Кызыл Кама чирмеш педагогика укуханәсе

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Кызыл Кама чирмеш педагогика укуханәсе latin yazuında])
Кызыл Кама чирмеш педагогика училищесы
Элеккеге исемнәр Бөре укытучылар семинариясенең чирмеш бүлекчәсе;
Бөре чирмеш педагогика техникумы
Нигезләү елы 1921
Ябылу елы 1956
Урын РСФСР байрагы БөреНикул (БАССР )

Кызыл Кама чирмеш педагогика училищесы (рус. Краснокамское марийское педагогическое училище, Николо-Берёзовское марийское педагогическое училище) – Башкортстанның башта Бөре шәһәрендә, соңыннан Никул авылында 1921 - 1956 елларда эшләп килгән мөгаллимнәр әзерләүче урта һөнәри уку йорты.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1921 елда, Бөре укытучылар семинариясен (рус. Бирская инородческая учительская школа) үзгәртеп корганнан соң, Бөре чирмеш педагогика техникумы буларак ачыла.

1924 елда Бөре татар-башкорт педагогика техникумы белән берләштерелә.[1]

1934 елда Никулга күчерелә, чирмеш өлкә педагогика техникумы дип аталып йөртелә.

1938 елдан Кызыл Кама чирмеш педагогика училищесынә (рус. Краснокамское марийское педагогическое училище) үзгәртелә.

Төзелеше[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Уку йорты башлангыч сыйныф мөгаллиме дигән белгечлеккә укыта.

Укуханәдә чирмеш, татар, удмурт бүлекчәләре булдырыла.

Башта көндезге, 1938 елдан читтән торып уку бүлекләре эшли.

Борай, Калтасы, Тәтешле, Яңавыл районнарында филиаллары ачыла. Уку йорты каршында укытучыларның белемен камилләштерү курслары оештырыла.

Уку йортының китапханәсе, талиблар өчен тулай торагы, тиры була, укыту-тәҗрибә җир кишәрлеге, ярдәмче хуҗалыгы белән тәэмин ителә.

Чыгарылыш[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Уку йорты эшләү дәверендә республиканың төньяк-көнчыгыш авыл районнары өчен 2 000 белгеч әзерләп чыгара.

Танылган шәкертләре арасында Н.И. Исанбаев, И.И. Исекеев, П.И. Сюткин була.

1956 елда ябыла.

Чыганак[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Башкортстан (белешмәлек) сайты

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1930 елда әлеге техникумнан янәдән аерылып чыга.