Лиз Трасс

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Лиз Трасс latin yazuında])
(Liz Trass битеннән юнәлтелде)
Лиз Трасс
Бөекбритания премьер-министры
Вазыйфада
2022 елның 6 сентябре – 2022 елның 20 октябре
Аңа кадәр Борис Джонсон
Дәвамчысы Риши Сунак
Бөекбритания чит ил эшләре министры
Вазыйфада
2021 ел – 2022 ел
Аңа кадәр Доминик Рааб
Бөекбритания тышкы сәүдә министры
Вазыйфада
2019 ел – 2021 ел
Аңа кадәр Лиам Фокс
Дәвамчысы Энн-Мари Тревельян
Туган 26 июль 1975(1975-07-26)[1] (48 яшь)
Оксфорд, Бөекбритания[1]
Җефет Хью О'Лири[d][2][3]
Әни Priscilla Mary Grasby[d][4]
Әти Джон Кеннет Трасс[d][1]
Белем Школа Раундхэй[d][1] һәм Мөртон көллияте[d][1]

Лиз Трасс, Мэри Элизабет «Лиз» Трасс (ингл. Mary Elizabeth "Liz" Truss, 1975 елның 26 июле, Оксфорд) – Бөекбритания сәясәтчесе, 2022 елның 6 сентябреннән Бөекбритания премьер-министры[5] (2022 елның 20 октябрендә отставкага китүен игълан итә[6]). Бөекбританиянең: 2021-2022 елларда ― чит ил эшләре, 2019-2021 елларда ― тышкы сәүдә министры. 2022 елның 5 сентябреннән Бөекбританиянең Консерватив партиясе лидеры.

Бөекбританиянең өченче (Маргарет Тэтчер һәм Тереза Мэйдан соң) хатын-кыз премьер-министры.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1975 елның 26 июлендә Оксфордшир графлыгы башкаласы Оксфорд шәһәрендә туган. Әнисе ― шәфкать туташы һәм педагог Присцилла Мэри Трасс, әтисе ― математика профессоры Джон Кеннет. Балачагы Йоркшир графлыгындагы Лидс шәһәрендә узган. Лидста дәүләт мәктәбендә укыган, аннары Оксфорд университетының Мертон көллиятендә философия, сәясәт һәм икътисад өйрәнгән. Финанс белеме алгач, Shell һәм Cable & Wireless компанияләрендә эшләгән. 2008 елда иҗтимагый хезмәтләр өлкәсенә шәхси бизнесны җәлеп итү планнарын эшләүче Reform аналитика үзәге директоры урынбасары итеп билгеләнә[7].

Сәяси карьера[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1996 елда Консерватив партиягә керә. 1998-2000 елларда Луишем Дептфорд сайлау округының консерватив ассоциациясен җитәкли. 2001 елда Уэст-Йоркшир графлыгы Хемсуорт округыннан, 2005 елда шул ук графлыкның Колдер Вэлли округыннан Бөекбритания парламентының түбән палатасы – Җәмгыять палатасына сайлану омтылышлары ясаган (икесе дә уңышсыз тәмамланган). 2010 елның 6 маенда узган парламент сайлауларында Көньяк-Көнбатыш Норфолк округыннан депутат булып сайлана[8]. 2012 елның сентябрендә премьер-министр Дэвид Кэмерон үзенең беренче кабинетында берьюлы 50 яңа кешене вазифага билгели, Лиз Трасс мәгариф министрының парламент ярдәмчесе итеп билгеләнә[9].

Консерватив хөкүмәтләрдә эшләү (2014-2021)[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2014 елның 15 июленнән – Кэмерон кабинетында әйләнә-тирә мохит, азык-төлек һәм авыл хуҗалыгы министры[10]. Беренче министр портфелен алган вакытта Трасс Британия тарихында иң яшь хатын-кыз министр була.

2015 елның 7 маенда чираттагы парламент сайлауларында элекке округында 50,9 % тавыш җыя һәм парламент мандатын саклап кала[11].

2015 елның 11 маенда Дэвид Кэмеронның икенче кабинетында әйләнә-тирә мохит, азык-төлек һәм авыл хуҗалыгы министры вазифасында кала[12].

2016 елның 14 июлендә Тереза Мэйның беренче кабинетында юстиция министры һәм лорд-канцлер итеп билгеләнә[13].

2017 елның апрелендә Министрлар кабинеты Тереза Мэйдан Лиза Трассны лорд-канцлер вазифасыннан азат итүне һәм бу вазифаны юстиция министры вазифасыннан аеруны таләп итә[14].

2017 елның 11 июнендә Тереза Мэйның икенче кабинетында казначылыкның баш секретаре итеп билгеләнә.

2019 елның 24 июленнән – Борис Джонсон кабинетында тышкы сәүдә министры һәм Бөекбритания сәүдә советы рәисе.

