Го (уен): юрамалар арасында аерма

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Го (уен) latin yazuında])
Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Derslek (бәхәс | кертем)
Derslek (бәхәс | кертем)
Юл номеры - 20: Юл номеры - 20:
[[Төркем:Интеллектуаль уен төрләре]]
[[Төркем:Интеллектуаль уен төрләре]]
[[Төркем:Япония мәдәнияте]]
[[Төркем:Япония мәдәнияте]]
[[Төркем:Кытай мәдәнияте]]

13 мар 2013, 16:43 юрамасы

Го уены тактасы (гобан)

Го (яп. ; также кыт. 围棋 вэйци, кор. 바둑 бадук) – борынгы тарихлы стратегик өстәл уены. Бөтендөнья акыллы уеннарның 5 төп төре арасына керә.

Өстәл уены буларак 5 мең ел элек Кытайда барлыкка килә («вей-чи» - тактадагы уен), Корея («бадук» - ташлар белән уйнау), Япония («Го» - иероглифлар «яшәү һәм үлем»не аңлата) һ.б. дәүләтләрдә тарала. Уенның кыскача мәгънәсе: тактадагы сызыклар (19 вертикаль, 19 горизонталь) кисешкән буш нокталарга чиратлап ташлар (181 кара, 180 ак) куя барып, уенчылар зуррак мәйданны әйләндереп алырга тырышалар. Җиңүче булып иң күп очко җыйган уенчы санала (яулап алынган нокталар һәм әсирлеккә алынган ташлар саны буенча).

Татарстанда

Татарстанда го 1975 елдан үсештә. 1976 да Р.Г. Нәҗметдинов исемендәге шахмат һәм шашка сарае каршында Казан го уенчылары клубы оештырыла. Клубның җыелма командасы 1983-84, 1990 елларда Европа чемпионы була. 1978 дән Татарстан (ирләр һәм хатын кызлар) чемпионатлары, яшүсмерләр беренчелекләре (12, 16, 18 яшькә кадәрге), 1993 тән республикада го уенын башлап җибәрүче А.И. Васильев истәлегенә халыкара мемориал уздырыла. 1990 да Казанда Р.Г. Нәҗметдинов исемендәге балалар-яшүсмерләр олимпия резервы үзәк шахмат мәктәбендә го уены бүлеге ачыла (җитәкчесе - Россиянең атказанган тренеры В.Д. Шикшин). Го Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт, Бөгелмә шәһәрләрендә үсеш ала. Иң яхшы уенчылар - Россия, Европа, дөнья чемпионнары Р.М. Гатауллин, И.С. Детков, А.Г. Динерштейн, А.А. Кульков, Р.В. Сәйфуллин, В.Д. Соловьёв, С.В. Шикшина (Русия гроссмейстрлары), А.М. Дугин, Т.М. Дугин, И. Немлий, Д. Сөләйманова, И.В. Шикшин. ТР җыелма командасы - 2001 елда Европа чемпионы. ТРның иң яхшы тренерлары - В.Д. Соловьёв, В.Д. Шикшин.

Чыганаклар

Калып:Link FA Калып:Link FA Калып:Link FA Калып:Link GA Калып:Link GA Калып:Link GA