Руфил Миңлебаев

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Руфил Миңлебаев latin yazuında])
Руфил Миңлебаев
Туган 18 сентябрь 1931(1931-09-18) (92 яшь)
Айбүләк, Байгузинский сельсовет[d], Яңавыл районы, БАССР, РСФСР, СССР
Үлгән Уфа, РСФСР, СССР
Ватандашлыгы  Россия
Әлма-матер Татар дәүләт гуманитар-педагогика университеты
Һөнәре ботаник, эколог
Гыйльми дәрәҗә: биология фәннәре докторы[d]

Миңлебаев Руфил Гафар улы (18 сентябрь, 1931 ел — 20 июнь, 2013 ел) — галим-ботаник, эколог, җәмәгатьче. 1963 елдан Башкорт дәүләт университеты укытучысы, 2006 елга кадәр ботаника кафедрасы мөдире, бер үк вакытта 1970-1975 һәм 1980-1991 елларда биология факультеты деканы. 1970-2013 елларда ССРБ һәм Россия Ботаника җәмгыятенең Башкортстан бүлекчәсе җитәкчесе. Башкортстан Фәннәр академиясенең мактаулы академигы (1998), биология фәннәре докторы (1969), профессор (1970). Башкорт АССР-ының атказанган фән эшлеклесе (1977), ССРБ‑ның югары белем бирү отличнигы (1981), Россия Федерациясенең мактаулы югары һөнәри белем бирү хезмәткәре (1999).

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Руфил Гафар улы Миңлебаев 1931 елның 18 сентябрендә Башкорт АССР-ының Яңавыл районы Айбүләк авылында туган.

Яңавылның 1-нче мәктәбен тәмамлагач, Казан педагогия институтына укырга керә. 1954 елда институтны уңышлы тәмамлап, шунда ук эшләргә кала. Диссертация яклап, «биология фәннәре кандидаты» гыйльми дәрәҗәсен ала.

1963 елдан бирле фәнни-педагогик эшчәнлеге һәм тормышы тулысынча Уфа һәм Башкорт дәүләт университеты белән бәйле.

1976 елга кадәр ботаника кафедрасын җитәкли. Шул ук вакытта 1970-1975 һәм 1980-1991 елларда Башкорт дәүләт университетының биология факультетында БГУ декан була.

1969 елдан — биология фәннәре докторы, бер елдан — профессор.

1998 елда Башкортстан Фәннәр академиясенең мактаулы академигы итеп сайлана.

2013 елның 20 июнендә 82 яшендә вафат була һәм Уфада җирләнә.

Фәнни эшчәнлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Гомуми экологиянең көнүзәк проблемаларына, туфрак үләннәре, чүп үләннәрен, ботаник табигать һәйкәлләренең флорасын, файдалы үсемлекләрнең ресурсларын өйрәнүгә, ачыклауга һәм аларны саклауга багышланган.

Туфрак альгологиясе буенча гыйльми юнәлешкә нигез салучы.

  • «Башкорт АССР‑ының катлаулы төзелешле үсемлекләр белешмәсе» («Определитель высших растений Башкирской АССР»; 1988), «Башкортстан суүсемнәренең кыскача белешмәсе» («Краткий определитель водорослей Башкортостана»; 1996) исемле китапларның төзүчеләренең берсе. « Башкорт АССР-ның Кызыл китабы» басмасының икенче мөхәррире була («Красная книга Башкирской АССР» (Уфа, 1987).
  • Россия ботаника җәмгыятенең Башкортстан бүлекчәсе рәисе (1970-2013).
  • Башкортстан Республикасының үсемлекләр катламы типларына һәм агрофитоценология өлкәсендәге фәнни проблемаларына багышланган 270 фәнни хезмәт авторы.

Профессор методик әсбаплар булдыруга да игътибарны нык билгели. Шулай ук, талиплар, белгечләр, галимнәр арасында бер ук кызыксыну уяткан басмаларның авторы да.

Мәсәлән:

  • «Русско-татарско-башкирский терминологический словарь по ботанике» (Уфа, 1996),
  • «Эколого-географический анализ флоры РБ» (Уфа, 1995),
  • «Высшие растения» (Уфа, 1998),
  • «Общая ботаника и альгология» (Уфа, 2000),
  • «Микология и лихенология» (Уфа, 2000).
  • «Курс низших растений. Систематика» (Уфа, 2001).

Хезмәтләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

270 хезмәт, шул исәптән 5 монография, 7 уку әсбабы авторы, шулар арасында:

  • Миңлебаев Р.Г. (автордаш) Башкорт АССР-ының югары төр үсемлекләрен билгеләү. — М.: Наука, 1988.
  • Миңлебаев Р.Г. һ.б. Башкортстанның суүсемнәрен кыскача билгеләү. — Уфа, БДУ басмасы, 1995.
  • Миңлебаев Р.Г. һ.б. Табигать экосистемаларында индикация фильтрлары буларак суүсемнәр // БР Фәннәр академиясе хәбәрләре, № 2, 1996.
  • Миңлебаев Р.Г. Русча-башкортча-татарча ботаника терминнары сүзлеге. — Уфа, БДУ басмасы, 1996.
  • Миңлебаев Р.Г. Гомуми ботаника һәм альгология: Уку әсбабы. — Уфа, БДУ басмасы, 2000.
  • Миңлебаев.Г. Микология һәм лихенология: Уку әсбабы. — Уфа, БДУ басмасы, 2000.
  • Миңлебаев Р.Г. Түбән төр үсемлекләр (систематика): Уку әсбабы. — Уфа, БДУ басмасы, 2001.
  • Миңлебаев Р.Г., Миннебаев Ф. Р. Суүсемнәр, гөмбәләр, лишайлар (Гомуми характеристика, систематика). — Уфа, БДУ басмасы, 2002.
  • Миңлебаев Р.Г. (автордаш). Башкортстанның язгы үсемлекләрен билгеләү. — Уфа, БДУ басмасы, 2003.
  • Миңлебаев Р.Г. һ.б. Өфада һәм аның әйләнә-тирәсендә мәдәни мирас булган архитектура һәйкәлләренең биокоррозиясе // БР Фәннәр академиясе хәбәрләре, № 1, том 12, 2006.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]