Кулланучы бәхәсе:Ajdar/Архив

Битнең эчтәлекләре башка телләрдә бирелми.
Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Ajdar/Архив latin yazuında])

Рәхим итегез![вики-текстны үзгәртү]

Хәерле көн, Ajdar/Архив! Татар Википедиясенә рәхим итегез! Бу ачык эчтәлекле энциклопедиягә Сез дә мәгълүмат өсти аласыз. Сезгә Җәмгыять үзәге ярдәм итә ала. Шулай ук Сез администраторларга язып, алардан ярдәм сорый аласыз. Бездә Ярдәм бүлеге эшли.

Онытмагыз: язганда әдәби телне куллану сорала. Сезгә кирилл графикасын кулланырга мөмкин, латин графикасында яңа мәкаләләр язу Татар Википедиясендә вакытлыча тыелды.

Википедиядә мәкаләләрнең авторлары юк – аларны һәркем төзәтә ала. Ләкин бәхәсләрдә һәм форумнарда үз имзагызны калдырырга кирәк. Моның өчен ~~~~ символын куегыз.

Сезгә үз сәхифәгезне бизәргә мөмкин. Анда үзегез турында мәгълүмат калдырып була, мәсәлән телләр белү өлгеләре.

Баш битне күзәтергә онытмагыз. Атна саен яңа проектлар барлыкка килә, аларда катнашырга була. Шулай ук Википедиянең мөһим вакыйгалары Актуаль шаблонында күрсәтелә.

Уңышлар Сезгә!


Hello and welcome to the Tatar Wikipedia! We appreciate your contributions. If your Tatar language is not good enough, that's no problem. We have an Embassy where you can inquire for further information in your native language. We hope you enjoy your time here! --Yildiz 14. Ökt 2009, 09:58 (UTC)

Хәерле көн! Википедиягә керткән өлешегез өчен Сезгә рәхмәтлебез. Ләкин, мәкаләләрне кабул ителгән нормалар белән язу сорала. Үрнәк буларак бу мәкаләне карый аласыз. Рәхмәт! --Рашат Якупов 28. окт 2009, 16:31 (UTC)

Хәерле көн! Ил шаблонын дөрес кулланылышын карар өчен бу биткә керегез. Кертемегез өчен рәхмәт!--Рашат Якупов 8. ноя 2009, 12:13 (UTC)

Сез беләсезме рубрикасы[вики-текстны үзгәртү]

Гафу итегез, тагын бер нәрсә. Әгәр Сез "Сез беләсезме" рубрикасына пункт өстәргә теләсәгез Башбиттәге Яңа чыгарылыш әзерләү сылтамасына басып, анда языгыз, чөнки бу материаллар идарәчеләр тарафыннан тикшерелеп Башбиткә чыгарыла. Рәхмәт!--Рашат Якупов 8. ноя 2009, 12:19 (UTC)

Хәерле кич! Берничә үтенеч бар:

  1. Мәкалә исемен мәкалә өчендә ике тапкыр кабатламагыз. Мәкалә болай башланырга тиеш: '''Сөнничелек''' - ([[Гарәп теле|гар.]] (Сездә '''Сөнничелек''' Сөнничелек - ([[Гарәп теле|гар.]]).
  2. Пробеллар куярга онытмагыз. Сезнең артыгыздан пробеллар куеп йөрү күп вакыт ала.

Рәхмәт! --Рашат Якупов 28. ноя 2009, 16:30 (UTC)

  1. Зинһар, башка мәкаләләрдән үрнәк алып языгыз. Халкы, диннәре дигән формулировкалар Татар Википедиясе мәкаләләрендә кабул ителмәгән.
  2. Бу - энциклопедия. Төгәл мәгълуматларны урнаштырмаска сорыйм. Чыганак буларак Рус Википедиясен кулланырга тәкъдим итәм. --Рашат Якупов 29. ноя 2009, 12:13 (UTC)

