Карача-Елга

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Карача-Елга latin yazuında])
Карача-Елга
баш. Ҡарасайылға
Дәүләт  Россия
Нәрсәнең башкаласы Карача-Елгинский сельсовет[d][1]
Административ-территориаль берәмлек Карача-Елгинский сельсовет[d], Бөре өязе һәм Бөре кантоны
Сәгать поясы UTC+05:00
Халык саны 600 (2010)[2]
Почта индексы 452245
Җирле телефон коды 34780
Карта

Карача-ЕлгаБашкортстанның Кушнаренко районындагы татар авылы, авыл җирлеге үзәге. 2010 ел җанисәбен алу буенча биредә 600 кешенең яшәве мәгълүм.

Демография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1917 елда авыл хуҗалыгы сан алу вакытында Мәскәү волосте, Карача-Елга авылында 269 хуҗалыкта 1584 кеше яши. Шул исәптән 262 йортта мишәрләр яши (1543 кеше), 7 йортта – башкортлар (41 кеше).[3]

Халык саны
2010[2]
600

1979 һәм 2002 елда (76%) халык ялгыш рәвештә башкорт итеп яздырылган[чыганагы?].

Җитештерү тармагы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

“Карача-Елга” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы эшли. 2009 елда предприятиеның 8 сөрү тракторы (Алтай, ДТ), 3 куәтле (1 Кировец, 2 Т-150 К), 8 универсаль (Беларусь), техник культуралар өчен (рәт арасын сөрә торган) – 1 (Т-70) трактор булган. Чәчүлекләр: бодай - 570 га, арпа – 510, көнбагыш 120 га, арыш («чулпан-7» сорты) - 650.[4]

Социаль тармак[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Амбулатория, УП (унитар предприятие) “Күмәк”

Мәгариф[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Авылда татар урта мәктәбе эшли. 2010-11 уку елында Карача-елга мәктәбендә 100 бала укыган.

Авылның атаклы кешеләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Географик урынлашу[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • район үзәгенә кадәр (Кушнаренко): 22 км
  • якындагы тимер юл станциясенә (Уфа): 80 км

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]