Наум Урхи

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Наум Урхи latin yazuında])
Наум Урхи
Туган телдә исем Наум Андреевич Андреев
Туган 22 ноябрь 1891(1891-11-22)
Русия империясе, Казан губернасы, Ядернә өязе, Ефремкасы
Үлгән 1 сентябрь 1984(1984-09-01) (92 яшь)
ССРБ, РСФСР, ЧАССР, Чабаксар
Милләт чуаш
Әлма-матер И. Я. Яковлев исемендәге Чуаш дәүләт педагогика университеты
Һөнәре тел галиме, тәрҗемәче
Бүләк һәм премияләре Чуаш АССР ның атказанган мәдәният хезмәткәре

Наум Урхи (чуаш. Урхи Наумĕ), тәхәллүсе, тулы исеме Наум Андрей улы Андреев (чуаш. Наум Андреевич Андреев, 1891 елның 22 ноябре, РИ, Казан губернасы, Ядернә өязе, Ефремкасы1984 елның 1 сентябре, ССРБ, РСФСР, ЧАССР, Чабаксар) — чуаш тел галиме, тәрҗемәче.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1891 елның 22 ноябрендә Казан губернасы Ядернә өязе (хәзерге Чуашия Республикасының Әлек районы) Ефремкасы авылында туган. 1984 елның 1 сентябрендә вафат. Иртә ятим кала.

Әлектә ике сыйныфлы мәктәп бетергәч, Сембердәге И.Я.Яковлев мәктәбенә укырга керергә тели, ләкин 18 яше тулу сәбәпле анда алмыйлар. Чуаш мөгаллимнәр әзерләү мәктәбе остаханәсендә эшләп, I Сембер гимназиясендә экстерн рәвештә имтихан тапшыра. Чуаш педагогия институтын тәмамлый.

Беренче бөтендөнья сугышында катнаша. Октябрь инкыйлабыннан соң Казанда губерна башкарма комитеты каршындагы чуаш эшләре комиссариатында һәм «Ҫӗр ӗҫлекен» («Җир эшкәртүче») журналында эшли.

1920 елда Чуаш автономияле өлкәсе төзелгәч, Чабаксарда «Канаш», «Ҫамрӑк хресчен» гәҗитләре мөхәрририятләрендә, Чуаш китап нәшриятында эшли.

1940-1943 елларда Чуаш АССРның Югары Советында эшли.

1944 - 1967 елларда Чуаш фәнни-тикшеренү институтының телләр бүлекчәсендә эшли.

Н. Андреевның фәнни эшләре күпкырлы : ул тел белгече, әдәбият белгече, тәрҗемәче, халык авыз иҗатын өйрәнүче. Чуаш тел белемен, аның стилистикасын беренче өйрәнүчеләрдән. Чуаш телендә терминнар сүзлеген төзи. Тәрҗемә өлкәсендә эшләре бар: иҗтимагый - сәяси, фәнни - популяр, авыл хуҗалыгы буенча һәм балалар әдәбиятын, И.-В. Гётеның «Фауст»ын (1979 ел), Дж. Свифтныңның «Гулливер сәяхәтләре»н тәрҗемә итә.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Литература[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • "Аликовская энциклопедия", редколлегия: Ефимов Л.А., Ефимов Е.Л., Ананьев А. А., Терентьев Г. К., Чебоксары, 2009, ISBN 978-5-7670-1630-3.
  • «Чăваш литературин антологийĕ», составители: Д. В. Гордеев, Ю. А. Силэм. Шупашкар, 2003. ISBN 5-7670-1279-2.
  • Наум Андреевич Андреев – Урхи Наумĕ : сб. ст. : к 110-летию со дня рождения / сост. А. П. Хузангай. – Чебоксары : ЧГИГН, 2002. – 84 с. : портр.
  • Алексеев, А. Ырми-канми ĕçчен çинчен / А. Алексеев // Коммунизм ялавĕ. – 1981. – 22 нояб.
  • Андреев (Урхи) Наум Андреевич // Чăваш чĕлхи тĕпчевçисем : биобиблиографи указателĕ. – Шупашкар, 2006. – С. 24-27.
  • Асамат, С. Чăн-чăн илем юлать йăх асăнмалăх / С. Асамат // Хыпар. – 2007. – 13 кăрлач. – С. 13.
  • Eфимов, Л. А. Наум Андреевич Андреев (Урхи) // Eфимов, Л. А. Элĕк енĕ / Л. А. Eфимов. – Элĕк, 1994. – С. 293-294.
  • Иванов, А. Чаплӑ чӗлхеҫӗ, куҫаруҫӑ / А. Иванов // Пурнӑҫ ҫулӗпе (Элӗк районӗ). – 2008. – 16 кӑрлач (№ 3). – С. 3.
  • Иванов, В. Eхремкасси ăсчахĕ / В. Иванов // Ялав. – 1993. – № 4. – С. 31.
  • Иванов, В. Феномен / В. Иванов // Тăван Атăл. – 1996. – № 6. – С. 29.
  • Павлов, И. Пархатарлă кунçул / И. Павлов // Тăван Атăл. – 1981. – № 12. – С. 74.
  • Петров, Н. Ватă тĕпчевçĕ – тăлмач / Н. Петров // Ялав. – 1966. – № 12. – С. 25.
  • Сергеев, В. И. Пирĕн Наум Андреевич / В. И. Сергеев // Ялав. – 1981. – № 12. – С. 17.
  • Уткин, Г. А. Вӑрӑм ӗмӗрлӗ чӗлхеҫӗ : [чӑвашсен паллӑ ӑсчахӗ, куҫаруҫи, Чӑваш АССР культурӑн тава тивӗҫлӗ ӗҫченӗ Наум Андреевич Андреев (Урхи) ҫинчен] / Г. А. Уткин // Хыпар. – 2012.–- 14 кӑрлач (№ 4/5). – С. 15/
  • Андреев (Урхи) Наум Андреевич // Ученые и сотрудники Чувашского государственного института гуманитарных наук : 1930-2005. – Чебоксары, 2005. – С. 13.
  • Андреев Наум Андреевич (Урхи) // Энциклопедия чувашской журналистики и печати. – Чебоксары, 2014. – С. 27.
  • Ефимов, Л. А. Андреев (Урхи) Наум Андреевич / Л. А. Ефимов // Аликовская энциклопедия. – Чебоксары, 2009. – С. 61.
  • Иванов, Н. Неутомимый переводчик и исследователь / Н. Иванов // Молодой коммунист. – 1971. – 6 дек.
  • Петров, Н. П. Н. А. Андреев / Н. П. Петров // Ученые записки / НИИ яз., лит., истории и экономики при Совете Министров Чуваш. АССР. – Чебоксары, 1963. – Вып. 22. – С. 298-300.
  • Федотов, М. Н. А. Андреев / М. Федотов // Совет. тюркология. – 1984. – № 5. – С. 105-106.
  • Федотов, М. Неутомимый труженик науки / М. Федотов // Совет. Чувашия. – 1981. – 22 нояб.
  • Хузангай, А. П. Андреев (Урхи) Наум Андреевич / А. П. Хузангай // Чувашская энциклопедия. – Чебоксары, 2006. – Т. 1 : А-Е. – С. 105.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Әлек районы энциклопедиясе (рус телендә), Чабаксар, 2009 ел. ISBN 978-5-7670-1630-3.
  • Чуаш әдәбияты антологиясе (чуаш телендә), Чабаксар, 2003 ел. ISBN 5-7670-1279-2.

Тышкы сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]