Бөтендөнья күчмәләр уеннары 2018

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Бөтендөнья күчмәләр уеннары 2018 latin yazuında])
Бөтендөнья күчмәләр уеннары
Шигарь Көч бердәмлеге!
Рух бердәмлеге!
Оештыручы-шәһәр Чулпан-Ата, Кыргызстан байрагы Кыргызстан
Ачу тантанасы 2018 елның 2 сентябре
Ябу тантанасы 2018 елның 8 сентябре
Уеннарны ачучы Сооронбай Жээнбәков, Кыргызстан президенты
Олимпия уты
Олимпия антын бирүчеләр
Милли олимпия комитетлар саны
Спортчылар саны 2000+
Спорт төрләре саны
Уйнатылган медальләр саны
Төп стадион исеме Чулпан-Ата ипподромы
Рәсми сайт worldnomadgames.com

Бөтендөнья күчмәләр уеннары 2018 (ингл. 2018 World Nomad Games, кырг. Дүйнөлүк көчмөндөр оюндары 2018) — өченче Бөтендөнья күчмәләр уеннары 2018 елның сентябрендә Кыргызстанның Чулпан-Ата шәһәрендә узды. 2018 елгы Бөтендөнья күчмәләр уеннарында дөньяның 66 иленнән 1,5 меңнән артык спортчы катнашты, алар 37 спорт төре буенча көч сынашты.[1]

2016 елда узган уеннарда дөньяның 80 иленнән шул исәптән традицион күчмә булмаган спортчылар да катнашты[2][3][4].

Ачылу тантанасында Төркия Президенты Рәҗәп Таййип Әрдоган (хатыны белән), Казакъстан Президенты Нурсолтан Назарбаев, Маҗарстан премьер-министры Виктор Орбан, Татарстан Президенты (РФ) Рөстәм Миңнеханов, БГӘ тәхет варисы шаһзадә Мөхәммәд әл-Шәркый һ. б. катнашты[5].

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]