Олы Солтан вулысы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Олы Солтан вулысы latin yazuında])
Олы Солтан вулысы
Ил

СССР

Статус

Вулыс

Җөмһүрият

Татарстан АССР

Административ үзәк

Олы Солтан

Нигезләү датасы

1920 елның 25 июне

Юкка чыгару датасы

1927 елның 14 феврале

Рәсми телләр

татар, рус

Халык саны  (1926)

24 315 кеше[1]

Милли состав

татарлар, руслар

Олы Солтан вулысы (рус. Больше-Салтанская волость) — 1920 елдан 1927 елга кадәр гамәлдә булган Татарстан АССРның юк ителгән административ-территориаль берәмлеге. Лаештан Төньяк-Көнчыгышка 34 чакрым ераклыкта, Татарстанның үзәк өлешендә урнашкан. Административ үзәк - Олы Солтан авылы.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Олы Солтан вулысы территориясе 1552 елга кадәр Казан ханлыгында, 1552 елдан 1708 елга кадәр Россия патшалыгы Казан патшалыгында, 1708 елдан 1719 елга кадәр Казан губернасында, 1719 елдан 1727 елга кадәр Казан губернасының Казан провинциясендә, 1727 елдан 1775 елга кадәр Казан губернасының Казан провинциясе Казан өязендә, 1775 елдан 1781 елга кадәр Казан губернасының Казан өязендә, 1781 елдан 1796 елга кадәр Казан наместниклыгы Лаеш өязендә, 1796 елдан 1920 елга кадәр Казан губернасының Лаеш өязе Зюзино вулысында урнашкан.

1920 елның 25 июнендә Лаеш кантонының административ-территориаль берәмлеге буларак барлыкка килә.

1927 елның 14 февралендә «Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы административ бүленешендә үзгәреш турында» Бөтенроссия Үзәк Башкарма комитеты Президиумы карары белән Олы Солтан вулысының барлык торак пунктлары, Лаеш районы составына кертелгән Татар Янтыгы авылыннан һәм Арча кантоны Питрәч вулысына кертелгән Александровка, Екатериновка, Күн, Олы Дәүләзәр, Урта Дәүләзәр һәм Шәле авылларыннан тыш, Балык Бистәсе районына тапшырыла.[2]

Административ бүленеш[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1926 елның 1 гыйнварына Олы Солтан вулысында 23 авыл советы, 41 торак пункты (Александровка, Екатериновка, Корноухово, Олы Салтан, Шәле һ.б.) һәм 4740 йорт хуҗалыгы булган. Вулыс мәйданы 518 км² тәшкил иткән.[1]

Халык[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1926 елда халык саны 24 315 кеше тәшкил иткән. Төп милләтләр: татарлар, руслар.[1]

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Татар энциклопедия сүзлеге (Татарский энциклопедический словарь, на татарском языке) / Гл. ред. М.Х. Хасанов; Отв. ред. Г.С. Сабирзянов. - Казань: Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 2002. - 830 с.: ил. ISBN 5-902375-01-0
  2. Татар энциклопедиясе : 6 томда / баш мөхәррир М. Х. Хәсәнов. - Казан : Татар энциклопедиясе институты, 2008-. - 27 см.; ISBN 978-5-902375-04-5
  3. Территориальное и административное деление Союза ССР на 1-е января 1926 года //Народный Комиссариат Внутренних дел. Статистический отдел. - Москва: Издательство Главного Управления Коммунального Хозяйства НКВД, 1926. - 288 стр.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 1,2 Территориальное и административное деление Союза ССР на 1-е января 1926 года // Народный Комиссариат Внутренних дел. Статистический отдел. - Москва: Издательство Главного Управления Коммунального Хозяйства НКВД, 1926. - 288 стр.
  2. http://www.millattashlar.ru/index.php/ОЛЫ_СОЛТАН_ВУЛЫСЫ_(Больше-Салтанская_волость)