Тәнзилә Дәүләтбирдина: юрамалар арасында аерма

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Тәнзилә Дәүләтбирдина latin yazuında])
Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Üzgäreş (бәхәс | кертем)
Юл номеры - 129: Юл номеры - 129:
[[Төркем:XX гасыр шагыйрьләре]]
[[Төркем:XX гасыр шагыйрьләре]]
[[Төркем:XXI гасыр шагыйрьләре]]
[[Төркем:XXI гасыр шагыйрьләре]]
[[Төркем:Тәрҗемәчеләр]]
[[Төркем:Башкорт тәрҗемәчеләр]]
[[Төркем:Хатын-кыз язучылар]]
[[Төркем:Хатын-кыз шагыйрьләр]]
[[Төркем:Хатын-кыз драматурглар]]
[[Төркем:Хатын-кыз журналистлар]]
[[Төркем:Хатын-кыз тәрҗемәчеләр]]

27 сен 2020, 14:20 юрамасы

Тәнзилә Дәүләтбирдина

Тугач бирелгән исеме: Тәнзилә Салих кызы Дәүләтбирдина
Туу датасы: 3 август 1964(1964-08-03) (59 яшь)
Туу урыны: ССРБ, РСФСР, БАССР, Белорет районы, Тимер
Ватандашлык: ССРБ ССРБ
Россия байрагы РФ
Эшчәнлек төре: шагыйрә, журналист
Иҗат итү еллары: 1983 — х. в.
Юнәлеш: поэзия, драматургия, публицистика
Жанр: поэма, пьеса, шигырь
Иҗат итү теле: башкорт
Дебют: «Тау сукмагы», 1989
Премияләр: Шәехзадә Бабич премиясе
БР атказанган мәдәният хезмәткәре

Тәнзилә Дәүләтбирдина, Тәнзилә Салих кызы Дәүләтбирдина (баш. Тәнзилә Сәлих ҡыҙы Дәүләтбирҙина, 1964 елның 3 августы, ССРБ, РСФСР, БАССР, Белорет районы, Тимер) — шагыйрә, драматург, журналист, БР Язучылар (1992) һәм Журналистлар (2006) берлекләре әгъзасы. БР яшьләренең Шәехзадә Бабич премиясе лауреаты (1997), БР атказанган мәдәният хезмәткәре (2014).

Тәрҗемәи хәле

1964 елның 3 августында Белорет (хәзерге Бөрҗән) районы Тимер авылында укытучы гаиләсендә туган. Композитор Газиз Дәүләтбирдинның сеңлесе. Бөрҗән районы Иске Монасыйп авылы урта мәктәбен (1981), Башкорт дәүләт университетының филология бүлеген (1986) тәмамлаган.

Хезмәт юлы

1986—1987 елларда Республика халык иҗаты һәм мәдәни-агарту эше гыйльми-методик үзәгенең библиография бүлегендә эшли.

1987—1993 елларда «Пионер» (хәзерге «Аманат») журналында хезмәт итә.

1994 елдан башлап, Башкортстан дәүләт телерадиоширкәте журналисты.

2001 елда «Атна» (Аҙна, Неделя) нәшрият йортында эшли.

2002 елдан З. Биишева исемендәге «Китап» нәшриятында: 2003 елдан мөхәрририят мөдире, 2004 елдан баш мөхәррир урынбасары.

2005—2007 елларда — «Башкортстан укытучысы» (Башҡортостан уҡытыусыһы) журналының баш мөхәррире.

2007—2009 елларда — Башкортстанның Китап палатасы директоры.

2010—2020 елларда БР Урман хуҗалыгы министрлыгында әйдәп баручы киңәшче вазифасында эшли.

2020 елның мартыннан — «Ватандаш» журналының әдәбият бүлеге мөдире[1].

Иҗаты

«Тел генәм»

Сөйдергән дә, көйдергән дә
Гөлдәй асыл тел генәм!
Сандугачтай сайрар кошым
Җилфер, җилфер җил генәм,
Әй тел генәм, тел генәм.

Ил генәмнең йөзек кашы,
Халкымның күз карасы.
Эзли күрче, таба күрче
Телне яклар чарасын.

Ата-бабам мирас иткән
Байлыгының иң мулын.
Аңга сеңгән сөекле тел,
Хәзинәгә тиң булып.