2019 елның 10 сентябрендә, хөкүмәт сәясәте белән риза булмаган Эмбер Рад отставкасыннан соң, Лиза Трасс, элекке вазифаларына кушып, хатын-кызлар һәм тигезлек эшләре буенча министр итеп билгеләнә[15].

Чит ил эшләре министры (2021-2022)[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2021 елның 15 сентябрендә Джонсонның икенче кабинетында Британия тышкы эшләр министры итеп билгеләнә[16].

Бөекбритания Аурупа берлегеннән чыкканнан соң, 2021 елның 21 декабрендә Аурупа Берлеге белән мөнәсәбәтләрне җайлау өчен сөйләшүләр алып баручы итеп билгеләнә[17].

Консерватив партия җитәкчесе (2022)[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Борис Джонсонның Бөекбритания премьер-министры һәм Консерватив партия лидеры вазифаларыннан китүеннән соң, вакантлы урыннарга төп дәгъвачыларның берсе булып кала. 2022 елның 20 июлендә Риши Сунак белән консерваторлар лидеры өчен тавыш бирүнең соңгы турына чыга[18].

2022 елның 5 сентябрендә Консерватив партия әгъзаларының тавыш бирү нәтиҗәләре игълан ителә: Трасс 53 % белән җиңә һәм партиянең яңа лидеры була[19].

Сәяси позициясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2021 елның 30 ноябрендә Латвиядә узган НАТО илләренең тышкы эшләр министрлары очрашуында чыгыш ясап, Трасс, Украинага һөҗүм итсә, Россиянең стратегик хата ясаячагын белдерә һәм Мәскәүне явыз ниятле активлыкта гаепли[20].

2021 елның 29 декабрендә Лиз Трасс Россиядә «Мемориал» хокук саклау оешмасын бетерү уңаенна тирән борчылуын белдерә. Трасс сүзләре буенча, «Мемориал» дистә еллар дәвамында совет чоры җинаятьләре беркайчан да онытылмасын өчен армый-талмый эшләгән. «Аны ябу — Россиядә сүз ирегенә тагын бер җимергеч удар», ди сәясәтче[21].

2022 елның 21 гыйнварында Австралиядә чыгыш ясап, Россия агрессиясе очрагында Украина халкының кыю каршылык күрсәтәчәгенә ышаныч белдерә һәм Украинага элек тә монголлардан алып татарларга кадәр һөҗүм итүләрен (ингл. They have known invading forces before — from the Mongols to the Tatars) әйтә[22].

2022 елның 22 гыйнварында Трасс Россияне Украинада Россия яклы сәясәтче Евгений Мураевны хакимияткә китерү максатыннан түнтәрелеш әзерләүдә гаепли[23].

2022 елның 10 февралендә, Россиягә визит белән килгәч, Сергей Лавров белән сөйләшүләрдә Россия гаскәрләрен Украина чигеннән чыгаруны таләп итә, Ростов һәм Воронеж өлкәләренең кайсы илдә урнашуын белмәвен күрсәтә[24].

Украинадагы сугыш

2022 елның 27 апрелендәге чыгышында ул Украинага хәрби ярдәмне арттырырга һәм Россияне икътисадый изоляцияләргә чакыра[25]:

Украинадагы сугыш – безнең уртак сугыш, чөнки Украина җиңүе безнең барыбыз өчен дә стратегик таләп. [ ... ] Украинага авыр кораллар, танклар һәм самолетлар бирергә кирәк — без запасларны кулланырга һәм җитештерүне арттырырга тиеш. [...] Без Украинаның гына түгел, Балкан илләре һәм Молдова һәм Грузия кебек илләрнең дә бәйсезлеген һәм иреген яклау мөмкинлеген гарантияләргә тиеш.

Ул шулай ук Көнбатыш илләренең Россияне көнбатыш базарларыннан куып чыгару өчен икътисади көч кулланырга тиешлеген өсти[25]:

Дөнья икътисадына керү кагыйдәләрне үтәүгә бәйле булырга тиеш.

Шәхси тормышы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2000 елда Элизабет Трасс финанс директоры Хью О'Лирига (Hugh O' Leary) кияүгә чыга, гаиләдә ике кыз туа[26]: Фрэнсис (Frances, 2006), Либерти (Liberty, 2008)[27].

