Гади кыяр

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Кыяр
ARS cucumber.jpg
Фәнни классификация
Өспатшалык: Эукариотлар
Патшалык: Үсемлекләр
Бүлекчә: Ябыкорлыклылар
Сыйныф: Берөлешлеләр
Тәртип: Кабаклычәчәкләр (Cucurbitales)
Гаиләлек: Кабаксыманнар
Ыруг: Кыяр (төр) Cucumis
Төр: Гади кыяр
Латин атамасы
Cucumis sativus L., 1753

Wikispecies-logo.svg

Викитөрләрдәге систематика

Commons-logo.svg
Рәсемнәр
Викиҗыентыкта

ITIS 22364
NCBI 3659

Гади кыяр лат. Cucumis sativus) — кабаксыманнар (Cucurbitaceae) гаиләсеннән бер еллык үләнсыман үсемлек, кыяр (Cucumis) ыругының төре.

Кыярны иң беренче тапкыр бакчада һиндстанлылар үстереп карый. Библиядә исә ул Мисыр яшелчәсе диелә. Кыяр борынгы грекларга һәм римлыларга да таныш була. Урта гасырларда Европада үстерелә башлый. Ә менә Русиягә ул XV гасырда гына керә. Шул чордан башлап популярлашып та китә. Кая утыртсаң да тишелеп чыга торган әлеге яшелчә кабаклылар семьялыгына карый. Әмма ботаниклар фикеренчә, ул җимеш тә.

Кыяр иң аз калорияле яшелчә санала. 100 грамм кыяр йомшагында барысы 15 ккал. Аңарда май бөтенләй юк. Аның каравы сыеклыкка бай: ул 95-98 процент судан гына тора. Кыяр эчәклек эшчәнлеген көйли, организмнан начар холестеринны чыгара. Юан эчәклектә яман шеш авыруын булдырмый калырга да ярдәм итә. Түтәлдән яңа гына өзеп алынган кыяр калий чыганагы да булып тора. Калий кан басымын төшерә. Калийга һәм суга бай булуы аркасында, кыяр сидек кудыру үзлегенә дә ия. Кыярны еш ашау бөерләр эшчәнлеген яхшырта. Составындагы витаминнарга килгәндә, аңарда К витамины күп: 100 грамм кыярда – 17 мкг. К витамины сөяк тукымаларын ныгытуда, нерв системасы эшчәнлеген көйләүдә катнаша. Болардан тыш кыярда уникаль антиоксидантлар да бар: бета- һәм альфа-каротин, С витамины, зеаксантин һәм лютеин. Әлеге табигый кушылмалар организмны картаюдан һәм төрле авыруларны якынайта торган ирекле радикаллардан саклый.

Кыяр файдалы яшелчә дип әйтеп үттек, әмма аның тозлысында витаминнар һәм антиоксидантларның югалуын да истән чыгармагыз. Аны шулай ук кабыгыннан да чистартырга кирәкми. Кыяр кабыгында минераллар, клетчатка һәм фитохимик матдәләр бар.

Cucumis sativus 0002.JPG
Cucumis sativus01.jpg
Cucumis sativus 0003.JPG
Cucumis sativus 0004.JPG
Сулдан уңга: чәчкә, җимшән, өлгереп җитмәгән һәм өлгергән данәсе

Чыганаклар[үзгәртү]