Мигъдәт Хәнҗәров

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Мигъдәт Хәнҗәров latin yazuında])
Мигъдәт Хәнҗәров
рәсем
Туганда бирелгән исеме:

Мигъдәт Нуретдин улы Хәнҗәров

Туу датасы:

28 ноябрь 1918(1918-11-28)

Туу җире:

РСФСР, Пермь

Үлем датасы:

19 апрель 2000(2000-04-19) (81 яшь)

Үлем җире:

РФ, Омск

Һөнәре:

актер, театр директоры

Гражданлыгы:

РСФСР РСФСР
ССРБ ССРБ
Россия байрагы РФ

Активлык еллары:

1936-1988

Бүләк һәм премияләр:

Хезмәт Кызыл Байрагы ордены II дәрәҗә Ватан сугышы ордены
РСФСР атказанган мәдәният хезмәткәре

Мигъдәт Хәнҗәров, Мигъдәт (Мидхәт[1]) Нуретдин улы Хәнҗәров (1918 елның 28 ноябре, РСФСР, Пермь2000 елның 19 апреле, РФ, Омск) — Бөек Ватан сугышында катнашкан театр эшлеклесе, драма актеры. 1962-1988 елларда Омскида драма театрын җитәкли. РСФСР атказанган мәдәният хезмәткәре (1968). Омск драма театрына аның исемен бирү тәкъдиме карала[2].

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1918 елның 28 ноябрендә Пермь шәһәрендә күчмә татар театры артистларының дүрт балалы гаиләсендә баш бала булып туган. Әтисе - Нуретдин Гыйләҗетдин улы Хәнҗәров, актер, Пермь татар театрының, Урал татар-башкорт театрының беренче хосусый (шәхси) антрепренеры. Әнисе - Мәүгуҗә, актриса.

1936 елда Свердлауда театр студиясен тәмамлый, 1939 елга кадәр актер булып эшли. 1939-1946 елларда Тын океан Хәрби-диңгез флотында хезмәт итә, хәрбиләрнең үзешчән сәнгате белән җитәкчелек итә, флотка хезмәт күрсәткән актер бригадаларын җитәкли. Сахалин өчен барган сугышларда катнашып, «Японияне җиңгән өчен» медале белән бүләкләнә. Хәрби хезмәттән азат ителгәч, 1946-1953 елларда, С. М. Цвиллинг исемендәге Чиләбе драма театрында администратор булып эшли. 1953 елда Омск шәһәренә күчеп килә. 1953-1958 елларда Омск драма театры директоры урынбасары, 1958-1962 елларда Омск филармониясе директоры урынбасары булып эшли.

Омск драма театры[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Омск драма театры

1962-1988 елларда Омск драма театрын (ru) җитәкли. Омск театрын яңа дәрәҗәгә күтәргән профессионалларны театрның баш режиссеры вазыйфасына чакыра: Е. Р. Хигрович (1963-1966), Ф. С. Шейн (1966-1968), Я. М. Киржнер (1968-1977), А. Ю. Хайкин (1977-1985, Г. Р. Тростянецкий (1985-1987).

Омск театрына күренекле артистларны чакырып, Омскидан еракларда танылган труппа төзи. Ул театр белән җитәкчелек иткәндә театрга түбәндәге артистлар килә: В. К. Лукьянов, В. М. Корфидов, Н. Д. Чонишвили, В. И. Прокоп, В. В. Дворжецкий, А. И. Щеголев, Т. А. Ожигова, Н. В. Надеждина, Ф. О. Степун, Б. А. Розанцев, Н. А. Бабенко, В. И. Алексеев, В. В. Лобанов, В. П. Гуркин, Н. Чиндяйкин Д. Л. Ицков, С. В. Лысов, Н. И. Василиади, М. Ф. Василиади, Ю. А. Кузнецов һәм башкалар.


« Ул театрда эш, театр мәнфәгатьләре өстен булган психологик һәм профессиональ климат булдыра алды. Һәр низаг эш файдасына хәл ителде - һәм бу иң югары һөнәри пилотаж. Ул актерларны театрның сәнгать җитәкчеләре белән бергә эзли, алып кайта. Труппаның төп өлеше аның тырышлыгы белән булдырылган
Борис Мездрич, театр менеджеры
»

М. Н. Хәнҗәров театр механизмын яхшы белә, театрның барлык хезмәткәрләренә дә таләпчән була, шул ук вакытта аның сәнгать сизгерлеге һәм интуициясе була. Аның эшчәнлеге нәтиҗәсендә, Омск театры танылу ала, даими рәвештә башка шәһәрләргә һәм чит илләргә гастрольләргә чыга, театр конкурсларында катнаша башлый.

Театр лаек булган бүләкләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Хәнҗәров җитәкчелегендә Омск драма театры дәүләт бүләкләренә лаек була:

  • 1973 — К. С. Станиславский исемендәге Дәүләт премиясе — Н. Анкиловның «Солдат толы» спектакле өчен (Я. М. Киржнер куелышында)
  • 1974Хезмәт Кызыл Байрагы ордены
  • 1983 — «академия театры» исеме
  • 1985 — К. С. Станиславский исемендәге Дәүләт премиясе — Светлана Алексиевичның «Сугыш йөзе — хатын-кыз йөзе түгел» спектакле өчен (Г. Р. Тростянецкий куелышында)

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1988 елда пенсиягә чыкканнан соң Ростов-на-Донуда яши. 2000 елның 19 апрелендә Омскида вафат була, Иске Төньяк мемориаль зиратында җирләнә.

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Энциклопедия города Омска: Омск в лицах / под ред. И. А. Кольца и др.. — Омск: Лео, 2011. — Т. 3. — С. 552.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]