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 1,2 1,3 1,4 1,5 Who's who(untranslated), 1849. — ISSN 0083-937X
  2. https://www.theguardian.com/politics/2022/sep/05/pizza-nights-and-sleepovers-how-liz-truss-children-may-cope-with-life-at-no-10
  3. Landler M. A Hawkish Diplomat Takes Control, Facing Hard Times and Johnson’s Ghost — 2022.
  4. Pas L. v. Genealogics — 2003.
  5. Jacob Thorburn and Chay Quinn (2022-09-06). New Prime Minister LIVE: Liz Truss meets Queen in Balmoral as she is appointed new PM and will address the nation from Downing Street after Boris Johnson resigned. MailOnline. 2022-09-06 тикшерелгән.
  6. The 8 shortest serving UK prime ministers in modern history.
  7. Adam Withnall (2014-07-15). Liz Truss MP: The new Environment Secretary, her clash with the 'Turnip Taliban' and a controversial rise through the Tory ranks. Independent. әлеге чыганактан 2016-03-02 архивланды. 2016-02-21 тикшерелгән.
  8. Elizabeth Truss MP. Democracy Live. BBC News. әлеге чыганактан 2014-07-17 архивланды. 2016-02-20 тикшерелгән.
  9. John Burn-Murdoch (2012-09-06). Cameron's cabinet reshuffle: the full list of government ministers. The Guardian. әлеге чыганактан 2016-01-14 архивланды. 2016-02-21 тикшерелгән.
  10. Cabinet: David Cameron's new line-up. BBC News (2014-07-15). әлеге чыганактан 2015-05-28 архивланды. 2016-02-20 тикшерелгән.
  11. Norfolk South West. Election 2015. BBC News. әлеге чыганактан 2016-01-22 архивланды. 2016-02-20 тикшерелгән.
  12. Cabinet reshuffle: Amber Rudd and Sajid Javid promoted. BBC News (2015-05-11). әлеге чыганактан 2015-05-11 архивланды. 2015-09-01 тикшерелгән.
  13. Andrew Sparrow (2016-07-14). May's cabinet reshuffle: Michael Gove sacked and replaced with Elizabeth Truss - live updates. Guardian. әлеге чыганактан 2016-07-14 архивланды. 2016-07-14 тикшерелгән.
  14. Kate McCann (2017-04-05). Liz Truss should be stripped of Lord Chancellor role, Cabinet ministers urge Theresa May. The Telegraph. әлеге чыганактан 2017-06-07 архивланды. 2017-06-11 тикшерелгән.
  15. Liz Truss given ministerial role covering equalities and women's issues. BBC News (2019-09-10). әлеге чыганактан 2022-03-12 архивланды. 2019-09-12 тикшерелгән.
  16. Reshuffle: Boris Johnson fires Gavin Williamson as he rings cabinet changes. BBC News (2021-09-16). әлеге чыганактан 2021-09-15 архивланды. 2021-09-16 тикшерелгән.
  17. Dan Sabbagh (2021-12-21). Liz Truss to hold Brexit talks with EU over NI protocol. The Guardian. әлеге чыганактан 2022-01-24 архивланды. 2022-01-24 тикшерелгән.
  18. Сунак и Трасс вышли в финал борьбы за пост премьер-министра Британии 2022 елның 20 июль көнендә архивланган. RT на русском (20 июля 2022)
  19. Tory leadership result LIVE: Liz Truss wins battle to become UK's new Prime Minister. Mirror (2022-09-05). 2022-09-05 тикшерелгән.
  20. Cтраны НАТО опять предупреждают Россию 2021 елның 1 декабрь көнендә архивланган.. Би-би-си, 1.12.2021.
  21. Вслед за "Международным Мемориалом"* в России ликвидировали и его правозащитный центр. 29 декабрь 2021 тикшерелде.
  22. Michael Fullilove (2022-01-21). "Building a global network of liberty" - Address by the Rt Hon Elizabeth Truss MP. Lowy Institute. әлеге чыганактан 2022-01-24 архивланды. 2022-01-24 тикшерелгән.
  23. Michael Holden (2022-01-23). UK accuses Kremlin of trying to install pro-Russian leader in Ukraine. Reuters. әлеге чыганактан 2022-01-23 архивланды. 2022-01-24 тикшерелгән.
  24. Глава МИД Британии объяснила ошибкой слова об отсутствии у России суверенитета над Ростовом и Воронежем. Коммерсантъ (2022-02-10). әлеге чыганактан 2022-03-09 архивланды. 2022-02-10 тикшерелгән.
  25. 25,0 25,1 Push Russia out of whole of Ukraine, says Truss 2022 елның 28 апрель көнендә архивланган., BBC, 28.04.2022
  26. Andy McSmith (2014-07-18). Liz Truss: Conqueror of the Turnip Taliban. Independent. әлеге чыганактан 2022-06-08 архивланды. 2016-02-21 тикшерелгән.
  27. Alice Fuller, Danni Scott (2022-07-14). 'HAPPILY MARRIED' Who is Liz Truss’s husband Hugh O’Leary?. The Sun. әлеге чыганактан 2022-08-11 архивланды. 2022-08-11 тикшерелгән.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]