Бетмәслек бай хәзинәгә
Зыян салмасын яшьләр.
Алар белсә тел кадерен –
Милләтем дә мең яшәр![2]
Тәнзилә Дәүләтбирдина

1980-еллар башыннан поэзия жанрында эшләп килә. Мәктәп һәм студент елларында ук шигырьләре республика газета-журналларында дөнья күрә. 1989 елда «Тау сукмагы» (Тау һуҡмағы) исемле беренче шигырь җыентыгы басылып чыккан. «Кыз хәтере» (Ҡыҙ хәтере, 1992), «Мин кем?» (1997), «Кояшлы җыр» (Ҡояшлы йыр, 2003), «Җәй кызы» (Йәй ҡыҙы, 2008), «Канатлы йөрәк» (Ҡанатлы йөрәк, 2014) исемле җыентыкларында урын алган шигырь-поэмаларында автор заман сулышын сизгер тоя һәм көнүзәк мәсьәләләрне күтәрә, әсәрләрендә ил һәм халык киләчәге өчен борчылу мотивлары өстенлек итә.

Лирик-фәлсәфи шигырь-поэмаларында автор кешенең җирдәге билгеләнеше, кешеләр арасындагы үзара мөнәсәбәтләр, кешенең табигать белән бәйләнеше хакында уйлана, тормыш асылына төшенергә омтыла.

Нечкә лиризм белән сугарылған, югары гражданлык рухында язылган әсәрләре ихласлыгы белән күңелне яулый. Әсәрләренә милли колорит хас. Шагыйрәнең поэмалары гадәти булмаган сюжетҡа корыла. Алар көчле тойгы, сызлану, уйланулардан яралган кебек.

Т. Дәүләтбирдина тәрҗемә өлкәсендә дә актив эшли: Владимир Высоцкий, Александр Пушкин, Марина Цветаева һ. б. шигырьләрен башкорт теленә тәрҗемә иткән.

Драматургия өлкәсендә дә үзен таныта: «Минем гаиләм» (Минең ғаиләм) пьесасы — М. Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театрында, «Югалту» (Юғалтыу) пьесасы Сибай башкорт драма театры сәхнәсендә куелган.

Т. Дәүләтбирдина шигырьләренә композиторлар Салават Низаметдинов, Газиз Дәүләтбирдин (бертуган абыйсы), Ришат Сәгыйтов, Салават Сәлмәнов һ. б. җырлар иҗат иткән.

Күп кенә әсәрләре төрле телләргә тәрҗемә ителгән һәм Россия халыклары телләрендәге журналларда һәм газеталарда, шулай ук Евразия Язучылар берлегенең «Кардәш каләмнәр» әдәби журналында басыла.

2012 елда Төркиянең Чанаккале[калыпны мәкаләдән алып куярга] шәһәрендә узган IV Халыкара шигърият форумында катнаша. Азәрбайҗан шагыйре Мамед Исмаил Т. Дәүләтбирдина шигырьләрен төрек теленә тәрҗемә итү теләген белдерә.

2014 елда Искешәһәрдә (Төркия) үткән төрки дөнья әдәби журналлары редакторларының IV конгрессында Тәнзилә Дәүләтбирдина төрки телле дәүләтләрнең Язучылар Берлеге составына керә[3].

2020 елда З. Биишева исемендәге «Китап» нәшрияты тарафыннан «Көзге алмалар» (Уфа: Китап, 2019) хикәяләр, пьеса, поэма, шигырьләр җыентыгы өчен Салават Юлаев премиясенә тәкъдим ителә[4].

Китаплары

  • Тау сукмагы. Уфа, 1989.(башк.)
  • Кыз хәтере. Уфа, 1992.(башк.)
  • Мин кем? Уфа, 1997.(башк.)
  • Кояшлы җыр. Уфа, 2003.(башк.)
  • Җәй кызы. Уфа, 2008.(башк.)
  • Канатлы йөрәк. Уфа, 2014.(башк.)
  • Көзге алмалар. Уфа: Китап, 2019.(башк.)

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

  • 1997 — БР яшьләренең Шәехзадә Бабич премиясе«Мин кем?» җыентыгы (1997) өчен
  • 2014 — БР атказанган мәдәният хезмәткәре
  • М. Кашгарый исемендәге Халыкара хикәяләр, Кайгысуз Абдал исемендәге Халыкара шигърият (Төркия) конкурслары лауреаты[5]

Сылтамалар

башкорт телендәге әсәрләре

Искәрмәләр