Йолдыз Миңнуллина
Йолдыз Миңнуллина | |
---|---|
Туган телдә исем | Йолдыз Фәрваз кызы Миңнуллина |
Туган | 6 апрель 1985 (39 яшь) Казан, ТАССР, РСФСР, СССР |
Ватандашлыгы | Россия |
Әлма-матер | Казан (Идел буе) федераль университеты һәм А. М. Горький ис. Әдәбият институты |
Һөнәре | язучы, журналист |
Бүләк һәм премияләре | «Яңа татар пьесасы-2007» премиясе . |
Йолдыз Миңнуллина (Йолдыз Фәрваз кызы Миңнуллина) — XXI гасыр татар шагыйрәсе, журналист. «Калеб» иҗади берлеге лидерларының берсе. «Яңа татар прозасы» конкурсын оештыручы. «Яңа татар пьесасы-2007», «Тантана» (2022) премияләре лауреаты. ТР Язучылар берлеге әгъзасы.
Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Татарстан Республикасы Казан шәһәрендә туа. Татар гимназиясен тәмамлый. Казан дәүләт университетының механика-математика факультетына укырга керә. Әдәбиятка булган мәхәббәте КФУның татар филологиясе факультетына алып килә. Аны тәмамлагач, Мәскәүдә Әдәбият институтында укый.
2002 елдан «Ялкын» журналында эшли башлый. 2011 елдан алып 2016 елга кадәр журналның баш редакторы була.[1]
Иҗаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
2011 елда Татарстан китап нәшриятында «Күк тирмәсе» дигән бердәнбер[2] шигырьләр җыентыгын бастыра.
«Зөһрә» (Кариев театры), «Мергасовский», «Төшке ялдан соң» спектакльләре авторы.[3]
Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- 2007 ― «Яңа татар пьесасы-2007» премиясе
- 2022 ― «Тантана» премиясе ― «Сезон уңышлары өчен» (рус. За достижения в сезоне) номинациясендә[4]
Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Күк тирмәсе : шигырьләр / Йолдыз Миңнуллина. - Казан : Татарстан китап нәшрияты, 2011. - 46, [1] с. : ил.; 17 см.; ISBN 978-5-298-02049-7.
- Йолдыз Миңнуллина. // Ак юл. Яшь язучылар иҗаты (төзүчеләр Ркаил Зәйдулла, Вакыйф Нуриев). Казан, 2012, 7-19нчы бит. ISBN 978-5-4428-0003-6
Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- ↑ Йолдыз Миннуллина покинула пост главного редактора журнала «Ялкын»., archived from the original on 2020-04-06, retrieved 2020-04-06
- ↑ Йолдыз Миннуллина: «Я не последний татарский поэт, после нас идет новое поколение».
- ↑ Йолдыз Миннуллина пробует себя в роли популяризатора татарских поэтов, а Тимур Бекмамбетов следит за этим.
- ↑ Объявлены победители театральной премии Министерства культуры РТ «Тантана». 2022 елның 29 март көнендә архивланган. Министерство культуры Республики Татарстан, 28.03.2022