Ajdar әфәнде, Шигыйлек сәхифәсен күчерүем белән сез ризамы? Бәхәстә мин күчерү сәбәбен аңлаттым. Риза булсагыз, зинһар, шушы кагыйдәгә буйсынып язарга тырышыгыз. Тирән хөрмәт белән, Milləten Söyüçe 9. дек 2009, 21:27 (UTC) Marat Vildanov

Babel өлгесе белән ярдәм кирәк булса, мөрәҗәгать итегез. Сез үз сәхифәгегездә аларны дөрес эшләмисез.--Рашат Якупов 10. дек 2009, 18:04 (UTC)

Үрнәк:Хогвартс факультеты шаблоны чыннан кирәкме? Алар бары дүртәү бит. Үрнәк:Infobox өлгесен куллану яхшырак булырдыр.--Рашат Якупов 10. дек 2009, 18:12 (UTC)

Хәерле көн! Берничә үтенечем бар:

  1. Пробелларны куярга онытмагыз. Татар хәрефләрен дә онытмагыз, мәсәлән: Гарри Поттерның.
  2. Мәкалә язганда сыйфат артыннан куырга кирәк. Бер мәкалә бер җөмлә белән тәмамланырга тиеш түгел. Зинһар, бер мәкаләне зуррак ясасагыз, күп "буш" мәкаләдән яхшырак булыр иде.

Зур рәхмәт!--Рашат Якупов 13. дек 2009, 07:19 (UTC)

Татарстан мөхтәсибәтләре[вики-текстны үзгәртү]

Хәерле кич! Татарстан мөхтәсибәтләре мәкаләсен эшкәртергә кирәк. Мөхтәсибәт нәрсә булганы турында язырга, пробеллар куеп чыгарга, исемнәрне татарчага күчерергә кирәк.--Рашат Якупов 20. гый 2010, 14:52 (UTC)

Диннәр порталын ясамакчы идегез бугай. Порталны ясап куйдым, эчтәлеген өсти аласыз. --Timming 21. гый 2010, 22:28 (UTC)

Мәкаләләрдә латин һәм кирил әлифбаларын бергә кулланырга ярамый.--Рашат Якупов 18. фев 2010, 13:32 (UTC)

Hoi, I have given you translator rights at transalatewiki.net .... Have fun !! Thanks, GerardM 25. фев 2010, 23:31 (UTC)

Татар Википедиясендә Актуаль шаблоны эшли башлый. Әлеге шаблонда безнең Википедиядә булган бөтен бәхәсләр, тавыш бирүләр һ. б. күрсәтелеп барачак. Бу шаблонны үзегезнең кулланучы битегезгә куярга яки даими күзәтеп барырга тәкъдим итәм. Үзегез дә аны тулыландыра һәм яңарта аласыз=)) --Рашат Якупов 17 апр 2010, 11:51 (UTC)[җавап бирергә]

Кайтуыгыз белән=))[вики-текстны үзгәртү]

Википедиягә кайтуыгыз белән=)) Озак заман күренмәгән идегез;)--Рашат Якупов 29 апр 2010, 11:50 (UTC)[җавап бирергә]

Рәхмәт.Хәзер элеккечэ катнаша алмамындыр инде. Тик Татар Википедиясенэ уземнен олешемне кертергэ тырышырмын.--Шәйхи 4 май 2010, 09:50 (UTC)[җавап бирергә]

Арбитраж комитеты[вики-текстны үзгәртү]

Тәкъдимегез буенча Арбитраж комитетын оештыру эше башланды. Үзегез дә бәхәстә катнашыгыз.--Рашат Якупов 7 июн 2010, 15:43 (UTC)[җавап бирергә]

Бүләк өчен бик рәхмәт. :) --81.91.187.26 24 июн 2010, 19:35 (UTC) --Himiq Dzyu 24 июн 2010, 19:36 (UTC)[җавап бирергә]

