Михаил Гришин

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Михаил Гришин latin yazuında])
Җенес ир-ат
Ватандашлык  СССР
Туу датасы 1921
Туу урыны Ютазы районы, Татарстан, РСФСР
Аксакүл, Уруссинское сельское поселение[d], Ютазы районы, Татарстан, РСФСР
Үлем датасы 13 февраль 1945(1945-02-13)
Үлем урыны Польша
Хәрби дәрәҗә өлкән сержант[d]
Сугыш Алман-совет сугышы
Гаскәр төре артиллерия[d]
Бүләкләр
орден Славы I степени орден Славы II степени орден Славы III степени

Гришин Михаил Иванович (1921 — 13.02.1945) — 1 нче гвардия Львов  Богдан Хмельницкий орденлы артиллерия полкының СУ-85 үзйөрешле җайланма механигы-машина йөртүчесе (6 нчы гвардия Львов Кызыл Байраклы механикалаштырылган корпус, 4 нче танк армиясе, 1 нче Украина фронты), гвардия өлкән сержанты, Бөек Ватан сугышы катнашучысы, өч дәрәҗә Дан ордены кавалеры[1].

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Михаил Иванович Гришин 1921 елда Татарстан Республикасының хәзерге Ютазы районы Аксакүл поселогында эшче гаиләсендә туган. Рус. Башлангыч белем<[2]. 1943 елдан КПСС әгъзасы.

Кызыл армиядә 1940 елның 20 сентябреннән. Гамәлдәге армиядә 1944 елның 26 февраленнән. 1 нче Украина фронтында сугыша. Проскуров-Черновцы, Львов-Сандомир, Сандомир-Силезия һәм Түбән Силезия һөҗүм итү операцияләрендә катнаша[1].

1944 елның 17 мартында Проскуров-Черновцы һөҗүм операциясе барышында М. И. Гришин экипажы хәзерге Тернополь өлкәсенең Подволочисский районы Скалат шәһәреннән (Украина) төньяк-көнчыгыштарак үтеп кергән дошман танкларын юк итү буенча хәрби бурыч үти. Сугыш кырына оста маневр ясап, машинаны дошман танклары белән якынайтуга алып бара. Сугыш вакытында экипаж 2 немец танкын юк итә. 1944 елның 18 мартында үзйөрешле орудиеләр уты белән дошманның авыр танкын бәреп төшерәләр һәм агач ут ноктасын җимерәләр. Сугышта яралана. Полк командиры тарафыннан 2 нче дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләүгә тәкъдим ителә[1]. 6 нчы гвардия механикалаштырылган корпусы командирының  1944 елның 10 апрелендәге боерыгы белән өлкән сержант Гришин Михаил Иванович 3 нче дәрәҗә Дан ордены белән бүләкләнә[2].

Львов-Сандомир һөҗүм операциясе барышында үзйөрешле җайланманың хәрәкәткә даими әзерлеген тәэмин итә. Сугышларда кыю һәм тәвәккәл эш итә. Аның үзйөрешле җайланмасы эксплуатацияләү кагыйдәләрен төгәл үтәү аркасында билгеләнгән ремонтара ресурстан яртылаш арта. Львов өлкәсенең хәзерге Самбор районы Дубровка авылы районында (Украина) дошман контратакасын кире какканда, 1944 елның 30 июлендә экипаж бронетранспортёрны һәм 50 немец солдатын юкка чыгара[1].

1944 елның 8 августында хәзерге Карпат асты воеводалыгы Санок повятының Заршин авылы (Польша) янында үзйөрешле җайланманың орудиесына дошман утынан зыян килә. Шуңа да карамастан, М. И. Гришин беренчеләрдән булып торак пунктка бәреп керә һәм гусеницалар белән 20 немец солдатын юк итә. Синява авылын (хәзер шул ук воеводаның Кросно повяты Рыманув гминасы) авылын алгач, М. И. Гришин экипажы дошманның пехота взводын һәм ике станок пулемётлы расчетны юк итә. Полк командиры тарафыннан Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләүгә тәкъдим ителә[1]. 1944 елның 1 сентябрендә гвардиянең 4 нче танк армиясе командующие приказы белән өлкән сержант Гришин Михаил Иванович 2 нче дәрәҗә Дан ордены белән бүләкләнә[2].

Сандомир-Силезия һөҗүм итү операциясе барышында аның үзйөрешле җайланмасы, 192 сәгать артык эшләп, бер генә тапкыр да сафтан чыкмый[1].

1945 елның 12 гыйнварыннан 4 февраленә кадәр экипаж Кельце, Конське шәһәрләрен яулап алуда, Кёбен торак пункты тирәсендә (хәзерге вакытта Хобеня, Түбән Силезия  воеводалыгының  Любин повяты, Рудна гминасы, Польша) плацдарм өчен сугышларда катнаша. Самоходчылар 1 танкны, 3 бронетранспортёрны, 8 автомашинаны, 6 ут ноктасын, 70 немец солдатын юк итәләр. М. И. Гришин шәхсән 6 гитлерчыны әсирлеккә ала[1].

СССР Югары Советы Президиумының 1945 елның 10 апрелендәге Указы белән немец илбасарларына каршы көрәш фронтында командованиенең сугышчан биремнәрен үрнәк рәвештә үтәгән һәм күрсәткән  батырлыгы  өчен гвардия  өлкән сержанты Гришин Михаил Иванович 1 нче дәрәҗә Дан ордены белән бүләкләнә[2].

Бу вакытта ул исән түгел иде. Ул 1945 елның 13 февралендә Енсдорф авылы районында хәбәрсез югала (хәзер юк, Түбән Силезия воеводалыгының Любин повяты территориясе, Польша)[2][3].

Бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Хәтер[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Кавалеры ордена Славы трёх степеней: Краткий биографический словарь / Пред. ред. коллегии Д. С. Сухоруков. — М.: Воениздат, 2000. — 703 с. — ISBN 5-203-01883-9.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]