Вера Фролова

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Вера Фролова latin yazuında])
Вера Фролова
Туган 7 март 1983(1983-03-07) (41 яшь)
Ишембай, БАССР, РСФСР, СССР
Һөнәре рәссам

Вера Фролова - Башкортстан Республикасының Шәехзада Бабич исемендәге яшьләр дәүләт премиясе лауреаты (2015).

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Вера Александровна Фролова 1983 елның 7 мартында Башкорт АССРның Ишембай шәһәрендә туган. 2009 елда Заһир Исмәгыйлев исемендәге Уфа дәүләт сәнгать академиясенең сынлы сәнгать факультетын кызыл дипломга тәмамлый. 2010 елдан Рәсәй Федерациясе Рәссамнар берлеге әгъзасы. 2002 елдан Бөтенрәсәй иҗади җәмәгать оешмасының региональ бүлегенә караган Көньяк Башкортстан рәссамнар Ассоцияциясе әгъзасы. Уфа, Белорет, Ишембай, Салават һәм Чиләбе өлкәсенең Әшә һәм башка шәһәрләрдә 20-нән артык шәхси күргәзмәсен уздырган.

Иҗади эшчәнлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Псковта 1812 елгы Ватан сугышының 200 еллыгына багышланган «Рәсәйнең яшь табигый сәләтләре» исемле Бөтенрәсәй конкурсының «Живопись» (буяу белән рәсем эшләү) номинациясендә җиңүче. Башкортстан Республикасының Шәехзада Бабич исемендәге дәүләт премиясенең 2015 елгы лауреаты. Бу елдан Башкортстанда заманча иҗатчы яшьләр арасында сынлы сәнгать буенча лидерлар рәтендә. Вера Фролова яше буенча яшь булса да, иҗатының эчке тирәнлеге һәм һөнәри сыйфатлары буенча күптән инде өлгереп җиткән шәхес. Рәссамның гражданлык позициясе ачык, ул — рус рәссамнар мәктәбе йолаларын дәвам итүче реалист буларак танылу тапкан. Белгечләр тануынча, авторның ижатына якташы М. В. Нестеровның йогынтысы сизелә. Бөек рәссамның юнәлешен дәвам итеп, Вера Фролова үзенең картиналарында тормышның әхлакый кыйммәтләрен сурәтләүгә өстенлек бирә, геройларының рухи сәләтләрен ачуга ирешә. Нечкә тәэсирләнүчәнлек һәм сизгерлек сәләтенә ия рәссам буларак, ул гади гына вакыйга, күренешләрдә тирән фәлсәфи мәгънә тоя, шуларны каләме аша башкалар күрерлек итеп бирә белә. Аның портретларында, төрле жанрдагы әсәрләрендә хатын-кызның төп булмышы — аналык, буыннар бәйләнеше, башкорт халкының тарихи борынгылыгы һәм милли йолаларның, гореф-гадәтләренең матур үзенчәлеген ачучы темалар ярылып ята. Үзенең якты хис-тойгылар аша кабул иткән дөньяның матурлыгын, матдилеген төрлелеккә бай, көчле, куе төсләр белән чагылдыра ул. Яшь автор, үзенең һөнәри осталыгын ышанычлы файдаланып, күп фигуралы композицияләрне дә, портретларны да, натюрмортларны да бердәй кыю яза. Тормышның күп яклылыгын аңлы рәвештә кабул итү һәм шуларны сурәтләү - аның һөнәри осталыгы. Вера Фролованың иҗаты күп милләтле Башкортстан Республикасында гына түгел, югарырак кимәлләрдә толерантлылыкка, милләтара татулыкка, халыкара мәдәни аралашуга — ачык мисал. Аның әсәрләре Уфадаә М. В. Нестеров һәм Чечен Республикасының А. Кадыров исемендәге музейларда, Белорет, Ишембай һәм Салават шәһәрләренең картина галереяларында, Рәсәйнең һәм чит илләрдә яшәүчеләрнең шәхси коллекцияләрендә саклана. 2018 елның маенда Вера Фролова Төньяк Кипр Төрек Җөмһүриятенең Левкоша шәһәрендә төрки телле илләр һәм общиналар рәссамнарының халыкара күргәзмәсендә катнашты. Якын Көнчыгыш университеты һәм халыкара төрки мәдәнияте оешмасы ТӨРКСОЙ уздырган бу чарада ике дистәгә якын сынлы сәнгать ижатчысы катнашты. Башкортстан вәкиле оештыручыларның Рәхмәт хатына лаек булды[1].

Казанышлары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Төрки телле илләр һәм общиналар рәссамнарының халыкара күргәзмәсен оештыручыларның Рәхмәт хаты (2018)[1]
  • «Рәсәйнең яшь табигый сәләтләре» исемле Бөтенрәсәй конкурсы җиңүчесе (2012)

Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Башкортстан Республикасының Шәехзада Бабич исемендәге яшьләр дәүләт премиясе лауреаты (2015)

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]