Боралак
Боралак (беренче атамасы геликоптер, фр. hélicoptère - ἕλικος «спираль, винт» һәм πτερόν «канат» сүзләреннән ясалган, шулай ук рус алынмасы «вертолет») , күтәрү көче һәм тартуы бер яки берничә йөртүче һава винтлары ярдәмендә барлыкка килә торган очу аппараты. Йөртүче винтларының саны (бер, ике, күп винтлы) һәм аларның үз-ара урынлашуы (бер күчәргә утыртылган, буй, аркылы), двигательләренең саны (бер, ике, күп двигательле), йөртүче винтлары күчергеченең тибы (механик, реактив), тәгаенләнеше (күп максатлы, коткару, транспорт өчен һ.б.), йөк күтәрүчәнлеге (җиңел, уртача, авыр һ.б.) буенча аерылалар. Аппарат вертикаль юнәлештә күтәрелә һәм утыра ала, һавада бирелгән биеклектә “эленеп” тора, теләсә нинди күчәр буйлап күчә һәм аның тирәсендә әйләнә ала. Хәрби һәм граждан авиациясендә киң файдаланыла.
Эчтәлек |
Боралаклар төзү́ [үзгәртү]
Авиация машиналары төзү тармагы. Боралаклар төзү - техник яктан аеруча нык үсеш алган сәнәгать тармагы. Боралаклар төзү өчен югары фәннилек, югары дәрәҗәдә кооперация һәм җитештерү концентрациясе хас. Боралак кебек очкыч аппарат төзү идеясе самолёт төзи башлаганга кадәр үк (19 йөз ахыры) мәгълүм булса да, шактый соңрак гамәлгә ашырыла. Боралакларны Русиядә серияләп чыгару Казан вертолёт заводында (КВЗ) 1950 елларда Ми-1 аппаратларыннан башлана. Ми-1 сериясендәге беренче 25 боралак 1952 елның җәендә Тушинода (Мәскәү) Авиация көненә багышланган парадта катнаша. Боралаклар өчен ике төп үсеш юнәлеше билгеләнә: аларның йөк күтәрүчәнлеген арттыру һәм чагыштырма очу-техник сыйфатламаларын яхшырту. Көч бирү җайланмасын пешкәкле двигателе булган Ми-1, Ми-4, Ка-18, Ка-26 боралаклары урынына газ турбиналы двигательләр белән җиһазланган һәм икътисади сыйфатламалары яхшырак булган 2 нче буын - Ми-2, Ми-6, Ми-8, Ка-25 боралаклары алмашка килә. 3 нче буын боралаклары Ми-17, Ми-26, Ка-32 тагын да яхшырак эксплуатацион һәм икътисади сыйфатламаларга ия, аларда тавышны, вибрацияне киметә торган композит материаллар һәм камилләштерелгән җиһазлар файдаланыла. 4 нче буын Ми-28, Ми-172, Ми-38, Ка-50, Ка-60, «Ансат» боралакларын төзегәндә фән, техника һәм технологиянең өр-яңа казанышлары кулланыла. СССРда һәм Русиядә боралак проектлары М.Л. Миль һәм Н.И. Камовларның махсус конструкторлык бюроларында төзелә, Ростов (Ми-1, Ми-6, Ми-24, Ми-26), Күмертау (Ка-26, Ка-27, Ка-32), Улан-Удэ (Ка-25, Ми-8), Арсеньев (Ми-24, Ми-34, Ка-50), Ырынбур (Ми-1) шәһәрләрендә серияләп җитештерелә. Казан - боралаклар эшләп чыгаручы иң эре үзәкләрнең берсе. 1951 елда Ми-1 боралакын җитештерү үзләштерелә. КВЗда Ми-4 боралакы 1 ел эчендә проектлаштырыла һәм төзелә, сыйфатламалары ягыннан ул чит илләрнекеннән өстенрәк була. Ми-4 - Русиядән чит илләргә чыгарыла торган беренче боралак.
Башкортстанда 1950 нче еллар уртасыннан Уфа моторлар ясау җитештерү берләшмәсендә Ми 1, Ми 6, Ми 26 боралак механизмнары (салышлык автоматы, күчергеч валы булган вентилятор, йөртүче винтларның тормозы), Ка 27, Ка 29, Ка 32 боралак өчен йөртүче винтларның колонкалары чыгарыла. 60нчы еллар азагында Күмертау авиация җитештерү предприятиесендә Н.И.Камов ис. Махсус КБ да (Люберцы ш.) проектланган төрле модификациядәге ике двигательле боралак, күп максатлы җиңел боралак җитештерү үзләштерелә.
Дөньяда иң киң таралган (70 илдә файдаланыла) Ми-8 боралакын серияләп чыгаруны КВЗ 1965 елда үзләштерә, аерым чорларда елына 350 дән артык боралак җитештерә, барлыгы 4000 ләп боралак экспортка җибәрелә. Кайбер елларда сатудан алынган валюта кереме СССРда авиация экспортыннан кергән барлык акчаның яртысыннан күбрәген тәшкил итә.
