Дамир Динниулов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Дамир Динниулов latin yazuında])
Дамир Динниулов
Туган телдә исем Дамир Равил улы Динниулов
Туган 23 декабрь 1962(1962-12-23) (61 яшь)
ССРБ, РСФСР, ТАССР, Казан
Үлгән 4 июнь 2021(2021-06-04) (58 яшь)
Казан, Россия
Күмү урыны Арча зираты
Яшәгән урын Бистә урамы[1]
Достоевски урамы[1]
Милләт татар
Ватандашлыгы ССРБ ССРБ
Россия байрагы РФ
Әлма-матер Ивановский институт Государственной противопожарной службы МЧС России[d], Академия государственной противопожарной службы МЧС России[d] һәм Казан (Идел буе) федераль университеты
Һөнәре ТР ДОСААФ идарәсе рәисе
Катнашкан сугышлар/алышлар Икенче чечен сугышы
Бүләк һәм премияләре
1 дәрәҗә "Ватан алдында казанышлары өчен" ордены
1 дәрәҗә "Ватан алдында казанышлары өчен" ордены
2 дәрәҗә "Ватан алдында казанышлары өчен" ордены
2 дәрәҗә "Ватан алдында казанышлары өчен" ордены
Хәрби дәрәҗә генерал-майор[d]
Сайт Идарә рәисе

 Дамир Динниулов Викиҗыентыкта

Дамир Динниулов, Дамир Равил улы Динниулов (1962 елның 23 декабре, ССРБ, РСФСР, ТАССР, Казан) — эчке хезмәт генерал-майоры (2015), ТР буенча ЭЭМ урынбасары (20022018 елларда), Татарстанның ДОСААФ идарәсе рәисе (2018 елдан).

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1962 елның 23 декабрендә Казанда туган. ССРБ ЭЭМ Иваново янгын-техник укуханәсен (2015 елдан РФ гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Иваново дәүләт янгынга каршы хезмәте академиясе) (1984), РФ ЭЭМ югары инженерлык янгын-техник мәктәбен (1991) тәмамлаган.

Хезмәт юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1999—2002 елларда — ТР ЭЭМ дәүләт янгынга каршы хезмәт идарәсе башлыгы.

2002—2011 елларда — ТР буенча ЭЭМ урынбасары — ТР ЭЭМ тыл башлыгы.

2011—2018 елларда — ТР буенча ЭЭМ урынбасары.

2018 елдан — «армиягә, авиациягә һәм флотка ярдәм итү буенча ирекле җәмгыять» төбәк иҗтимагый-дәүләт берләшмәсе (рус. Региональное общественно-государственное объединение «Добровольное общество содействия армии, авиации и флоту» (ДОСААФ)) идарәсе рәисе[2].

Хәрби һәм махсус исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

РФ Президентының 2011 елның 29 июлендәге Указы нигезендә «эчке хезмәт полковнигы» Динниулов Дамир Равил улы Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министры урынбасары итеп билгеләнә.

РФ Президентының 2015 елның 21 февралендәге 91нче санлы Указы нигезендә Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министры урынбасары Дамир Динниуловка «эчке хезмәт генерал-майоры» махсус исеме бирелә[3][4].

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Милке[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2015 елда еллык кереме — 3,1 млн. сум булган. Хосусый милкендә ике җир участогы (3 310 һәм 988 квадрат метр), 302 «квадрат» торак йорт һәм 172,6 квадрат метрлы фатирның чирек өлеше. Әлеге фатирның чирек өлеше хатынында, шулай ук хатыны милкендә машина кую урыны беркетелгән, шулай ук 295,9 мең сум күләмендә керем декларацияләнгән. Динниулов су транспортын өстен күрә — Silver 470 Cruiser мотор көймәсе (2007 елгы) бар. Toyota Land Cruiser 150 Prado (2013 елгы) машинасы хатынына язылган[5].

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Дамир Динниулов. Новая жизнь ДОСААФ. «Казань», 2019, декабрь, стр.4-7.(рус.)

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 бирелмәләр нигезе
  2. Динниулов Дамир Равильевич, генерал-майор внутренней службы. 2019 елның 24 декабрь көнендә архивланган. «Республика Татарстан», 23.07.2019(рус.)
  3. Заместителю министра внутренних дел Татарстана Дамиру Динниулову присвоено звание генерал-майора внутренней службы. 2021 елның 22 сентябрь көнендә архивланган. Пресс-служба МВД по Республике Татарстан(рус.)
  4. Динниулов Дамир Равильевич. 2019 елның 24 декабрь көнендә архивланган. Региональное общественно-государственное объединение «Добровольное общество содействия армии, авиации и флоту (ДОСААФ) Республики Татарстан»(рус.)
  5. Топ-10 самых богатых силовиков Татарстана. БИЗНЕС Online, 19.05.2015(рус.)