Муса Җәлил һәйкәле (Усть-Каменогорск)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Муса Җәлил һәйкәле (Усть-Каменогорск) latin yazuında])
Һәйкәл
Муса Җәлилгә һәйкәл
Муса Җәлилгә һәйкәл
Муса Җәлилгә һәйкәл
Урын Үскәмән
Сынчы Мәхмүт Гасыймов
Төзелеш датасы 2015 ел
Материал бронза

Муса Җәлилгә һәйкәл Казакъстанның Көнчыгыш Казакъстан өлкәсе Үскәмән (рус. Усть–Каменогорск, каз. O'skemen) шәһәрендә урнашкан.
Һәйкәл Казакъстанның «Идел» татар-башкорт берлеге тәкъдиме һәм матди ярдәме белән ачыла.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мәхмүт Гасыймов. Һәйкәлнең бюст өлеше.

Скульптура һәйкәле 2015 елның 22 июнендә Казакъстанның Үскәмән шәһәрендә (каз. O'skemen) Касыйм Кайсенов урамы белән Александр Протазанов урамы кисешкән чаттагы бакчада ачылган.

Һәйкәлнең авторы — Мәхмүт Гасыймов.
Муса Җәлилгә Казакъстан җирендә һәйкәл кую тәкъдиме белән Казакъстанның «Идел» татар-башкорт берлеге чыга. Казакъстан хакимиятләренә берничә шәһәр, шул исәптән Алматы һәм Нурсолтан, тәкъдим ителә, ләкин Үскәмән варианты гына кабул ителә.

Сыйфатлама[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Үлбе (рус. Ульба) елгасы яр буендагы бакча уртасында ярымай шәкелендә, мәрмәр катыш бетоннан ясалган дивар алдындагы сары мәрмәр аслыкка Муса Җәлилнең бронза бюсты урнаштырылган. Шагыйрь хәрби киемнән итеп ясалган. Бюсттан астарак, постаментка беркетелгән металл табличкага Советлар Берлеге Каһарманының Алтын йолдыз медале сурәте (сулда, өстә) һәм татарча (өстә) һәм русча (аста) мәгълүмат язылган:

Шагыйрь
Советлар Берлеге Каһарманы
Муса Җәлил

Поэт
Герой Советского Союза
Муса Джалиль

Ачылу[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ачылу тантанасында Казакъстанның Көнчыгыш Казакъстан өлкәсе акимы урынбасары Жаксылык Омар, Үскәмән (каз. O'skemen) шәһәре акимы Тимербәк Касыймҗанов һәм Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча килгән Татарстан мәдәният министры Айрат Сибагатуллин җитәкчелегендәге Татарстан делегациясе катнаша.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]