Сез, Татар Википедиясенең элеккеге идарәчеләре - Википедияне үстергән, һәм аңа беренче вакытта зур ярдәм күрсәткән катнашучылар, әлбәттә бүләкләүгә лаек. --Шәйхи 25 июн 2010, 10:11 (UTC)[җавап бирергә]

Тырышлык йолдызы[вики-текстны үзгәртү]

Тырышлык йолдызы
Татар Википедиясенең үсешенә кертем керткән үзгәртүләр өчен =) --Рашат Якупов 26 июл 2010, 04:50 (UTC)[җавап бирергә]


Олуг рәхмәт! --Шәйхи 26 июл 2010, 10:32 (UTC)[җавап бирергә]

Çaqıru – Чакыру – Саҡырыу[вики-текстны үзгәртү]

Хөрмәтле Рашат,

Башкорт Википедиясе Сезнең ярдәмегезгә мохтаҗ. Сезне Башкорт Википедиясендәге Югары арбитраж шурасы (баш. Юғары Шура) эшенде ирекле эксперт буларак катнашырга чакырабыз!

Башҡорт Википедияһы Һеҙҙең ярзамығыҙға мохтаж. Һеҙҙе Башҡорт Википедияһындағы Юғары Шура (тат. Югары арбитраж шурасы) эшендә ирекле эксперт булараҡ ҡатнашырға саҡырабыҙ.

Ихтирам менән, Başqort Wikipediəseneñ idarəçese --Comp1089 28 июл 2010, 17:56 (UTC)[җавап бирергә]

Unfortunately I don't know anything about Tatar except the words I wrote on top and Рәхмәт (I figured out it was good day and I hope I'm not wrong!) but I promise I'll try to know more later on when I get some time (and I hope you understand English...). My name is Claudi Balaguer (User Capsot from the Catalan Viquipèdia and Occitan Wikiccionari). I'm a member of a Catalan association "Amical de la Viquipèdia" which is trying to become a Chapter (some kind of intermediate structure between the Wikipedias and the Wikimedia Foundation) but has seen this rejected because it doesn't belong to a/one state! I think that you understand too well what it is to be a speaker of a minorized language. If you think that our action may help all the minorized or stateless languages and preserve our cultures you can paste the following template on your user page Wikimedia CAT and/or sign our "Members and Supporters" list following the link on the template. Thanks/Рәхмәт for your attention! I wish you a pleasant and sunny summertime. Take care Capsot 31 июл 2010, 06:29 (UTC)[җавап бирергә]

Thanks/Рәхмәт for your support. I wish you, your language, your Wikipedia and your country a wonderful future and all the best. If you ever need something from me, just let me know, I'll be real glad to help. Take care, Capsot 31 авг 2010, 15:11 (UTC)[җавап бирергә]

Википедиягә 10 ел![вики-текстны үзгәртү]

10 ел
Википедия проектына 10 ел тулу уңаеннан Татар Википедиясе эшчәнлегендә актив булган кулланучыларга =) --Рашат Якуп 10 гый 2011, 14:35 (UTC)[җавап бирергә]

Бу сезме http://tt.adabiyat.wikia.com/wiki/Кулланучы:Айдар_Шәйхи ? --Zahidulla 29 мар 2011, 13:18 (UTC)[җавап бирергә]

Воланд әйткәндәй, "возможно")) Бәхәс битендә "Бу сезме ?" дигән яңа бүлек күргәч, йөрәгем "жу" итте... Ни булган икән, - дип аптырап калдым...
Җавап кыска: ул мин. Айдар Шәйхи

Сез иҗат иткән әсәрләрне укып карыйсым килә. --Zahidulla 31 мар 2011, 13:28 (UTC)[җавап бирергә]

Һе-һе, сез ул викига игътибар итмәгез инде, ул бит минем "лаборатория")) Ә әсәрләргә килгәндә... Чаллының "Көмеш кыңгырау" газетасына игътибар итегез, вакыт-вакыт бу сайтка керештерегез, минем тере журналны күзәтештерегез)) --Айдар Шәйхи

