Васил Мәҗитов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Васил Мәҗитов latin yazuında])
Васил Мәҗитов
Туган телдә исем Васил Нәфыйк улы Мәҗитов
Туган 2 ноябрь 1939(1939-11-02) (84 яшь)
ТАССРның Актаныш районы Кыркаентүбә авылы
Милләт татар
Ватандашлыгы Татарстан байрагы
Һөнәре терлекче
Җефет Әскыя Мәгъдән кызы
Балалар 4
Бүләк һәм премияләре Татарстанның атказанган терлекчесе

Васил Нәфыйк улы Мәҗитов - терлекче.

Биография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Васил Мәҗитов 1939 елның 2 ноябрендә ТАССРның Актаныш районы Кыркаентүбә авылында туа. Фронттан яраланып кайткан әтисе белән бергә, кечкенәдән үк атлар көтә, колхоздагы төрле эшләрдә катнаша. Авыл мәктәбендә, Чаллыдагы 8 нче санлы махсус һөнәри техник училищеда белем ала. Механизатор һөнәрен үзләштерә. Татарча көрәш буенча ярышларда катнашып, алдынгы урыннар яулый.

Васил Мәҗитов (рәсми эш стажы 1954 елдан) Актаныш районы «Үрнәк» колхозында (соңрак «Үрнәк» а/х җитештерү кооперативы, «Чишмә-су» ҖЧҖ («Әнәк» агрофирмасы)) 56 ел буе намуслы хезмәт куя. Мелиоратор, комбайнчы, терлекләргә башак пешерүче, ягулык-майлау материаллары белән тәэмин итүче булып эшли. Иң зур көчен терлекчелек тармагын үстерүгә (49 ел) багышлый. Абыйсы Рәмзил һәм энесе Әхәт Мәҗитовлар белән бергә, заманы өчен алдынгы ысул булган аренда звеносы оештырып, ит җитештерү буенча район күләмендә иң алдынгы күрсәткечләргә ирешә. Күпсанлы мактау кәгазьләре һәм кыйммәтле бүләкләргә ия була. Соңрак, үз янына эшкә уллары Салават һәм Әлфис Мәҗитовларны да алып, таналар үстерү белән шөгыльләнә. Тырыш һәм намуслы хезмәте өчен, 2001 елда Татарстан авыл хуҗалыгы министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнә. Шул ук елны аңа «Татарстанның атказанган терлекчесе» дигән мактаулы исем тапшырыла.

Васил Нәфыйк улы хатыны Әскыя Мәгъдән кызы белән бергә дүрт ул тәрбияләп үстерә. Өлкән уллары Фәнәви Мәҗитов Актаныш райгазында слесарь, кече уллары Фидаил Мәҗитов «Мәйдан» журналында баш редактор булып эшли. 2006 елда, терлекчелек тармагын үстерүгә керткән хезмәтләре өчен, Мәҗитовлар гаиләсе Татарстан Президенты Минтимер Шәрип улы Шәймиев исеменнән МТЗ-82 тракторы белән бүләкләнә.

Васил ага Мәҗитов бүгенге көндә дә уллары белән бергә терлекчелектә эшли. Ул шулай ук җәмәгать эшләрендә дә актив катнаша. Җыелышларда авыл халкы һәм хезмәттәшләренең мәнфәгатьләрен кайгыртып чыгышлар ясый. Васил аганы киң күңелле, аралашучан һәм ярдәмчел шәхес буларак беләләр һәм ихтирам итәләр.

Матбугатта[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Васил Нәфыйк улы Мәҗитов турында матбугатта чыккан материаллар:

  1. Зарипов Р. Татар ковбое. // Ватаным Татарстан. 23 март 2011 ел (№51 (26510) ). Б.6.
  2. Зарипова Л. Кыркаентүбә ― кырлы як. Актаныш таңнары. // 27 ноябрь, 2009 ел (№94). Б. 2.
  3. Исламов Р. Уңышлары бөртекләп туплана. // Актаныш таңнары. 4 июль, 2000 ел (№80). Б.1.
  4. Мактаулы исем. // Актаныш таңнары. 10 фев., 2001 ел (№16). Б.1.
  5. Миңнегалиев Х. Арендачы Мәҗитовлар. // Игенче даны. 10 сентябрь, 1988 ел. Б.3.
  6. Мәҗитов Ф. Гаиләбез горурлыгы. // Актаныш таңнары. 20 март, 2001 ел (№34-35). Б.3.
  7. Мөсифуллина Р. Базар җилләренә бирешмәслек итеп. // Актаныш таңнары. 23 февр., 2006 ел (№23). Б.1.
  8. Мөсифуллина Р. Бирешмә, җан, ак син, гомер… // Актаныш таңнары. 21 окт., 1999 ел (№125). Б. 1.
  9. Мөсифуллина Р. Бурыч – уңышларны кайтару. // Актаныш таңнары. 6 февраль, 2007 ел (№14). Б.2.
  10. Мөсифуллина Р. Кешене кылган гамәле бизи. // Актаныш таңнары. 26 окт., 2002 ел (№136-137). Б.1.
  11. Мөсифуллина Р. Мул продукция алыйм дисәң… // Актаныш таңнары. 22 ноябрь, 2005 ел (№155). Б.1.
  12. Мөсифуллина Р. Тир түккәннәрне хөрмәтләп. // Актаныш таңнары. 1 фев., 2001 ел (№11). Б.1.
  13. Мөсифуллина Р. Үзәктән ерак булса да ­- үзәктә. // Актаныш таңнары. 2 март, 2006 ел (№26). Б.1.
  14. Сәлахова Ф. Хезмәт бәйрәме яктысында. // Актаныш таңнары. 29 гыйнв., 2005 ел (№11-12). Б.1.
  15. Оста ­- ил тоткасы. // Актаныш таңнары. 14 гыйнв., 1999 ел (№5). Б.2.
  16. Усманов Р. Табышны җирдән алалар. // Актаныш таңнары. 27 гыйнвар, 2010 ел (№6). Б.1.
  17. Харисов М. Актанышның йөзе ак (Алдынгылар слетыннан репортаж). // Ватаным Татарстан. 2000 ел.
  18. Хәсәнова Р. Уңышларны барлап… // Актаныш таңнары. 12 февр., 2005 ел (№18-19). Б.2.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Зарипов Р. Татар ковбое. // Ватаным Татарстан. 23 март 2011 ел (№51 (26510) ). Б.6. http://www.vatantat.ru/page29539.htm(үле сылтама)
  • Миңнегалиев Х. Арендачы Мәҗитовлар. // Игенче даны. 10 сентябрь, 1988 ел. Б.3.
  • Мөсифуллина Р. Бирешмә, җан, ак син, гомер… // Актаныш таңнары. 21 окт., 1999 ел (№125). Б. 1.