Йыван Кырла

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Йыван Кырла

Тулы исеме Кирилл Иванович Иванов
Һөнәре актёр, язучы
Туу датасы 17 март 1909(1909-03-17)
Туу җире Русия империясе, Вятка губернасы, Уржум өязе, Купсола авылы
Милләте мари
Үлем датасы 3 июль 1943(1943-07-03) (34 яшь)
Үлем җире ССРБ, Свердловск өлкәсе, Краснотурьинск

Йыван Кырла (Кирилл Иванович Иванов, 17 март 1909 — 3 июль 1943) — мари совет язучысы һәм актёры.

Биография[үзгәртү]

Йыван Кырла Вятка губернасы Уржум өязенең Купсола авылында (хәзер Мари Илнең Сернур районына карый) ярлы крестьян гаиләсендә туа. Аның атасы, комбед эшендә актив катнашуы сәбәпле кулаклар тарафыннан үтерелә.

Башлангыч белемне Марисола авылының беренче дәрәҗәле мәктәбендә ала, аннан соң Сернурда икенче дәрәҗәле мәктәптә укый. 1926 елда Мари АӨнең Сернур кантоны комсомол комитеты юлламасы буенча Казан университеты эшчеләр факультетының мари бүлекчәсенә укырга җибәрелә.

1929 елда Казан университетыннан Мәскәүгә Дәүләт кинематография техникумына (хәзер С. А. Герасимов исемле Бөтенрусия дәүләт кинематография университеты) җибәрелә. Техникумны тәмамлагач, 19341936 еллар арасында Йыван Кырла «Востокфильм» киностудиясендә актёр булып эшләгән.

1937 елның 23 апрельдә кулга алына һәм Мари АССР ЭЭХК өчлеге тарафыннан РСФСР ҖК 58-10, 58-11 статьялары буенча 10 елга хөкем ителә.

Рәсми мәгълүматлар буенча, Йыван Кырла 1943 елның 3 июльдә Краснотурьинск шәһәрендә лагерьда вафат була.

Фильмография[үзгәртү]

Йыван Кырланың туган авылында һәйкәл
  1. 1931 — Путёвка в жизнь, Мустафа «Ферт»
  2. 1936 — Наместник Будды, лама

Әдәби әсәрләр[үзгәртү]

  1. Me ударне улына: Почеламут-влак.
  2. Революцийын йÿкшö дене муралтем мый йывыртен.
  3. Шочмо кече: Почеламут-влак.
  4. Муралтем мый йывыртен: Почеламут ден шарнымаш-влак.

Тышкы сылтамалар[үзгәртү]