Портал:Габдулла Тукай[вики-текстны үзгәртү]

Ничек сезгә? Берәр әйберне үзгәртмәскәме? "Сез беләсезме..." бүлеген бәлки юк итәргәдер, юкмы? --Zahidulla 31 мар 2011, 13:28 (UTC)[җавап бирергә]

Болай әйбәт, миңа ошый. Ә "Сез беләсезме..." бүлеге, миңа калса, кирәк. Әгәренки порталны татарлар арасында танытып булса, аны караучылар күбәйсә, күпләргә Тукай тормышы һәм иҗатыннан кызыклы фактлар уку күңелле булыр. )) --Айдар Шәйхи

Ә хәзер ничек?--Zahidulla 5 апр 2011, 09:49 (UTC)[җавап бирергә]

Шәп!!! Май аенда сайланган портал булачак, иншАллаһ!.. Аның турында бөтен Татнетка хәбәр итәргә кирәк)) Айдар Шәйхи

Туган тел көне белән![вики-текстны үзгәртү]

26 апрель - Габдулла Тукайның туган көне һәм Татарстанда, шул уңайдан, Туган тел көне. Сезне чын күңелдән Туган тел көне, Габдулла Тукайның туган көне белән котлыйм һәм Википедиягә керткән хезмәтегез өчен рәхмәтемне белдерәм.

Тукаебыз язып калдырган:

«И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле!
Дөньяда күп нәрсә белдем cин туган тел аркылы.»

Татар Википедиясенең дә максаты туган телебез, татар телендә, белем туплау һәм тарату. --Zahidulla 26 апр 2011, 04:29 (UTC)[җавап бирергә]

Олуг рәхмәтләр) --Айдар Шәйхи

Сәгыйть Исәнбаев[вики-текстны үзгәртү]

Шәхеснең үрнәктәге һәм мәкаләдәге үлем даталары туры килми. Берсендә 1972 ел, икенчесендә 1979 ел. --Marat Vildanov 5 май 2011, 12:26 (UTC)[җавап бирергә]

Игътибарсыз да инде мин! Хуш, хатамны төзәтермен, тик иртәгә, иншАллаһ! Бүген әле Мирасның ул саны миндә түгел, миңа кире кайткач, төзәтәм, һичшиксез төзәтәм. 1972 ел булырга тиеш ул, күңелдә шулай сакланып калган... --Айдар Шәйхи

Портал:Татар матбугаты[вики-текстны үзгәртү]

Иртәгә бу портал бетереләчәк. Сез аны төзәтергә алынасызмы? 15 майга кадәр өлгертермен дип язгансыз. --Marat Vildanov 20 май 2011, 16:30 (UTC)[җавап бирергә]

Администратор статусын алу[вики-текстны үзгәртү]

Айдар, без монда идарәчеләр белән киңәшләштек тә, сезгә Татар Википедиясенең идарәчесе вазифасын тәкъдим итәргә булдык. Сез моңа ризамы? Риза булган очракта, мин чәршәмбе тавыш бирү башлармын. --Zahidulla 13 июн 2011, 15:31 (UTC)[җавап бирергә]

Ярар, мин риза. Аллаһка тапшырыйк :) --Айдар Шәйхи

Идарәче вазифасы[вики-текстны үзгәртү]

Хәерле көннәр! Тавыш бирү нәтиҗәсендә Сезгә Татар Википедиясе идарәчесе вазифасы бирелде, тәбрик итәм һәм эшләрегездә уңышлар телим! Гади администратор вазифаларын Сез болай да беләсез дип уйлыйм :) (мәкаләләрне хаталарга тикшерү, яңа әгъзаларны сәламлау һәм аларга кагыйдәләрне аңлату, һәр яктан ярдәм итү...). Өстәмә рәвештә Сезгә Баш биттәге Сайланган исемлекләр һәм порталлар бүлеге кураторы вазифаларын башкарырга тәкъдим итәм. Ул инде күптән яңартылмаган... Тагын бер тапкыр уңышлар!--Рашат Якуп 29 июн 2011, 14:46 (UTC)[җавап бирергә]

