Кырлай (аттракционнар паркы)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Кырлай (аттракционнар паркы) latin yazuında])

Кырлай
«Кырлай» аттракционнар паркындашы Күзәтү тәгәрмәче (2016 ел)
«Кырлай» аттракционнар паркындашы Күзәтү тәгәрмәче (2016 ел)
 (T)
ИлРусия Русия
ТөбәкТатарстан
ШәһәрКазан шәһәре байрагы Казан
РайонКазанның Мәскәү районы
Типаттракционнар паркы
Нигезләү датасы2004 елның 25 августы
Метро Кәҗә бистәсе
Сайтhttps://www.kazanpark.ru/
Кырлай (аттракционнар паркы) (Татарстан)
 Кырлай Викиҗыентыкта

«Кырлай»Казан шәһәренең Мәскәү районының Казансу елгасы ярында урнашкан аттракционнар паркы.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Башта Казансу елгасының уң як ярындагы аттракционнар паркы «Шүрәле» (татар фольклоры герое) исемен ала. Паркны ачу тантанасы 2004 елның 25 августында була. Анда Татарстан Республикасының беренче Президенты Минтимер Шәймиев катнаша, ул озын гомер, куәт һәм игелек символы булып торган яшь кедр утырта[1].

2007 елда «Шүрәле» паркы «Кырлай» (Габдулла Тукай яшәгән һәм эшләгән авыл исеме) дип үзгәртү турында карар кабул ителә.

2009 елда парк территориясе яңадан җиһазландырыла, яңа аттракционнар урнаштырыла, кафе зонасы төзекләндерелә.

Тасвирлау[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Хәзерге вакытта «Кырлай» паркында 30дан артык аттракцион һәм күңел ачу мәйданчыклары бар. Парк территориясендә кафе, туңдырма һәм татлы мамык сатыла торган палаткалар, сувенир лавкалар, контакт зоопарк һәм фотостудияләр урнашкан. Паркта даими рәвештә бию һәм фитнес марафоннары, тематик дискотекалар, фестивальләр һәм башка күңел ачу чаралары үткәрелә.

Парк үзәгендә аттракционнарның иң зурысы — сәгатенә 3600 кешегә кадәр керү мөмкинлеге булган 55 метрлы Күзәтү тәгәрмәче урнашкан. Тәгәрмәчтән шәһәр панорамасын, аның тарихи өлешен һәм Идел акваториясен күзәтеп була.

Парк территориясен шартлы рәвештә өч зонага бүлеп була: балалар зонасы — иң кечкенә килүчеләр өчен, гаилә зонасы — өлкәннәр һәм балалар өчен һәм экстремаль зона[1].

Казандагы «Кырлай» паркының «Экстрим» зонасында аттракционнар башка зоналардан биредә яшь буенча чикләүләр булуы белән аерылып тора (алар 12 яшьтән олырак балалар өчен каралган).

Урнашу[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

«Кырлай» аттракционнар паркы Казансу елгасы Кремль дамбасы белән кисешкән урында урнашкан. Паркка кадәр метрода «Кәҗә бистәсе» станциясенә кадәр яки автобуста «Яшьләр үзәге» тукталышына кадәр барып җитәргә мөмкин[2].

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 Парк турында
  2. Парк развлечений Кырлай

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]