1957 дә КВЗда боралакларны серияләп җитештерүне конструкторлык күзәтчелегендә тоту өчен Казанда ОКБ-387 җирлегендә баш конструктор Г.И. Бакшаев җитәкчелегендә М.Л. Миль исемендәге Мәскәү боралак заводының Казан филиалы оештырыла (хәзер «Боралакы Ми» - КНПП - Казан «Ми вертолётлары» фәнни-җитештерү предприятиесе). Соңрак М.Л. Миль ОКБсының Казан филиалы Улан-Удэ шәһәрендәге авиация заводында Ми-8 боралакларын һәм аның модификацияләрен эшләп чыгаруга да күзәтчелек итә. ОКБ-387дә Ми-8 боралакының күпсанлы модификацияләрен проектлаштыруның төп эшләре башкарыла. 1972 дә - Ми-14 боралакы, 1976 да - өченче буын Ми-8МТ боралакы, 1982 дә тәҗрибә боралакы Ми-18 төзелә.
1990 елларда илдә урнашкан яңа икътисади мөнәсәбәтләр КВЗга «Ансат», «Актай» кебек боралакларны мөстәкыйль проектлаштыру мөмкинлеге бирә.
Турыдан-туры КВЗ катнашында оештырылган предприятиеләр: «Омега» (проектлаштыру эшләрен фәнни-техник оештыру), «Заречье» (җирдә хезмәт күрсәтүче заманча чаралар эшләү һәм җитештерү), «Кристалл» (КВЗ боралакларын заказчылар таләпләренә туры китереп җиһазлау программалары), «Хелико» (боралакларда медицина комплексларын оештыру концепциясен эшләү), «Авиаремсервис» (эчке һәм тышкы базарны запас детальләр белән тәэмин итү), «Эрдас» (төзәтү-торгызу эшләрен оештыру) тикшеренү үзәкләре. 1
Шулай ук карагыз [үзгәртү]
- Автожир
- Боралак динамикасы
- Боралак җитештерүчеләре
- Цикложир
- Роторлы очучы аппаратлар исемлеге
- Миниатюр боралак
- Радио-идарәле боралак
Искәрмәләр [үзгәртү]
- Искәрмәләр
- Әдәбият
- Chiles, James R. The God Machine: From Boomerangs to Black Hawks: The Story of the Helicopter. New York: Bantam Books, 2007. ISBN 0-553-80447-2.
- Cottez, Henri. Dictionnaire des structures du vocabulaire savant. Paris: Les Usuels du Robert. 1980. ISBN 0-85177-827-5.
- Francillon, René J. McDonnell Douglas Aircraft since 1920: Volume II. London: Putnam, 1997. ISBN 0-85177-827-5.
- Frawley, Gerard. The International Directory of Civil Aircraft, 2003–2004. Fyshwick, Canberra, Act, Australia: Aerospace Publications Pty Ltd., 2003, p. 155. ISBN 1-875671-58-7.
- Munson, Kenneth. Helicopters and other Rotorcraft since 1907. London: Blandford Publishing, 1968. ISBN 978-0-7137-0493-8.
- Rotorcraft Flying Handbook. Washington: Skyhorse Publishing, Inc., 2007. ISBN 1-60239-060-6.
- Rotorcraft Flying Handbook: FAA Manual H-8083-21.. Washington, D.C.: Federal Aviation Administration (Flight Standards Division), U.S. Dept. of Transportation, 2001. ISBN 1-56027-404-2.
- Thicknesse, P. Military Rotorcraft (Brassey's World Military Technology series). London: Brassey's, 2000. ISBN 1-85753-325-9.
- Watkinson, John. Art of the Helicopter. Oxford: Elsevier Butterworth-Heinemann, 2004. ISBN 0-7506-5715-4
- Wragg, David W. Helicopters at War: A Pictorial History. London: R. Hale, 1983. ISBN 0-7090-0858-9.
Чыганаклар [үзгәртү]
Сылтамалар [үзгәртү]
| Викиҗыентыкта? Боралаклар |
- Оешмалар
- AHS International – The Vertical Flight Technical Society
- Helicopter Association International
- Helicopter Links – companies, organizations, museums, trade/air shows
- Мәкаләләр
- "Planes That Go Straight Up." 1935 article about early development and research into helicopters
- "Flights — of the Imagination." 1918 article on helicopter design concepts.
- "Twin Windmill Blades Fly Wingless Ship" Popular Mechanics, April 1936
- "Engine-off Landings – First Thorough Examination of an Aspect of Helicopter Flight Hitherto Somewhat Neglected" 1947 article on physics of unpowered landing
- The Helicopter 1953 video about uses and flight physics of helicopters. Prelinger Archives at the Internet Archive.
- Мәгълүмат
- Калып:HSW
- Helicopter history site
- Helicopter photo gallery
- Rotary Action – guide to helicopters in movies and TV
- US patent #970616 – Edison's helicopter patent
- US patent #1848389 – Sikorsky's helicopter patent
| Башка телле бүлектә тулырак мәкалә бар: Helicopter (ингл.)
Сез тәрҗемә ярдәме белән бу мәкаләне язып бетереп проектка ярдәм итә аласыз.
|
| Башка телле бүлектә тулырак мәкалә бар: Вертолёт (рус.)
Сез тәрҗемә ярдәме белән бу мәкаләне язып бетереп проектка ярдәм итә аласыз.
|