Микронезия

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Микронезия latin yazuında])
Микронезия

Микроне́зия — Океанлыкның бер өлеше. Мариан, Каролин, Маршалл, Гилберт, Науру, Уэйк утрауларын үз эченә ала.

Илләр һәм буйсынган территорияләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Микронезиялеләр бу җирләрдә берничә мең ел элек яши башлаганнар. 16 нчы гасырдан Микронезия Испания колониясе булып тора. 19 нчы йөздә бирегә алманнар (Науру) һәм британнар (Гилберт утраулары) килә. 1898 елда Гуам утравы АКШка, ә Алмания территорияләре Япония һәм Австралиягә күчә. Икенче бөтендөнья сугышыннан соң Япония бу җирләрдән кысрыкланып чыгарыла һәм аның элекке җирләре БМО кул астына керә.

Бүген, Гуамнан кала, барлык Микронезия илләре дә бәйсез.

География[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Микронезия исеме грек теленнән "кече утраулык" дип тәрҗемә ителә. Ул атоллардан һәм вулканик утрауларыннан тора.

Географик яктан Микронезия Маршалл, Каролин, Мариан, Кирибати (Гилберт), Науру утрауларына бүленә.

Иң зур атоллар: Бикини (Эшшольц), Ронгелап (Римский-Корсаков), Малоэлап (Аракчеев), Маджуро, Эниветок (Браун), Кусаие (Уалан), Улити, Тарава һ.б., шулай ук Сенявина (иң зуры — Понапе) һәм Трук утраулары. Отто Коцебу экспедициясе нәтиҗәсендә кайбер утрауларның рус атамасы бар.

Кызыклы фактлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Раи ташлары йорт алдында саклана

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Больше, чем деньги, archived from the original on 2011-05-05, retrieved 2011-06-23 
  2. Кызыклы акчалар

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]