Эчтәлеккә күчү

KGB төркеме

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/KGB төркеме latin yazuında])
Bu mäqäläneñ latin älifbasındağı igezäge bar.
KGB — Kazan Gruppası Bedretdin
рәсем
Төп мәгълүмат
Жанрлар

татарча рок, джаз

Состав

Дениз Бәдретдин
Марсель Баһаутдин
Глеб Антонов
Володя Яров
Константин Кузнецов
Дмитрий Каплев


«KGB törkeme» яки «Kazan Gruppası Bedretdin» 1992 елда фин татары Дениз Бәтретдин тарафыннан нигезләнгән татар альтернатив этно рок/джаз-оркестры.

1992 елга кадәр «The Sounds of Tsingishan (Чынгызхан тавышлары)», «Башкарма» төркемнәрендә чыгыш ясаган Дениз Бәдретдин 1992 елның августында Казанга Беренче бөтендөнья татар конгрессына чакырыла. Ул анда Гала-концертта катнаша.

Бу елны бөтендөнья татарлары тарихта беренче тапкыр җыелалар һәм Бәдретдин бердәнбер Россия һәм БДБ илләреннән булмаган кеше була.

Бу вакыт куелган концерт, шулай ук, KGB төркеменең оешу вакыты булып та тора, чөнки монда Дениз Бәдретдин белән Глеб Антонов (саксофон), Язнур Гарипов (гитара), Константин Кузнецов та катнашалар. Төркем «Spekulantlarga sälamnär» җырын башкара.

1993 елдан төркем рок прогрессив йогынтылы татар халык музыкасын оештыра. Шул ук вакытта, Бәдретдин үзенең татар телендәге җырларын булдыра башлый.

Төркемнең Казанда, Петербургта, Һелсинкидә, Ярвенпяяда, Каустиненда, Нефтекамада чыгышлары була. Мәскәүдәге беренче чыгыш 2003 елның апрелендә була.

«ТАТАРСТАН POYEZI» альбомы.

KGB төркеме үзенең беренче «ТАТАРСТАН POYEZI» альбомын «Akbazar Oy»дә 2003 елда чыгара.

Бу CDны Каллус, Мәскәү, Һелсинки калаларындагы 2003 елның апрелендә узган үзләренең «Bez Tawiş işetäbez (Без тавыш ишетәбез)» исемле турларыннан соң чыгаралар.

Альбомда ике халыкара музыкант та кунак буларак бар:

  • lkayem;
  • Yulcinin yazmishi;
  • Birelma, tatar haligi;
  • һ.б.[1]

Төркем әгъзалары

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Төркемдә кайчандыр булган әгъзалар

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
  1. Музыкаль архив., archived from the original on 2016-03-05, retrieved 2011-11-01