларда башкорт әдәбияты һәм мәдәнияте кафедрасы мөдире, бер үк вакытта 1995-1996 елларда башкорт филологиясе факультеты деканы.
Гыйльми эшчәнлеге
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Әхәт Вилдановның фәнни тикшеренүләре башкорт әдәбияты тарихына багышланган. Мифтахетдин Акмулла, Ибраһим Абдуллин, Әнүр Вахитов, Рәшит Солтангәрәев һ. б. иҗаты турында тәнкыйть мәкаләләре авторы. 6 томлы «Башкорт әдәбияты тарихы» (1990-1996) басмасы авторларының берсе, 60-тан артык фәнни хезмәт авторы.
Мактаулы исемнәре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Мифтахетдин Акмулла исемендәге премия лауреаты (1990)[1]
- Башкортстан Республикасының мәгариф отличнигы (2006)
- Башкортстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре (2007)
- Россия Федерациясенең мактаулы югары һөнәри белем бирү хезмәткәре (2009)
Хезмәтләре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Акмулла — яктылык җырчысы. — Уфа, 1981.
- Башкирские просветители-демократы XIX века. — М., 1981 (автордаш) .
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Чыганаклар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Шаһиев Ф. Акмулланың хак юлыннан — «Башкортстан» гәзите, 2014 й., 13 сентябрь.
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Сафуанов С.Г. Вилданов Әхәт Ханнан улы // Башкорт энциклопедиясе — Уфа: «Башкорт энциклопедиясе» гыйльми-нәшрият комплексы, 2015—2020. — ISBN 978-5-88185-143-9.
- 1 август көнне туганнар
- 1944 елда туганнар
- Ишембай районында туганнар
- Әлифба буенча шәхесләр
- Россиянең шәрәфле югары һөнәри белем бирү хезмәткәрләре
- Филология фәннәре кандидатлары
- Башкорт дәүләт университетын тәмамлаучылар
- Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәрләре
- Мифтахетдин Акмулла премиясе лауреатлары
- Башкортстан галимнәре
- Башкортстанның мәгариф отличниклары