Кабак бөгелү

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Кабак бөгелү latin yazuında])
Кабак бөгелү
Сурәт
Саклык белгечлеге медицина генетикасы[d]
ICD-9-CM 374.00[1][2]
 Кабак бөгелү Викиҗыентыкта
Энтропион
Трахома чыгарган энтропион һәм трихиаз
МКБ-10 H02.002.0, Q10.210.2
МКБ-9 Калып:ICD9
DiseasesDB 29643 29643
MedlinePlus 001008 001008
eMedicine oph/212  oph/212 
MeSH D004774 D004774

Күз кабагының эчкә бөгелүе, энтропион - күз кабагы йомылу кыры белән күз алмасы ягына бөгелә.

Инволюцион бөгелү[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Инволюцион бөгелүдә башлыча аскы кабак зарарлана, чөнки өскенең киңрәк тарзаль пластинкасы бар һәм аның урнашуы тотрыклырак. Озак булган кабак бөгелүе белән пациентларда керфекләрнең өзлексез мөгезкатлауга тиеп торуы (псевдотрихиаз) мөгезкатлауның ярсытуына, нокталы эпителиаль эрозияләргә һәм авыр очракларда — җәрәхәтләр һәм паннус ясалуга китерә ала.

Патогенез[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Патогенез яшь белән бәйле кабакның сыгылмалы һәм фиброз тукымаларның дегенерациясеннән гыйбарәт, бу түбәндәге нәтиҗәләргә китерә.

  1. Кабакның горизонталь хәлсезлеге күз ярыгының тарзаль пластинкасы һәм почмаклар сеңерләре тартылудан килеп чыга.
  2. Кабакның вертикаль тотрыксызлыгы аскы кабакның ретракторлары көчсезләнү, бүленүе яки аерылудан килеп чыга. Ретрактор хәлсезлеген аскы кабакның экскурсиясе аска караганда кимү белән ачыклана.
  3. Кабакларны кыскач әйләнмәле мускулның пресепталь өлеше аның претарзаль өлешен «каплый», нәтиҗәдә тарзаль пластинканың аскы кырые күз алмасыннан алга күчәргә, ә өске кырые — кабакны эчкә таба бөгеп, күз алмасына омтыла.

Дәвалау[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Вакытлыча дәвалау любрикантлар, контактлы линзалар кулланудан, кабакны пластырь белән эләктереп куюдан, әйләнмәле мускулны Cl. botulinum токсины инъекциясе белән хемоденервациядән гыйбарәт.

Хирургик дәвалау түбәндәге сәбәпләрне юк итүгә юнәлгән.

  1. Иң еш очрый торган кабакның горизонталь хәлсезлеген латераль канталь асылманы яки үтәли чөйсыман кисеп алуны кулланып төзәтәләр.
  2. Каплау һәм бүлү
    1. кабакны кайтаручы аркылы җөйләр, артык каплауны булдырмый һәм берничә айга вакытлы коррекцияне тәэмин итә;
    2. Вис ысулы озаграк коррекцияне тәэмин итә. Ул кабакны тулы катлы горизонталь аерудан һәм кабакка кайтаручы җөйләр салудан тора. Эз күзнең әйләнмәле мускулының пресепталь һәм претарзаль өлеше арасында киртә ясый, кайтаручы җөй аскы кабак ретракторының хәрәкәтен тарзаль пластинкадан тирегә һәм әйләнмәле мускулга күчерә;
    3. Джонс ысулы аскы кабак ретракторы тарттыруын тәэмин итә, шулай итеп аларның көчен арттыра һәм әйләнмәле мускулның пресепталь һәм претарзаль өлеше арасында киртә ясый. Бу ысулны беренчел дәвалау сыйфатында куллану мөмкин, әмма ешрак рецидив очракларында кулланалар.

NB Хирургик катнашуга берничә процедура керә ала.

Җөйле бөгелү[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Патогенез[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Җөйле бөгелү кабакның чагылган җөйләнүе нәтиҗәсендә формалаша, ул өске яки аскы кабакның кырыен күз алмасына таба тарта. Сәбәбе булып җөйләүче конъюнктивит, трахома, җәрәхәтләр һәм химик пешүләр була ала.

Дәвалау[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1. Консерватив дәвалау керфекләрнең яралаучы йогынтысыннан мөгезкатлауны саклауга юнәлгән, моның өчен контактлы линзалар кулланалар.

2. Хирургик дәвалау җиңел очракларда — алга таба кабак кырыен кайтару белән аркылы тарзотомия (тарзаль борылыш). Авыр бөгүләрне дәвалау каталулы.

Дәвалау мөгезләнгән конъюнктива һәм җөйләнеп үзгәргән кыскарган тарзаль пластинканы катлаулы трансплантатлар белән алыштыруга юнәлгән.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Джек Кански. Клиник офтальмология. Системалаштырылган караш. / редакторлар: Еричева В.П.. — 2009. — Б. 944. — ISBN 83-7609-034-8.