Василий I

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Василий I Дмитрий улы
Василий I Дмитриевич
Василий I Дмитрий улы
Байрак
Мәскәү бөек кенәзе
1389 ел — 1425 ел
аңа кадәр: Дмитрий Донской
дәвамчысы: Василий Караңгы (Сукыр)
Байрак
Бөек Владимир кенәзе
1389 — 1425
аңа кадәр: Дмитрий Донской
дәвамчысы: Василий Караңгы (Сукыр)
 
Дин: Православие
Туу: 30 декабрь 1371(1371-12-30)
Мәскәү
Үлем: 27 февраль 1425(1425-02-27) (53 яшь)
Династия: Рюриковичлар
Әти: Евдокия Дмитрий кызы


Васи́лий I Дми́трий улы ( 30.12.1371, Мәскәү - 27.2.1425, шунда ук) — 1389 елдан Мәскәү бөек кенәзе. Дмитрий Донской һәм бөек кенәзбикә, Суздаль бөек кенәзе Дмитрий Константин улының кызы Евдокиянең өлкән улы. Бөек Литва кенәзе Витовтның бердәнбер кызы Софьяга өйләнгән булган. Рус җирләрен берләштерүне дәвам итүче.

1390 елны Раштуада Коломна шәһәрендә, Литва кенәзе кызына Софьяга өйләнә. Туйда алпарлар турниры дә уза. Анда Ольгердның оныгы, кенәз Остей да катнашкан.

Алтын Урдадан рөхсәт ярлыгы бирелмәгән килеш, бөек кенәз дәрәҗәсен дәгъвалый, тәхеткә тәгаенләнүен хан илчесе Шихмәт (Шаһиәхмәт) катнашлыгында үткәрә[1].

1392 елда Туктамыш ханнан Түбән Новгород, Муром, Ханкирмән (соңрак Касыйм шәһәре) һәм башка шәһәр биләмәләре белән идарә итү ярлыгын сатып ала[1].

1392 елны Түбән Новгород һәм Муром кенәзлеген, 13971398 елларны Бежецкий Верх, Вологда, Устюг һәм коми җирләрен куша.

1392 елны, Алтын Урдадан саклану өчен, Василий I Литва белән берләшә. Ләкин ул берлек җимерелә. Кенәз Витовт 14031404 елларны Вязьманы һәм Смоленскны аңардан тартып ала.

1391 һәм 1395 еллар дан соң, Алтын Урданы Тимур җимерү сәбәпенә, ясакны түләүрдән баш тарта.

1395 елны, Урта Азия әмире Аксак Тимер Идел буена һөҗүм иткәндә рус җирләрен саклау өчен ополчение оештыра[1].

1396 елда Тверь кенәзе Михаил Александр улы белән тышкы сәясәт мәсәләләренә кагылышлы килешү төзи[1].

14 гасыр ахыры - 15 гасыр башларында Двина елгасы буе биләмәләре өчен Новгород идарәчеләре белән көрәшә, Новгородның мөстәкыйльлеген чикләргә тырыша[1].

Литва бөек кенәзе Витовт белән урнашкан якын мөнәсәбәтләре 14 гасыр ахырында Витовтның Туктамыш ханга ярдәмләшүе сәбәпле өзелә[1].

1402 елда Василий I Мәскәү кенәзлеге биләмәләренә яу белән килгән Идегәйгә 3 мең сум күләмендә йолым хакы түләргә мәҗбүр була[1].

1408 елны Идегәй басып кергәч, Ордага ясак түләргә мәҗбүр булган.

Василий I феодал җир биләү устеру дәвам иттердә. Бөек кенәзнең хакимияте көчәйтүнән феодаллардан куп суд эшләре аның наместникларына һәм волостителләргә тапшырылда.

Василий I идарә иткәндә феодалларга җир өләшү чикләнә, аларның иреге беркадәр кысыла[1].

Бу чорда Василий I сарае даирәсенә шактый күләмдә йомышлы татарлар һәм Литва аксөякләре чакырыла[1].

Искәрмәләр[үзгәртү]