Ярдәм:Википедиягә рәхим итегез!

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Википедиягә рәхим итегез! latin yazuında])
(Рәхим итегез битеннән юнәлтелде)
Ярдәм үзәге · Җәмгыять үзәге · Форум · Порталлар · Сайланган эчтәлек · Проектлар · Мөрәҗәгатьләр · Бәяләү эшчәнлеге
Бөтендөнья пәрәвезендә ирекле гыйлемнең учагы булган Википедия челтәрле энциклопедиясенең татар телле бүлегенә
Хуш килдегез!


  • Һәрбер Викимедиа сайты (~900) белән Мобиль/Санак режимында эшләп була. Режимны алыштыру һәрбер битнең астындагы меню аркылы ясала. Түбәндәге аңлатмалар тулырак интерфейслы «Санак» режимы өчен.
  • Һәрбер битнең стандарт менюлары:
    • Сулдан проект менюсы (бүлекләре: Гомуми / Катнашу / Кораллар / Телләр).
    • Югарыдан бит менюсы (бүлекләре: Бит / Бәхәс / Уку / Үзгәртү / Вики-текстны үзгәртү / Тарихын карау / Күчерү) һәм Эзләү тәрәзе.
    • Бит башында уң яктан - кулланучының шәхси меню (кергәндә, бүлекләре: Кулланучы хисап язмасы бите / шәхси бәхәс бите / Көйләнмәләр / Бета-кораллар / Күзәтү исемлеге / Кертем / Чыгу).
  • Һәрбер бит төркемләү агачының (каталог системасы) кимендә берәр тематик төркеменә керергә тиеш. Боларны битнең тексты астында күреп һәм аларга кергән башка битләре белән танышып була.
  • Кайбер битләргә тематик навигацион калыплар урнаштырыла. Болар, гадәттә, уң яктан яки аста була.
  • Берәр бит тексты берничә бүлектән торганда, беренче бүлек алдында автоматик Эчтәлек пәйда була.

Бәхәсләшү / Ярдәм сорау[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Берәр биттәге эчтәлек сезнеңчә тулы түгел, искергән яки хаталы икән, аны куе булып үзгәртегез.
  • Берәр мәкаләгә яки биткә керткән үзгәртүегез башка мөхәррир тарафыннан кире кагылды икән, бу битнең бәхәс бүлегендә яки мөхәррирнең шәхси бәхәслегендә фикерегезне белдерү һәм консенсуска ирешү процессны башлау дөрес.
    • Ике тарафны да кәнәгатьләндерерлек консенсуска үзегез ирешә алмыйсыз икән, җәмгыять вәкилләренең арадашчылыгын сорарга, булмаса идарәчеләргә, ахыр чиктә Арбитраж шурасына мөрәҗәгать итәргә була.
  • Ярдәм бүлегендәге җыентыкта үз соравыгызга җавап тапмасагыз, мәсьәләне Җәмгыять үзәгендәге урынлы бер форумда күтәрү урынлы.

Википедиядә ниләр эшләп була?[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Энциклопедик мәгълүмат табу[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Кызыксындырган тема буенча иң алдынгы ирекле кулланылыш стандартларына туры килүче мәкалә, рәсемнәр һәм мультимедиа файлларны таба аласыз.

Энциклопедиябез белән эш итүнең ысуллары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Китаплардан аермалы буларак, безнең эчтәлегебез берничә рәвештә күрсәтелә:

Энциклопедиябезне үстерүдә катнашу[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сәхифәнең өске өлешенә карагыз. Анда Сез Керү / хисап язмасы төзү сүзләрен күрәсез. Анда басып безгә теркәлергә була. Үз сәхифәгезне эшләп, Сез тулы хокуклы Википедияче буласыз! Теркәлмичә дә Википедиядә язып була.

Монда язу өчен беркемнән дә рөхсәт алу кирәкми.
Һәркем, шул исәптән Сез дә, хәзер үк бу бүлекнең катнашучысы һәм язучысы була аласыз. Сезнең яңа бер мәкалә булдырырга яки теләгән бер мәкаләне үзгәртергә һәм тулыландырырга хокукыгыз бар. Сезгә таба таләпләребез — проектыбыз нигезләрен хөрмәт итү.

Википедиядә мәкаләләр язу нәрсәгә кирәк?[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Татар Википедиясендә мәкалә язу зур файда бирә:

  • Татар интернетын үстерү. Рафаэль Хәким әйткәнчә, яңа гасырда татарларга интернетка керү кирәк.
  • Татар энциклопедиясен төзү. Татарча мәгълүмат энциклопедиясен эшләү милләткә зур ярдәм итәр.
  • Татар телен һәм милләтен башка халыкларга таныту. Википедия – күптелле энциклопедия, һәм Татар Википедиясенә төрле Җир шары почмакларыннан кереп, мәгълүмат алып була.
  • Үзегезнең татар телегезне камилләштерү мөмкинлеге.
  • Әлбәттә, иң мөһиме – БЕЛЕМ АЛУ.

Уңышлар Сезгә!!!

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]