PH

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/PH latin yazuında])
Лимон согында лимон әчелеге 5%-6% булганга күрә pH=2,2 (югары әчелелек)

PH яки сутуар күрсәткече (водород күрсәткече, латинча pondus Hydrogenii - сутуар авырлыгы дигән сүз, "пэ-аш" дип әйтелә) - сулы эремәләрнең әчелелек дәрәҗәсе, сутуар ионнары концентрациясе белән бәйләнгән, бик сыекланган эремәләрдә сутуар ионнары активлыгына тиң.

Сулы эремәләр өчен PH < 7 әчелекле эремәгә туры килә, PH > 7 нигезле эремәгә туры килә.

Формула буенча -PH сутуар ионнары активлыгыннан (моль/литр) унарлы логарифмга тигез:

Әчелек-нигез индикаторлары ярдәмендә билгеләнә, PH-үлчәгече белән үлчәнә.

Төшенчә 1909 елда Дания галиме Сөренсен тарафыннан кертелгән.

Тасвир[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чиста суда сутуар ионнары [H+] һәм гидроксид-ионнар ([OH]) концентрацияләре бертигез һәм 22 °C температурасында 10−7 моль/л тәшкил итә.

Әгәр эремәдә ике төр ионнар концентрациясе бертигез булса, эремә нейтраль реакциягә ия.

Суга әчелек кушылса, сутуар ионнары концентрациясе (сутуар ионы беркетелгән кушылма) арта, ә гидроксид-ионнар концентрациясе кими.

Шул чак: [H+] > [OH] очракта, эремә әчелекле дип атала, [OH] > [H+]  очракта — нигезле дип атала.

pOH[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Эремәдә OH ионнары күрсәткече эремәнең нигезлелеген күрсәтә, һәм 25 °C температурасында , шуңа күрә:

pH күрсәткече төрле эремәләрдә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

pH күрсәткече
Матдә pH Индикатор төсе
Геотермаль су Даллол вулканы янында ≈ 0
Электролит кургаш аккумуляторда <1,0
Ашказаны сүле 1,0–2,0
Лимон согы (лимон әчелеге 5 %) 2,0±0,3
Азык серкәсе 2,4
Алма согы 3,0
Кока-кола 3,0±0,3
Каһвә 5,0
Шампунь 5,5
Чәй 5,5
Исән кеше тиресе 5,5
Әчелекле яңгыр < 5,6
Эчәргә яраклы су 6,5–8,5
Сөт 6,6–6,93
Селәгәй 6,8–7,4
Чиста су, 25 °C 7,0
Кан 7,36–7,44
Диңгез суы 8,0
Кул сабыны (майлы) 9,0–10,0
Нашатырьлы спирт 11,5
Агарткыч (хлор акшары) 12,5
Селте куертылган эремәләре >13

Кеше каны рН нормаль дәрәҗәсе 7,36 тәшкил итә, әгәр рН 6,95 төшсә, кеше аңын югалта, әгәр рН 7,7 күтәрелсә - бик көчле көзән җыеру башлана.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]