Сезгә һәм барлык Википедиячеләргә ышаныч белдерүегез өчен зур рәхмәт =) Джимми Уэйлс әйткәндәй, "Будем стараться сделать этот мир лучше" =)) ---Айдар Шәйхи (Ajdar)

Татарстан географик атамалары исемлеге[вики-текстны үзгәртү]

Сүзлектән Татарстан географик атамалары исемлегене йөкләдем. Википедия:Ботозаливка/Татарстан 1. --Ерней 2 июл 2011, 10:27 (UTC)[җавап бирергә]

Тагын Татарстан муниципаль берәмлекләре битендә Татарстан авыл җирлекләре тулы диярлек исемлеге бар. Бу исемлек һәрбер муниципаль район турында канунларыннан чыгарылган. --Ерней 2 июл 2011, 10:33 (UTC)[җавап бирергә]

Рәхмәт, Ерней әфәнде, исемлекне тәрҗемә итә башласагыз да бик шәп булыр =) Мин әле кичә генә тиешле китапны таптым, аңа кадәр әле китапханәче ялда иде, минем үземнең белешмә-китап әллә кемдә югалып калган =(( Шуңа күрә ботозаливка исемлеген тәрҗемәләү бик озакка сузылды. Хәзер исә район исемлекләре белән тәрҗемәне башладым. ----Айдар Шәйхи (Ajdar)

Википедия:Мәкаләләр остаханәсе[вики-текстны үзгәртү]

Википедия:Мәкаләләр остаханәсенең беренче битен төзәттем.--Миннемуллин Булат 4 июл 2011, 16:17 (UTC)[җавап бирергә]

Калган битләрен дә эшләрмен, ләкин мин матур сүзләр кулланып яза алмыйм. Шуңа кай-бер җөмләләрне рус телендә калдырам. Сез тәрҗемә итеп бетерерсез. --Миннемуллин Булат 4 июл 2011, 16:54 (UTC)[җавап бирергә]

Менә шәп булыр иде =) Тәрҗемә эше, дөресен әйткәндә, Википедиядә минем төп шөгылем дә инде =)) Калган битләрне эшләсәгез, тәрҗемә итеп бетерермен. ----Айдар Шәйхи (Ajdar)
Конфликт интересов татарча ничек була? --Миннемуллин Булат 4 июл 2011, 19:48 (UTC)[җавап бирергә]
Мәнфәгатьләр конфликты дип әйтәләрме икән? 178.204.138.63 4 июл 2011, 21:27 (UTC)[җавап бирергә]
Әйе, әлегә шулай дип торыйк. Остаханәне тулысынча эшләтер алдыннан, РуВикидан кагыйдәләрне тәрҗемә итәсе булачак икән шул =) ----Айдар Шәйхи (Ajdar)
Анда күбесе кабатлана, шуңа сезнең өчен тәрҗемә ясарга озак булмас. --Миннемуллин Булат 5 июл 2011, 05:02 (UTC)[җавап бирергә]
Шулай шул =) Ярар, иң мөһиме сыйфатлы остаханә булдырып, яңа кулланучыларга файда китерү. ----Айдар Шәйхи (Ajdar)
Булды, барлык битләр дә бар. --Миннемуллин Булат 5 июл 2011, 05:56 (UTC)[җавап бирергә]
Тәрҗемә бу атнада эшләп бетереләчәк, иншАллаһ, миңа калса, ботозаливка тәмамланганчы җитешергә кирәк булыр =) Башка катнашучыларны да мәкаләләр остаханәсен тәрҗемә итәргә чакырам! ----Айдар Шәйхи (Ajdar)

Kind letter of request of translation and amplification for some Article in Tatar and Kazak: en:Mérida, Venezuela and en:Feria del Sol (Mérida), en:Campora San Giovanni thank you--Lodewijk Vadacchino 20 июл 2011, 16:42 (UTC)[вики-текстны үзгәртү]

