Исландлар

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Исландлар
Үз аталышы: Íslendingar
Гомуми саны: як. 450 мең
Таралышы: Исландия байрагы Исландия (300 мең)

Канада байрагы Канада (89 мең)
АКШ байрагы АКШ (50 мең)
Дания байрагы Дания (15 мең)
Норвегия байрагы Норвегия (3,7 мең)

Тел: исланд теле
Дин: Лютеранлык, шаманлык, анимизм
Раса төре: европеоидлар
Якын халык: норвеглар, даниялеләр

Исландлар (исл. Íslendingar) — Исландиянең төп халкын тәшкил итүче милләт. Сан буенча якынча 450 мең кеше, шуларның 300 меңе Исландиядә яши. Исланд телендә сөйләшәләр. Ышанучылар — протестантлар (лютераннар), шулай ук гадәти ышанулар да сакланган.

Тарих[үзгәртү]

Исландлар — Скандинавиядән XX гасырларда күчеп килгән кешеләрнең нәселеннән килеп чыгалар. Нигездә бу кешеләр Норвегиядән килгән булалар. Исланд халкының килеп чыгышында шулай ук Ирландиядәге һәм Шотландиядәге скандинав биләмәләреннән күченгән кешеләр урын алып тора. XIXIII гасырларда исланд халкының милли укмашуы һәм исланд милләтенең рәвеш алуы күзәтелә. 1380 елда Исландия даниялеләр кулы астына төшә. Алар 1918 елда гына Дания-Исландия униясе кысаларында Исландиянең суверен хакларын таныйлар. 1944 елда уния таркала һәм Исландия аерым республика буларак игълан ителә. Исландлыларның төп шөгыльләре — балык тоту, балык эшкәртү, болан асрау, авыл хуҗалыгы.