Мәнгүтимер

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Мәнгүтимер
ﻣﻪﻧﮔوﺗﻳﻣﺌﺭ
Алтын Урданың беренче ханы
1269 — 1282
аңа кадәр: Алтын Урда ханы буларак игълан ителгән
дәвамчысы: Туда-Мәнгү
Җучи Олысының алтынчы хакиме
1266 — 1269
аңа кадәр: Бәркә
дәвамчысы: Алтын Урда ханы буларак игълан ителгән
 
Дин: Ислам
Үлем: 1282 ел(1282)
Династия: Чыңгызхан нәселе
Әти: Тукан


Мәнгүтимер (tat. lat. Mängütimer, بركةﻣﻪﻧﮔوﺗﻳﻣﺌﺭ ‎‎) (үл. 1282) - бәйсез Алтын Урда беренче ханы (1266—1282), Җучи Олысының алтынчы хакиме. Туканның улы, Батуның оныгы, Бәркә дәвамчысы.

Мәнгүтимер идарә итү заманында (1266—1282) татарлар үз акчаларын—жучи тәңкәләрен суга башлыйлар, Европа (итальяннар, алманнар) белән ике арада сәүдә эшләре җәелеп китә. Бәркә вакытында Үгәдәй һәм Чыгытай олыслары белән ара бозылган булса, яңа хан алар белән дустанә мөнәсәбәтләр булдыруга ирешә. Мәнгүтимер Алтын Урданың дәүләт хакимиятен ныгыту юлында да шактый зур эшләр башкара.

Тарих[үзгәртү]

Алтын Урда 1300 елда

Мәнгүтимер идарә итү чорында төмәнче Иса Ногайның хакимияте көчәя. Ногайның хатыны атасы - Византия императоры Михаил VIII булган, улы - Дунай буе Болгары хакименең кызына өйләнгән булган. Мәнгүтимер Ногайны төмәнче-гаскәр башлыгы Балканда итеп раслаган.

Мәнгүтимер генуялеләргә Кафа шәһәрендә торырга рөхсәт биргәннән соң Кырым сәүдәсе һәм Кырым башкаласы - Солхат әһәмияте үскән. Кафа шәһәрендә генуялеләр мөстәгъмәрәсе [1] барлыкка килә.

Алтын Урда чәчәк ату дәверендә

Мәнгүтимер идарә итү вакытында халык исәбен алу үткәрелгән.

Алтын Урда үз акчаларын—жучи тәңкәләрен суга башлый.

Яулар[үзгәртү]

Мәнгүтимер идара итү дәверендә татар гаскәрләре Византиягә (1269-1270), Литвага (1274), Кавказга (1277) яулар белән барганнар.

Эчке сәясәт[үзгәртү]

Мәнгүтимер рус чиркәвен ясак түләүдән азат итә. Руханиләр хәрби хезмәттән дә азат ителә.

1268 елда татар гаскәре Новгород шәһәрен Литва алпарлары һөҗүменнән коткара, 1274 елда Смоленск ханга буйсына.

Идел буе Болгары күтәрелешен бастыру[үзгәртү]

1277 Идел буе Болгары күтәрелешен бастыра, нәтиҗәдә Идел буе Болгары - Болгар олысы буларак Алтын Урда эченә тулысынча кергән.

Мәнгүтимер 1282 елда муен җәрәхәтеннән үлгән.

Моны да карагыз[үзгәртү]

Элгәре:
Бәркә
Алтын Урда ханы

12661282
Аннары:
Туда-Мәнгү

Искәрмәләр[үзгәртү]

  1. колониясе

Әдәбият[үзгәртү]

  • Равил Фәхретдинов. ТАТАР ХАЛКЫ ҺӘМ ТАТАРСТАН ТАРИХЫ.
  • Егоров В. Л. Историческая география Золотой Орды в XIII-XIV вв. / Отв. редактор В. И. Буганов. — М.: Наука, 1985. — 11 000 экз.
  • Закиров С. Дипломатические отношения Золотой Орды с Египтом / Отв. редактор В. А. Ромодин. — М.: Наука, 1966. — 160 с.
  • Камалов И. Х. Отношения Золотой Орды с хулагуидами / Пер. с турецкого и науч. ред. И. М. Миргалеева. — Казань: Институт истории им. Ш. Марджани АН РТ, 2007. — 108 с. — 500 экз. — ISBN 978-5-94981-080-4
  • Мыськов Е. П. Политическая история Золотой Орды (1236—1313 гг.). — Волгоград: Издательство Волгоградского государственного университета, 2003. — 178 с. — 250 экз. — ISBN 5-85534-807-5
  • Почекаев Р. Ю. Цари ордынские. Биографии ханов и правителей Золотой Орды. — СПб.: ЕВРАЗИЯ, 2010. — 408 с. — 1000 экз. — ISBN 978-5-91852-010-9
  • Сафаргалиев М. Г. Распад Золотой Орды. — Саранск: Мордовское книжное издательство, 1960. — 1500 экз.

Селезнёв Ю. В. Элита Золотой Орды. — Казань: Издательство «Фэн» АН РТ, 2009. — 232 с.