Esteemed Colleague,

I write you from Calabria and with the heart from Venezuela, to wish indeed you a good evening and a good week. I write you to ask you if kindly you could widen the Article on Mérida and Feria del Sol, and if kindly you could translate them in Kazak, in change I can help you with some translation in Italian, Sicilian and other languages there are also in our help my Mexican friend Marrovi, conversant and expert in native-American languages. here in Wiki Tatar they know me some friends, among which Рашат Якупов, that a capable friend considers and with a great heart. said this hoping in one help of yours I thank in the name of also in advance you Mérida and of Marrovi. certainly of one answer of yours I ask you if you have an Article of particular interest to translate in Italian and Spaniard. Guzel Urazova has been a pleasure to translate her, if you want I widen her in Italian and other languages... thanks for everything..a Latin American embrace.--Lodewijk Vadacchino 20 июл 2011, 16:41 (UTC)[җавап бирергә]

as the Kazak regards a simple stub (max 30 lines each) they are all right... thanks and talk to you soon--Lodewijk Vadacchino 20 июл 2011, 16:41 (UTC)[җавап бирергә]

Хәерле көннәр! Әйдәгез, Париж мәкаләсен сайланган мәкаләгә тәкъдим итү өчен тәмамлыйк? Августка аны куя алсак, бик яхшы булыр иде.--Рашат Якуп 22 июл 2011, 11:30 (UTC)[җавап бирергә]

Ярар, тәмамларга тырышырмын, тик ул РуВикидан абсолют дәрәҗәдә тәрҗемә булачак, исәпкә алырсыз. Мин инде махсусан мәкалә өстендә эшне суздым, СМ турында әле уйлаган да юк иде =) Париж турында мәкаләне тәрҗемә итүгә мине карачай-малкар Википедиясе этәрде. Аларда мәкаләләр саны безнекеннән 10 000 гә азрак, тик сыйфат күпкә яхшырак... Алардагы мәкаләләрнең пөхтәлеген, гүзәллеген күреп, сокландым. Безнең өчен зур үрнәк бу. --Айдар Шәйхи (Ajdar)
Безнең мәкаләләр дә артык сыйфатсыз дип әйтмәс идем. Үсеш бар, анысы шатландыра :) --Рашат Якуп 22 июл 2011, 16:53 (UTC)[җавап бирергә]
Мин дә Татар Википедиясен соңгы елларда бик нык алга китте дип уйлыйм. --Zahidulla 23 июл 2011, 04:58 (UTC)[җавап бирергә]
Әлбәттә, 2009 елдан бирле Татар Википедиясе нык үсте, ике ел эчендә 6000 мең мәкалә язылды, сыйфат та яхшырды. Тик әле һаман да "Париж - Франциянең башкаласы" кеби эчтәлектәге мәкаләләр бар... Шуларны искә алып әйтүем генә. Ә инде карачай-мъалкарларга килгәндә, алар Инкубаторда чакта википедияләренең кискен күтәрелеше белән бар МетаВики җәмәгатьчелеген шаккаттырганнар. Хәзер дә аларда мәкаләләрнең сыйфаты яхшы. ТатВики исә алга үрли, үсә, "тирәнәя"... Үнтифләрнең "баласы" инде зур булды =)) --Айдар Шәйхи (Ajdar)

Сез проект кысасында Рөстәм Мөхәмәтшинга яки башка кешегә безнең белән киңәшләшмичә хат җибәрмәдегезме? --Zahidulla 29 сен 2011, 11:13 (UTC)[җавап бирергә]

Юк. Ләкин Туфан ага белән Википедия мәсьәләсе буенча әңгәмә корган идек. Ул Дәүләт шурасында бу эшне карарга вәгъдә бирде. Бәлки, шуңа күрә теге хат миңа да килгәндер? --~~Айдар Шәйхи (Ajdar) 1 окт 2011, 16:53 (UTC)[җавап бирергә]