Муса Җәлил һәйкәле (Күкчәтау)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Муса Җәлил һәйкәле (Күкчәтау) latin yazuında])
Һәйкәл
Муса Җәлилгә һәйкәл
Муса Җәлилгә һәйкәл
Муса Җәлилгә һәйкәл
Урын Казакъстан
Акмола өлкәсе, Күкчәтау, Төзүчеләр аллеясе
Сынчы А. А. Аполлонов
Төзелеш 20162022 еллар
Материал кара мәрмәр, бронза

Муса Җәлилгә һәйкәл Казакъстанның Акмола өлкәсе Күкчәтау (каз. Kökşetau, Көкшетау) шәһәрендә урнашкан.
Һәйкәл Казакъстанның Акмола өлкәсенең татар-башкорт җәмгыяте тарафыннан әзерләнгән.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Александр Аполлонов. Һәйкәлнең бюст өлеше

Һәйкәл 2022 елның 25 августында, каһарман-шагыйрьнең җәзаланган көнендә, Казакъстанның Акмола өлкәсе Күкчәтау шәһәрендә Төзүчеләр аллеясендә, өлкә китапханәсе белән 2нче лицей-мәктәп арасындагы скверда ачылган[1].

Бюст 2016 елның августында ук Казакъстан Республикасы Акмола өлкәсенең татар-башкорт җәмгыяте тарафыннан әзерләнгән, әмма аны урнаштыруга рөхсәт 2022 елда гына алынган[2].

Бюстның авторы — танылган Россия скульпторы Александр Аполлонов. Бронзадан Краснодар краенда коелган.

Юбилей елында М. Җәлил бюстын булдыру инициаторы – «Казгеодезия» РГКП «Солтүстік геодезия» филиалы директоры Эльдар Азизов[3] (Россия эшмәкәре Леонид Сердюков ярдәме белән). «Регионстрой» төзелеш фирмасы (җитәкчесе Александр Дворцев) һәйкәл өчен нигез әзерләү буенча түләүсез төзелеш эшләре алып барган [4].

1922 елга кадәр Муса Җәлил комсомолның Кыргыз АССР Орск өяз комитеты хезмәткәре була һәм, казакъ телен яхшы белеп, еш кына казакъ аулларында була, анда җирле яшьләр белән очрашулар үткәрә[2].

Ачылу[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ачылу тантанасында Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев, Татарстан Республикасының Казакъстандагы Тулы вәкаләтле вәкиле Денис Вәлиев, Акмола өлкәсенең татар-башкорт этномәдәни берләшмәсе рәисе Рафаил Сулькарнаев, Акмола өлкәсе акимы урынбасары Асдос Рамазанов, Күкчәтау акимы Бауржан Гайса, Казакъстан халык ассамблеясе рәисе урынбасары – Казакъстан татарлары һәм башкортлары конгрессының идарә рәисе Тәүфыйк Кәримов, Акмола өлкәсе чечен-ингуш «Вайнах» этномәдәни җәмгыяте рәисе Герихан Яндиев һәм шәһәр җәмәгатьчелеге катнашкан[5].

Тасвирлама[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Төзүчеләр аллеясендә, Акмола өлкә китапханәсе белән 2нче лицей-мәктәп арасындагы скверда (кечкенә бакча) кара мәрмәр аслыкка Муса Җәлилнең бронза бюсты урнаштырылган. Шагыйрь тоткында итеп ясалган, ачык күкрәге аркылы-торкылы баулар белән чорналган. Бюсттан астарак, постаментка беркетелгән металл табличкага 2 телдә (казакъча, русча) «Мұса Жәлел / Муса Джалиль / Musa Jalïl (1906―1944)» дип язылган.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Оксана Матасова. Бюст Мусы Джалиля открыли в Кокшетау. МИА «Казинформ», 25.08.2022
  2. 2,0 2,1 В Кокшетау состоялось торжественное открытие бюста Героя Советского Союза Мусы Джалиля. Всемирный конгресс татар
  3. Вероника Бурда. «Жизнь моя для народа — все силы ему». «Акмолинская правда», 24.01.2017(рус.)
  4. В граните память сохраняя… Всемирный конгресс татар, 24.01.2017
  5. В Кокшетау торжественно открыли памятник Мусе. ВКонтакте

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]